События

Райондашыбыз Камил Вәгыйзовны искә алу 12.02.2020

Райондашыбыз Камил Вәгыйзовны искә алу

Мөхәммәт  Мәһдиевнең  “Без  кырык  беренче  ел  балалары”  дигән  повесте  күз  алдына  килә.  Яшәү  өчен  вакытны  кеше  үзе  сайлап  алмый.  Ә  менә  аларның  балачагына  сугыш  чоры  туры  килә.  Әле  нинди  сугыш?!  Үзенең  күләме  белән,  рәхимсезлеге  белән,  кансызлыгы  белән  коточкыч  булган  сугыш.

      Дошман  безнең  җиргә  кадәр  килеп  җитмәгән.  Ләкин  безнең  якларга  ачлык,  ялангачлык,  якыннарның  үлем  хәсрәте  килеп  җиткән.  Тагын  бик  күп  нәрсә  килеп  җиткән.

      Арча  педагогия  училищесы  бинасы   әсирлеккә  төшкән  немецлар  өчен  госпиталь  итеп  алыну  сәбәпле,  укулар  Үрнәк  бистәсенә  күчерелә.  Әнисе  әлеге  уку  йорты  укытучысы  булганга  Камил  дә,  апасы  Римма  да  Лесхозда  яши  башлыйлар.  Сугыш  михнәте  аларга  ияреп  монда  да  килә.

      “Әтием – фронтовик!”  дип  озак  горурланырга  туры  килми  малайга.  Әсирлек,  фашист  концлагере,  немец  җире...  Сугыштан  әтисен  гаиләсенә  дә  кайтармыйча,  10  елга  Сталин  лагерьларына  җибәрәләр.  Халык  дошманы  улы  булуның  ачылыгын  үз  җилкәсендә  татырга  да  туры  килә.

      Камил  әтисе  янына  төрмәгә  баруны  хәтерли.  Биек  манараларда  автоматлы  сакчылар,  этләрнең  котырынып  өрүе,  җан  өшеткеч  салкынлык.  “Нишләп  бу  сакал-мыек  баскан  абый  белән  әни  кочаклашып  тора  икән,  мине  бөтенләй  оныттылар...”  Малайның  башыннан  мең  төрле  уйлар  йөгерешеп  үттеләр.  Әтисе  икәнен  ул  кайдан  белсен,  беренче  күрүе  бит!

      Арчага  әйләнеп  кайткач  Ананы  ике  баласы  белән  урамга  куып  чыгаралар,  укытучы  булып  эшләүдән  дә  читләштерәләр.  Кемдер  шикаять  язган,  янәсе,  ул  сатлыкҗан  белән  элемтә  тота,  аның  янына  барып  йөри.  Рәсми  рәвештә  иреннән  ваз  кичкәч  кенә  бераз  тормыш  көйләнеп  китә.  Малайга  кырын  караулар  арта  гына.  Ләкин  яхшы  күңелле  кешеләр  дә,  шөкер,  бар.  Алар  саклый  Камилнең  бәгыре  катудан,  алар  карашлары  белән  назлый,  эчкә  ышаныч  сала.

      Әкеренләп  мәктәп  еллары  артта  кала,  югары  уку  йортларыннан  Камил  Казан  дәүләт  университетын  сайлый.  Әтисе  бу  вакытта  срогын  тутырып  кайткан  була  инде.  Ышанычлы  танышлары  да  була  аның,  ярдәм  итәрлек  иптәшләре  дә  була.

      Һай  бу  малайлык  хыяллары!!!  Университетта  укып  йөргән  җиреннән  күңеле  кыбырсый  башлый  бит  Камилнең.  Гагарин  космоска  очты  бит!  Ул  кемнән  ким?  Казанда  авиация  институты  бар.  Шунда  күчәргә  кирәк,  тормышны  космос  белән  бәйләргә  иде.  Һәм  ул  шулай  эшли.

      Камил  Вагыйзов  КАИ  тәмамлаганнан  соң  Казан  оптика-механика  заводына  караган  ГИПО  (институт  прикладной  оптики)  фәнни-тикшеренү  институтында  эшли  башлый. Биредә  космос  өлкәсе  өчен  җиһазлар  җитештерелә.  Приборларны  сынау,  сызымнарын  уйлап  төзү,  хәрби  заказларны  саклану  сәнәгате  максатларында  эшләтү  полигоннарда  башкарыла.  Аңа  Байконурда  берничә  тапкыр  булырга  туры  килә.  Ә  менә  хәрби  серне  белү  аркасында  чит  илләргә  чыгарга  рөхсәт  ителми.  Арзамас  шәһәрендә  еш  булырга  туры  килә.  Ул  да  чит  илләр  белән  элемтә  тыелган  шәһәр.

      Шулай  гомер  үтеп  китә.  Лаеклы  ялга  бер  пачка  диплом,  мактау  кәгазьләре  һәм  хезмәт  ветераны  исеме  белән  чыга.  Хатыны  Лилия,  кызы  Аида  белән  бик  бәхетле  яшиләр,  беренче  хатыннан  туган  ике  кызы  белән  дә  матур  итеп  аралашалар.

      Бик  уникаль  кеше  ул  Камил  абый. Кызыксынулары  аның  күпкырлы.  Спортны  ярата.  Чаңгыдан  башка  аны  күз  алдына  китерүе  кыен.  Йөгерү  остасы,  волейболчы,  шахматчы.  Үзен  альпинизмда  да  сынап  карады,  Кырымда  һәм  Кавказда  тауларны  буйсындырды.  Үзенең  Альплагерьда  булган  вакытларын  ул  сөйләргә  ярата  иде.  Җәмәгать  эшләрендә  бик  актив  булды.  Өмәләр  дисеңме,  депутатлар  белән  очрашулармы – ул  барысына  да  катнашты.  Гаиләсе  белән  концерт-театрларга  йөрде.  Бакчада  эшләргә  ярата  иде,  күршеләре  белән  бик  дус  яшәде.

      Камил  абый  чын  гөмбәче  иде.  Ул  табигатьтә  бар  нәрсәне  яратты.  Агачлар  белән,  чәчәкләр  белән,  күбәләкләр  белән  сөйләшер  иде.  Этләрне  сыйпап  китә,  мәчеләрне  ашата,  көнбагыш  сатып  алып  кошларга  җим  куя  иде. Бакчасында  үзе тәрбияләп   үстергән  алма,  җиләк белән  балаларны  чакырып  сыйлар  иде.  Тәмле  итеп  ашлар  пешерә, итле  ризыклар  әзерли,  гөмбәдән  бер  дә  өзелми  иде.

      Татарстанның  уңышлары өчен  сабый  балалардай  сөенгән  кеше  иде  Камил  абый.  Арчадан  электричкада  Универсиада  ярышларына,  Бөтендөнья  футбол  матчларына,  йөзү  буенча  ярышларга,  worldskils  ярышларына  берсен  дә  калдырмыйча  кем  йөрде  икән  тагын?!  30  август – Республика  көнен  дә  калдырмый  иде  ул.  Казан  ипподромының  да  еш  кунагы  иде. Камил  абый  кызыксынмаган  бер  өлкә  дә  юк  иде.

      Әтисенең  туган  ягы  Самара  өлкәсенә  барып  чыкты.  Туган  тиешле  кешеләрне  эзләп  тапты.  Нурания  Абзалова  дигән  гаҗәеп  кешелекле  ханым  зур  тырышлыклар  куеп  үзенең  туганы,  авылдашы  истәлеген  мәңгеләштерү  максатында  Байтуган  авылында  музей  оештырган.  Әтисенең  туган  җирендә,  туган  туфрагыннан  атлап  сөенде,  “әтием  шушында  балачагын  үткәргән  бит”  диеп  шатланды.

      Гомере  буе  Казанда  эшләгәнгәме,  күбрәк  рус  телендә  уйлый,  русча  сөйләшә  иде  Камил  абый.  Соңгы  вакытларда  татарча  өйрәнә  башлады.  Татар  китаплары  укый,  газета-журналлар  караштыра,  татарча  телетапшырулар  карый.  Бервакыт  ул  болай  диде:  “Олыгая  башлагач  күңел  барыбер  үз  телеңә,  үз  динеңә  тарта  икән  ул.  Ата-анам  телен  ник  өйрәнмәдем  икән  мин.  Хәзер  ул  миңа  кирәк,  мин  аны  өйрәнәчәкмен.”  Әйе,  камиллекнең  чиге  юк.  Кеше  шулай  гомер  буена  камилләшә  бара.

      Камил  абый  олугъ  галимнәр,  халык  академиклары,  “Әлифба”  авторлары  Сәләй  Вагыйзов  һәм  Рәмзия  Вәлитоваларның  улы.  78  яшендә  ул  безнең  арабыздан  китеп  барды.  Арча  педагогия  училищесының  легендар  директоры  Сәгъдиев  Илдус  Абдрахманович  үз  улын  озаткандай  барлык  күмү  эшләрен  оештырды,  һәр  эшнең  башында  торды.  Аллаһы  тәгалә  аңа  бәрәкәтле  тормыш  бирсен,  ә  Камил  абыйга  бәрәкәтле  ахирәт  бирсен.  Минем  бу  язмам  Камил  Сәләй  улы  Вагыйзовка  дога  булып  ирешсен,  амин.

Дамир  Таҗиев,  “Әлифба”  музее  җитәкчесе

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rayondashybyz-kamil-vgyyzovny-isk-alu


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение