События

Арчада Стелла Габдрахмановага багышланган күргәзмә ачылды 28.01.2020

Арчада Стелла Габдрахмановага багышланган күргәзмә ачылды

“Казан арты” тарих-этнография музеенда ТАССРның 100 еллыгы, районыбыз оешуга 90 ел тулу уңаеннан “Шәхесләрдә – Арча тарихы” проекты буенча күргәзмәләр оештыру старт алды.

Без бу күргәзмәләрдә Арча ягының күренекле шәхесләренең тормыш һәм хезмәт юллары белән якыннанрак таныша алабыз.   Ә менә бүген дә музеебызның якты, күңелгә җылылык бирүче күргәзмәләр залында җыелуыбыз, очрашуыбыз юкка гына тугел. Бүген бездә чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды. Шушы матур күргәзмәләр залында Арча ягының горурлыгы, 34 елдан артык  балаларга белем бирүче, Ленин ордены , Почет билгесе кавалеры, үзенең авыр, ләкин мактаулы хезмәте өчен иң зур дәрәҗә - Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булучы, танылган  укытучы Габдрахманова Стелла Зәкиевнага багышланган “Хезмәткә - хөрмәт” исемле күргәзмә ачу тантанасына булып узды.

Укытучы! Өмет һәм мәхәббәт
Саласыз сез безнең йөрәккә.
Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез,
Зур ышаныч безгә, терәк тә.

Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк.
Җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы булып бетә алмый, укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк. Әлбәттә, бүгенге герой-укытучыбыз Стелла Зәки кызы шушындый сыйфатларга ия.

Эчтәлекле күргәзмәне Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мөхетдинов Рамил Рафис улы ачып  җибәрде.

Стелла апаның тормыш юлы кызганыч та, гыйбрәт тә. Стелланың әтисе Зәки Мөхсиновны Советка каршы эшчәнлек алып баруда гаеплиләр. Казанның “халык дошманнары”ның атаклы төрмәсе “Черек күлгә” ябалар. Ни өчен утыртканнарын да белмичә, нахак бәлаләр тагып, җәфалы һәм газаплы допрослардан, кимсетелүләрдән, мыскыллаулардан тәмам рухы сындырылган Зәки 1938 нче елның 9 нчы маенда атып үтерелә, үлгәннән соң гына аның исеме аклана. Стелла Зәки кызының әнисе Зәйнәп Сөләйманова ирен югалту ачысын татып өлгерми, караңгы төндә кара машина белән аны да алып китәләр. 5 ел ел гомерен Мордовия тоткынлыгында уздыра. Кечкенә кызын, әнисен сагыну хисләре үзәкләрен өзә. Әнисен кулга алганда, Стеллага бары 4 кенә яшь тулган була. Аны ятимнәр йортына алып китәләр. Берничә ай яшәгәч дәү әнисе Гыйльмибаян Стелланы Казандагы балалар йортыннан эзләп табып Кышлауга алып кайта. Бер-берсенә терәк булып яши башлыйлар. Менә шундый авыр тормыш юлы үткән  шәхес ул -  Стелла Зәки кызы.

Арча районы ветераннар советы рәисе Габдрахманов Наил Газиз улы, Татарстанның атказанган укытучылары Гарипов Шафигулла Зәйнулла улы, Сагъдиев Илдус Габдрахман улы җылы рәхмәт сүзләре әйттеләр. 

Стелла Зәки кызын якыннан белгән, аның тормыш юлын, педагогик хезмәт эшчәнлеген өйрәнеп “Акланган өметләр” китабын иҗат итүче, күп еллар укытучы булып эшләүче Насыйбуллина Рузалия Ибраһим кызы да китап язылу тарихын сөйләде, истәлекләре белән уртаклашты.

Иңгә-иң куеп озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре Стелла ханымны  тәлапчән, үз эшенә тугры, җаны-тәне белән балаларга белем бирүче укытучы буларак кына түгел, ә яхшы дус, киңәшче итеп тә ул елларны искә алалар.

 Хезмәттәшләре Гөлзада Әхмәт кызы, Флюзә Нәкыйп кызы алдынгы, тәҗрибәле укытучыдан үрнәк алып эшләүләрен сөйләделәр.

Әйе, “укытучы” сүзе изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзне тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларына яхшылыкны күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

Бүгенге кичәбездә Стелла Зәки кыз укыткан укучылар  истәлекләрне уртаклашып зур рәхмәт, олы хөрмәтләрен җиткерделәр.

Стелла Зәки кызы башлангыч белемне Кызыл юл районы Кышлау мәктәбендә ала. Казан дәүләт педагогия  институтының рус-татар бүлегенә укырга керә. 5 елдан соң юллама белән Арча районы Яңа Кенәр мәктәбенә эшкә кайта һәм барлык гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый, гайлә учагын саклый, балалар тәрбияли, йорт эшләрен карый, туганнары белән аралаша. Хәбир абый белән Стелла ханым 1 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызы Светлана Хәбировна бүгенге көндә Арча районы шифаханәсендә балалар табибе булып эшли, улы Айдар бугенге көндә шәхси эшмәкәр. Светлана Хәбировна шулай әнисен зурлап күргәзмә оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде. Шулай ук әнисенең дөньяда иң якын, иң яхшы кеше икәнен, гомер буе әнисеннән үрнәк алып яшәвен  сөйләде.   

Стелла Зәкиевна үзе күргәзмә ачылышында катнашып, узенең рәхмәт сүзләрен җиткерде, аннан рус әдәбиты язучыларының әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләп килгән кунакларны, студенларны көлдерде дә, елатты да. Үзебезне  рус әдәбияты дәресендә утырган кебек хис иттек.

Һәркем өчен Стелла Зәкиевна үрнәк булырлык шәхес! Шөкер, безнең арабызда олы тәҗрибәгә ия, мактаулы хезмәт юлын узган укытучы-педагоглар шактый. Аларның педагогик мираслары, тәҗрибәләрен өйрәнеп, киләчәктә үз эшегездә файдалансагыз бик яхшы булыр иде.

Күргәзмәне карарга рәхим итегез! Дусларыгызны, туганнарыгызны алып килегез! Музей ишекләре һәммәбез өчен ачык! 

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-stella-gabdrakhmanovaga-bagyshlangan-krgzm-achyldy



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение