События

Бүген якташыбыз Назиров Алмас Әмин улының туган көне! 29.02.2020

Бүген якташыбыз Назиров Алмас Әмин улының туган көне!

Бүген, 29 февраль көнне якташыбыз Назиров Алмас Әмин улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез! Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

***

Назиров Алмас Әмин улы 1956 елның 29 февралендә ТАССРның Арча районы Сеҗе авылында туа.

Белеме:

1981 елда Йошкар-Ола шәһәрендә "урман хуҗалыгы инженеры" белгечлеге буенча Мари политехник институтын тәмамлый. 
2004 елда Мәскәү шәһәрендә "банк эше" белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университетын тәмамлый.
2006 елда "юриспруденция" белгечлеге буенча Идарә һәм хокук институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:

1971 елда - Саба районы Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә Саба төзү-монтаж оешмасы эшчесе.
1971-1975 елларда - Кукмара районы Лубян эшчеләр бистәсендә Лубян урман хуҗалыгы-техникум укучысы.
1975-1978 елларда - ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының Идел буе механик урман хуҗалыгының Ключище урманчылыгында урман хәзерләүдә урман мастеры.
1978-1985 елларда – ТАССР Саба районы Лесхоз бистәсендә Татарстан урман хуҗалыгы идарәсенең Сабабаш урманчылыгы урман хәзерләү мастеры.
1985-1988 елларда – ТАССР Саба районы Лесхоз бистәсендә Саба урман сәнәгать хуҗалыгы Үзәк урман пунктының өлкән урман хәзерләү мастеры.
1988-1989 елларда – ТАССР Саба районы Лесхоз бистәсендә Саба урман сәнәгать хуҗалыгы баш инженеры.
1989-2001 елларда – ТР Арча районы Лесхоз бистәсендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Арча урман хуҗалыгы директоры.
2001-2006 елларда - Татарстан Республикасы Арча районы администрацисе башлыгы.
2006-2014 елларда - Арча мунициапль районы башлыгы, Арча район Советы рәисе.

2014-2017 еллардаТР урман хуҗалыгы министры. 2018 елның18 гыйнварында үзенең соравы буенча министр вазифасыннан азат ителә.

Фәнни дәрәҗәсе, исеме:

Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты

Дәүләт бүләкләре: 
СССР ның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медале (1985 ел);
"Татарстан Республикасының атказанган урманчысы" (1993 ел);
"Россия Федерациясенең атказанган урманчысы" (1997 ел);
“Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен”“ медале (2003 ел);
"Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2005 ел);
“Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен үткәрүдәге казанышлары өчен“ медале (2006 ел);

Күкрәк билгеләре:
"Татарстан Республикасы мәгарифендә казанышлары өчен" күкрәк билгесе (2005 ел);
"Россия Федерациясе яшьләр сәясәте өлкәсенең мактаулы хезмәткәре" (2006 ел).

Өйләнгән, улы һәм кызы бар.


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение