События

Бер гаиләдә ике “супер” яши 04.02.2020

Бер гаиләдә ике “супер” яши

“Яшәү дәрте әле сүнмәгән” дигән район күләмендәге бәйге дәвам итә. Чираттагысы Сөрде мәдәният йортында үтте. Анда Сөрдедән Ринат Хафизов, Түбән Орыдан Риф Бакыев, Кызыл Ярдан Фердинат Шәрипов, Шурада Рафил Гайфуллин чыгыш ясады.

Һәрберсе үзенчәлекле, кызыклы, алтын куллы шәхесләр. Фердинат Шәрипов агач эше остасы. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, өлкән яшьтә булса да авылда үткән бер генә чарадан да калмый. Авылда аның турында тере энциклопедия, диләр. Ул авыл тарихы белән кызыксына, шәҗәрәләр ясый.

Сөрдедән Ринат Хафизов соклангыч кеше. Казанда шоферлар әзерләү курсында укыганнан соң авылда шофер булып эшли. Армиядән кайткач та читкә чыгып китәргә ашыкмый. Рәмзия исемле кызга өйләнә һәм туган авылында төпләнеп тә кала.

– Абыйлар шофер иде. Олы абый белән йөреп, шушы һөнәр белән кызыксына башладым, – ди ул.

Лаеклы ялга чыккач та тик ятмый Ринат абый, үзләренә машина сатып ала, шуның белән хыялланып яши. Тимерне җыеп та, яңартып та була, ди.

– Агач эшләре дә башкардым. Түбәләр яптык, өйләр тышладык. Аннан улым белән бергә чардуганнар ясый башладык, – диде ул.

Ринат Хафизов җырга да оста булып чыкты. Егет чагында кызларның йөрәген яндыргандыр ул, 71 яшендә дә әнә ничек матур чыгыш ясый.

Түбән Орыдан Риф Бакыевка ярдәмгә дүрт оныгы да килгән иде. Алар бабаларының иң ышанычлы һәм тугры җанатарлары булды бу көнне. Сәхнәгә чыгып әби-бабайларына кушылып җырладылар да әле. Җырчы гаилә икән бу. Балалары Раил белән Рилә Арча гына түгел, Казан сәхнәләрен дә яуладылар.

Риф башта тракторда эшләсә, хәзер тимерчелектә. Тимер эшенең бөтен нечкәлекләрен белә, кулында ут уйната. Бүген ул язгы кыр эшләренә әзерләнә, тырмаларны төзекләндерә.

Шурадан Рафилне кибеткә җыелган бөтен авыл хатын-кызлары мактады. Бәйге өчен дип махсус шундый видео әзерләгәннәр. Авыл хатыннары теленә керсәң, сүтеп җыялар. Шулардан белдек инде Рафилнең ярдәмчел, кешелекле икәнен, балта остасы булуын. Ул да тракторчы. Авыл мәктәбенә эшкә кайткан Рәмзия исемле укытучы кызны эләктерә дә, ычкындырмый, гаилә кора. Балалар үстергәннәр, оныклары бар.

Кулларыңнан куан, дип әйтәсе килде аңа. Токарь станогы сатып алган, шунда нәрсәләр генә ясамый. Бәрәңге турагыч, оныгына атынгыч ясап куйган. Печән төягеч тә аның хезмәте. Кышын шуның белән тирес күчерә. “Т-25” тракторын үзе җыеп чыккан. Аның белән бәрәңге араларын эшкәртә. Хуҗалыкта да эшли, пай җирендә печән үстерә, терлекләр асрый – җитешмәгән җире юк. Шуның өстенә мәчеткә булышырга да вакыт таба, чишмәне дә төзекләндергән, икенче чишмәне рәткә салырга планлаштыра,

Әнә шундый искиткеч кешеләр белән танышып кайттым мин Сөрдедән. Бәйгенең максаты да шыпырт кына үз көенә яшәп яткан, әмма хезмәтләре, шөгыльләре турында бөтен дөньяга шауларлык кешеләрне барлау. Бәйге булгач, бәяләргә туры килде. Әмма аларның барысы да беренче урынга лаек шәхесләр. Шуңа бер-берсеннән бик азга гына калыштылар.  Сөрдедән Ринат Хафизов бәйгенең җиңүчесе булды. Хатыны Рәмзия алдагы елларда узган супер әби район бәйгесендә катнашкан. Бу гаиләдә хәзер ике супер – әби һәм бабай – булды. Ринат Хафизов җиңүче буларак Арча Мәдәният йортында үтәчәк финал ярышында катнашу хокукын яулады.

Гөлсинә Зәкиева

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ber-gaild-ike-super-yashi



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение