События

Аларның тормышы урман белән бәйле 22.02.2020

Аларның тормышы урман белән бәйле

20 февральдә Үрнәк бистәсендә әнә шул исемдә әдәби музыкаль кичә үтте. Төп геройларыбыз - урман шаулавын  йөрәгенә тормыш җыры итеп салган  Арча урман хуҗалыгының хезмәт ветераннары.

Үрнәк бистәсендә әнә шул исемдә әдәби музыкаль кичә үтте. Төп геройларыбыз - урман шаулавын  йөрәгенә тормыш җыры итеп салган  Арча урман хуҗалыгының хезмәт ветераннары. Очрашуыбыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, Татарстан АССР ның төзелүенә 100 ел һәм  Арча районы оешуга 90 ел уңаеннан оештырылды. Кичәбезне Үрнәк авыл җирлеге башлыгы  Илгиз Камалетдинов ачып җибәрде.

Урман – тырыш кешеләрне генә сайлый. Нәселләре белән армый-- талмый хезмәт иткән ветераннарыбыз Шәвәлиевлар, Җамалиевлар, Кәримовлар, Хуҗиәхмәтовлар, Шәмсуллинар, Гариповлар... “Безнең нәселнең урман хуҗалыгындагы эш стажы 170 елга тулып килә,” – дип сөйләде Илсөяр Гаязовна. Чынлап та  Гаяз абый Җамалиевтан  башланган урманчылар династиясен  инде менә өченче буын дәвам итә. Илсөяр ханым үзе дә хезмәт юлын тулаем Арча урман хуҗалыгында үтте.

Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, безнең якларга юллама белән эшкә килгән Фәния ханым Шамсина да үзенең язмышын Арча урманнары белән бәйләгән. Алай гына түгел,  үзе кебек үк яшь белгеч Әхмәт абый белән менә  дигән урманчы  гаиләсе корганнар. “Урманчының эш көненең нормасыз булуы күпләрне куркыта. Ә безне урман эше куркытмады”, -- дип сөйләде Вәккас абый Зыятдинов. Тормыш иптәше Венера апа белән парлап көнне төнгә ялгап хезмәт куйган Ренат абый Гөбәйдуллиннарны да әйтеп үтәсе килә. Андый  гаиләләр бездә саный китсәң бихисап икән бит.

90нчы еллар башында Арча урман хуҗалыгы аеруча үсеш чоры кичерә. Нәкъ шул вакытта бистәбезгә илнең төрле төбәкләреннән милләттәшләребез күчеп кайтты. “Рәхмәт җитәкчеләребезгә яшәргә урын, эшләргә эш бирделәр, рәхмәт бистә халкына якты йөз белән каршы алдылар. Бүген дә барыбыз бер гаилә булып дус- тату яшибез”, – дип искә алды Казахстан якларыннан гаиләсе белән күчеп кайткан Ризәлә ханым Закирова.

Күпме хатирәләр, истәлекләр... Ә күзләрдә яшь. Михаил Сергеевич һәм Надежда Степановна Мосуновлар, Наилә апа һәм Гаяз абый Җамалиевлар,  Гаяз абый Нуретдинов, Рәфкат абый Зиннәтуллин, Кәнәфи абый Тимергалиев, Әлиф абый Низамиев, Нариман абый Хәбибрахманов, Фәния апа  һәм Идрис абый Кәримовлар,  Мәгъсүм абый һәм Заһидә апа  Галимҗановлар, бертуган Зөфәр, Хәмзә  абыйлар һәм Фирдәүсә апа Габдрахманова, Мөнир абый  һәм Рөстәм Шариповлар тагын бик күпләр инде арабызда юк. Алар  һәркайсы дөньялыкта үзләренең фидакарь хезмәтләре белән якты эз калдырган шәхесләр.

Кичәбезгә Альмира һәм Данир Фатыйховлар, Илдус Саттаров, Лилия Шәвәлиеваның матур җырлары, Алисә Дорохунованың дәртле биюләре аеруча ямь өстәде.

Ветераннар белән очрашудан соң дөньялар түгәрәкләнеп, җаннар канатланып китә. Күпне күргән, күпне кичергән ветераннар. Алардан игелек, миһербанлылык, нур бөркелеп тора. “Сагынышканбыз, сөйләшеп сүзләр бетмәде”, -- дип саубуллаштылар безнең хөрмәтле ветераннарыбыз. Бәхетле гомер кичерүләрен теләп таралыштык кичәбездән. 

                                  

 Раушания Шәймуллина, Лесхоз китапханәчесе

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kerik-le-urmannarga



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение