События

Мондый тамашыны сөйләп кенә аңлата ала торган түгел 11.02.2020

Мондый тамашыны сөйләп кенә аңлата ала торган түгел

Гыйнвар аенда Габдулла Тукай исемендәге татар Дәүләт филормониясендә Айдар Файзрахмановның 60 яшьлек юбилей концертында булып кайттык. Әлеге уңайдан аның җитәкчелегендәге Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең 20 еллык юбилей концертын да кабатлап эшләнгән бик матур бәйрәм чарасы булды ул. Ике юбилей концерты берьюлы. 

Искиткеч ял кичәсе бүләк иттеләр алар безгә. Андагы энергетика, позитивлык, киемнәр, ут, музыка... Мондый тамашыны сөйләп кенә аңлата ала торган түгел! Айдар Фәйзрахмановның һәр укучы-артисты югары дәрәҗәдәге профессионаллар. Алар бер үк вакытта уен коралларында да уйныйлар, бииләр, җырлыйлар. Алардагы энергетика залда утырган беркемне дә битараф калдырмый. Көчле, дәртле чыгышлардан соң Айдар Фәйзрахманов тирән мәгънәле шигырьләр белән күңелләргә үтеп керүче лирикага тарта.  Кичәдә әдәбиятыбызның йөзек кашлары Г.Тукай, И.Юзеев, М. Әгъләмов кебек шагыйрьләрнең әсәрләре концертның дәрәҗәсен тагын да күтәрде. Халкыбыз сәнгатенең иң матур үрнәкләрен күрү, тамашачының зәвыгын арттыра, тәрбияли. Шулай ук коцертта Филүс Каһиров, Сиринә Зәйнетдинова, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Хәйри, Азат һәм Алинә Кәримовлар юбиляр көй язган җырларны башкардылар. Бу тамашада бернинди ялыгу кичермисең, бары кабатланып әйтәсем килә үзеңдә зәвык кына тәрбиялисең.   Ансамбль эшчәнлеген алып баручы һәркемгә (әле анда сәхнәдә күренмичә көч түгүчеләр күпме) яңа иҗади үрләр телибез! Ә Айдар абый Файзрахмановка шушы коллективны (ул аларга балаларым гына дип тора) әле тагын да күп еллар җитәкләп, халкыбыз моңнарын саклап эшләүдә уңышлар юлдаш булсын!


Илфар Әюпов

Кушлавыч

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/mondyy-tamashyny-sylp-ken-alata-ala-torgan-tgel-foto


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение