События

Арчада Җәүдәт Хәсәнов исемендәге урам булырмы? 18.02.2020

Арчада Җәүдәт Хәсәнов исемендәге урам булырмы?

Арча сәнгать мәктәбенең залын тутырып җыелучыларның һәммәсе Җәүдәт Абдулла улы белән шәхси аралашкан кешеләр, укучылары, якыннары, туганнары, дуслары, 1982 елда ук чемпион булган, республиканың төрле районнарыннан килгән шәкертләре...

Тормыш мизгелләр кебек уза да китә. Әле генә иртә була, шул арада кич җитә. Эш, мәшәкать дип, Адәм баласының бу болгавыр заманда үзенә бүләргә вакыты да җитми. Кем белә, бәлки үзенә игътибарны арттырган булса, авыргач дәваланса, Җәүдәт Хәсәнов та гомерен озынайта алган булыр. Хәер, тәкъдирдән котылып булмый...

“Вафатының икенче көнендә кесәсеннән хастаханәгә ятарга дигән юллама таптым. Ә ул бу турыда безгә әйтмәде...”, — ди хатыны Екатерина Андреевна искә алу кичәсендә. Көн саен аралашкан кешеләрне кинәт югалтырбыз дип уйламыйбыз шул. Истәлекләр барланганда, видео, фото язмалар күрсәтелгәндә залның яртысыннан артыгы күз яшен тыя алмады. Ир-егетләр дә яшьләрен тыя алмады.... Чыгыш ясаганда Татарстанның баскетбол федерациясеннән, ТР җыелма командасы вәкилләренең дә тавышы калтырады.

Истәлекләр... Күз алдына Җәүдәт Абдулла улының гел елмаеп торган йөзе килеп баса. Редакциягә килеп керер дә, баскетболчы шәкертләре турында сөйләп китәр кебек. Ә үзе исән чагында аңа багышланган берәр кичә узган булсамы?!. Оештырам диючеләрне орышып атар иде. Шундый кеше иде ул, беркайчан дан-шөһрәткә, малга табынмаган, кешеләр белән күңел җылысын гына түгел, соңгы ризыгын, соңгы киемен дә бүлешә ала торган, никадәр студентын үзенә яшәргә сыендырган, өйләренә чакырып ашаткан-эчерткән, аталарча кайгырткан изге күңелле Аллаһ бәндәсе иде. Гомере генә атылган йолдыз сыман сүнде....

Искә алу кичәсендә баскетболчылар, спортчылар, балалары тренерда тәрбияләнгән әти-әниләрнең, дусларының район җитәкчелегенә җиткерер тәкъдимнәре уртак булды — Арчаның бер урамына (әйтик, Почта урамына), спорт мәктәбенә яки спорт комплексына Җәүдәт Хәсәнов исемен бирергә, мемориаль такта ачарга, ел саен Арчада данлыклы тренер истәлегенә баскетбол турниры оештырырга.  Киләчәктә аның исемен мәңгеләштерү тантаналарын да күрергә язсын. Ә баскетбол турнирын 2019 елның декабрендә үк оештырдылар. Шәкертләре тренерларының рухы шат булсын өчен көчләрен кызганмый уйнады.

Җәүдәт Абдулла улы Хәсәнов моннан 72 ел элек (6 февральдә туган көне иде) Тәтештә туа. Яшьтән Идел киңлекләрен үз итеп, ярларыннан көнгә әллә ничә тапкыр төшеп-менеп, кышын шул ярлардан чаңгыда җилләр белән узышкан егет Тәтеш педагогия училищесында командалы спорт уеннарының тренерлыгына белем ала ул. Казан педагогия институтының музыка бүлегендә укыганда да спорт, аеруча баскетбол беренче урында була аның өчен, факультетның спорт советын җитәкли. Шул баскетбол аны булачак гомерлек яры Екатерина Горохова белән таныштырып кавыштыра да инде. Чит телләр факультетында укып йөрүче кыз ул елларда Татарстанның җыелма командасында да уйный, музыка факультеты кызлары белән дә еш ярышырга туры килә үзенә.

Яшь гаилә юллама белән Арча педагогия училищесына укытырга кайта. Җәүдәт Абдулла улы музыка, ә Катясы чит телләр белгече булып. Шул көннән Арча алар өчен туган төбәкләре кебек газизгә әйләнә. Биредә өч бала туа, дуслар арта, халык арасында хөрмәт казаналар. Арчаның яше, карты гына түгел, балалары да ярата аларны. Аларның педагогия училищесында эшләгән чоры турында Татарстанның атказанган укытучысы Илдус Сәгъдиев сөйләде.

Фердинанд Фәттиевның Җәүдәт Хәсәнов белән дуслыгы ярты гасыр дәвам итә. Фердинанд абыйның дуслык җебе турында китап язарлык истәлеге бар. “Яшь чагында ук, безгә кич утырырга килгән чакларында, гаиләсен бездә калдырып, “Үпкәләмәгез, мине тренировка көтә”, — дип чыгып йөгерер иде. Шул вакытта ук балаларны торган җирләреннән барып алып, шөгыльләр тәмамлангач, кайтарып куя иде”, — дип искә төшерә ул. Һәм бу гадәте мәрхәмәтле тренерның гомере буе артыннан ияреп йөри. Соңгы көнгә кадәр үзендә шөгыльләнгән балаларның ерак яшәүчеләрен, үзләре генә килә алмаучыларны өйләренә барып алып, кайтарып куя торган булган ул. Аталарча кайгыртучан тренерны балалар гына түгел, әти-әниләр дә көн саен искә ала. Әлегә кадәр социаль челтәрләрдә истәлекләре белән уртаклаша, сагынуларын яза алар. Искә алу кичәсе дә дуслары, аеруча Хәлил Гайнетдинов тырышлыгы, район администрациясе, спорт бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе, районда билгеле Рамил Әхмәтгалиев ярдәме белән оештырылган. Сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларының Җәүдәт Хәсәновның дусты Рәүф Хәкимовның җыр белән чыгышы тамашачыларга сагыну хисе өстәде.

Җәүдәт Абдулла улы 3 баласын гына түгел, 7 оныгын да, “Спорт — ул сәламәтлек, ул тормыш” дигән кагыйдә белән тәрбияләгән. Иртәнге 5 тә торып китап укырга яраткан ул. Аеруча тарихи, танылган шәхесләр турындагы әсәрләрне үз иткән. Хәтта балаларына исемне дә китап сайлашкан үзенә. Улы туганда А.Гайдар китабын укып яткан әти аңа Тимур дип исем куштыра. Кызы тугач инде исем әзер — китаптагы Тимурның дус кызы Евгения булачак!

Арча районы башлыгы урынбасары Гөлнара Гариповага язмыш берникадәр вакыт Хәсәновлар белән күршеләр булып яшәү бәхетен насыйп иткән. “Андый кешеләр сирәк була, — ди ул, — бар булмышы белән эшкә бирелгән, үз фикерен кыю әйтүче, күпкырлы талант иясе, олы йөрәкле кеше булды. Районның спорт тормышын күтәрүгә бик зур өлеш кертте. Кешеләр өчен куйган хезмәтләре аның исемен буыннан буынга тапшырып, мәңгеләштерәчәк”.

2019 елның 30 октябрендә эш урынында, тренерлык иткән вакытында ул мәңгелеккә китте... Арча районы 4 айга якын Җәүдәт Абдулла улын сагынып, истәлекләр белән юанып яши... Фронтовик улы булган Җәүдәт кечкенәдән батырлык эшләү турында хыялланып яши. Аның яшь буынның сәламәтлеген кайгырутга, изгелек эшләүгә багышланган гомере батырлыкка тиң түгелмени?!

Розалия Зиннәтова

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-dt-khsnov-isemendge-uram-bulyrmy

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение