События

Итекле футбол ярышлары тәмам 17.02.2020

Итекле футбол ярышлары тәмам

Арчаның 7нче номерлы мәктәбе базасында “Көньяк” территориаль җәмәгать үзидарәсе, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Айван Мәдәният йорты тарафыннан оештырылган итекле футбол уеннары тәмамланды.

Беренче урында Арчаның 7нче номерлы мәктәбе укучылары, 2 урында - Айван ветераннары, 3нче урында - Айван яшьләре командалары. Барлык командалар да район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Грамоталары, ә җиңүче команда Күчмә кубок белән бүләкләнде. Шулай ук, вәгъдә ителгәнчә, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нәфил Гатауллин һәр катнашучыга кәбестәләр тапшырды. Командаларны котлыйбыз! Бу матур башлангыч дәвамлы булсын!

Итекле футбол уеннары Арча шәһәрендә ишегалды уеннары кысаларында узды.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/itekle-futbol-yaryshlary-tmam

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение