События

Танышыгыз, кавышыгыз, бәхетле булыгыз 07.03.2020

Танышыгыз, кавышыгыз, бәхетле булыгыз

Утар Атыда “Таянырга ныклы иңнәр бар” дигән исем астында кич утыру кебек оештырылды.

Элек клубларда кичке уеннар, бию кичәләре оештырыла, егетләр һәм кызлар өчен бу танышу, кавышу урыны да була иде. Хәзер телефон, ватсап, инстаграмнар тәмам күзне томалады. Әмма аларны оештыруга кем аяк чала соң? Үткәр генә. Утар Аты мәдәният йортында шундый күргәзмә кичәнең берсендә катнашырга туры килде. Яшьләргә ошады.

Соңгы елларда өйләнмәүче егетләр, кияүгә чыкмаган кызлар саны күзгә күренеп арта. Бу әти-әниләрне генә түгел, җитәкчеләрне дә борчуга сала. Район хатын-кызлар советы утырышында да бу хакта сөйләшү булды. Анда берничә авыл җирлеген берләштереп, менә шундый кичәләр үткәреп карарга кирәк, дигән тәкъдим кертелде. Озакка сузмыйча бу эш тормышка да ашырыла башлады. Берничә урында үткәрелде дә инде. Төрле формада, әмма максаты бер.

Утар Атыда ул “Таянырга ныклы иңнәр бар” дигән исем астында кич утыру кебек оештырылды. Искиткеч матур, җылы, рәхәт кичә булды ул. Мин хәтта үземне яшьлегемә әйләнеп кайткандай хис иттем.

Кичәне Түбән Аты, Утар Аты, Наласа авыл җирлекләре бергәләп үткәрде, шуларга кергән авыллардан егетләр һәм кызлар катнашты. Авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният йортлары, клублар, китапханәләр, җирлекләрдәге хатын-кызлар советлары  җитәкчеләре, хезмәткәрләре  – бар да үз өлешен керткән иде.

Наласа китапханәсе җитәкчесе Гөлнар Шаһисламова район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллинаны “телевидениегә”  “Пар канатлар” тапшыруына чакырды, аңа гаилә, балалар тәрбияләү белән бәйле сораулар бирде. Җавапларны яшьләр бик кызыксынып тыңлады. Ни өчен яшьләр гаилә корудан курка? Бу сорауга беләсезме Альмира Мидхәтовна нәрсә дип җавап бирде?

– Кызлар бик үткенләнде. “Эше, акчасы юк, аракы белән дус, тәмәке тарта, нигә кирәк миңа ир?” – дип кенә җибәрә. Ир-егетләр кызларны буйсындыра алмам, дип курка. Менә кая китте замана? Беркөн яныма 65 яшьлек апа килде. “Миңа сөйләшеп, кара-каршы чәй эчеп утыру өчен булса да ир кирәк”, – диде. Ничә яшьтә булуга карамастан, һәркем бәхетле булырга хаклы. Бәхетле булырга тырышыгыз. Гаиләле булуны максат итеп куегыз. Пар табу бервакытта да соң түгел.

Әлеге кичәнең сценарий авторы, Утар Аты китапханәсе җитәкчесе Фәрдия Миннуллина шушы өч авыл җирлегендә яшәүче бриллиант, алтын, көмеш туйларын билгеләп үткән үрнәк парлар турындагы эшен тәкъдир итте. Авыл җирлекләре башлыклары экранда чыккан парлар белән якыннанрак таныштырды. Бу яшьләр өчен үзе зур үрнәк.

Кич утыру уеннар белән тулыландырылды. Урта Аты мәдәният йорты җитәкчесе Илсөя Мөхәммәтгалиева, Кушлавыч клубы мөдире Фәния Хәнәфиева берсеннән-берсе кызыклы уеннар оештырдылар. Матур җырлар да яңгырады. Рәхәтләнеп ял да итте, күңел дә ачты яшьләр. Мондый кичәләрне һәр мәдәният йортында, клубта үткәрергә, өйләнмәгән егетләр һәм кызларны чакырырга була. Бер пар гына бер-берсен табышса да яхшы бит. Ә андыйлар, һичшиксез, табылачак. “Кая танышасың хәзер егет яки кыз белән? Элек җайлы булган ул. Кичке уеннар оештырылган”, – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Менә сезгә мөмкинлек – танышыгыз, кавышыгыз, бәхетле булыгыз.

Гөлсинә Зәкиева 

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tanyshygyz-kavyshygyz-bkhetle-bulygyz



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение