События

Газетаның күчмә кубогы Иске Чүриле мәктәбенә кайтып китте 31.01.2020

Газетаның күчмә кубогы Иске Чүриле мәктәбенә кайтып китте

31 гыйнварда Арча Укучылар сараенда “Арча хәбәрләре” газетасы кубогына шахмат турниры уздырылды. Анда районның 11 мәктәбеннән командалар катнашты.

Хөкемдарлар районның танылган шахматчылары Марсель Хәлилов (ул район шахмат федерациясе рәисе дә), Габделнәфыйк Фәттахов, Мидехәт Гайнетдинов ярышны бик оешкан төстә, гадел үткәрделәр. Бик зур рәхмәт аларга !

Кызыклы уеннардан соң җиңүчеләр билгеле булды. Беренче урынны Артур Меграбян, Раил Ибәтуллин, Ралинә Гарифуллин составындагы Иске Чүриле урта мәктәбе командасы (тренеры Гәүһәр Сафиуллина) яулады һәм күчмә Кубокка ия булды.

Арчаның 1 номерлы урта мәктәбе командасы (Рөстәм Нурмиев, Алия Нурмиева, Илназ Абдуллин, тренер Айдар Яхин) – икенче, Лесхоз урта мәктәбе командасы (Шамил Гаянов, Алмаз Саттаров, Динара Низамиева, тренер Илдар Шакиров) – өченче, Арчаның 5 номерлы гимназиясе командасы (Солтан Шәймуллин, Гөлия Сабирова, Руслан Сабиров, тренер Айдар Яхин) дүртенче булды.

Җиңүчеләргә Дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Ярышларны  оешкан төстә үткәрүдә ярдәм иткән Арча Укучылар Сарае коллективына (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин), секретарь Ленар Сафинга, шахмат федерациясе рәисе урынбасары Сөләйман Галиуллинга зур рәхмәт!



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение