События

Бәйрәм концерты 10.03.2020

Бәйрәм концерты

Район мәдәният йортында гүзәл затларыбызга багышланган “Җырлыйбыз сезнең хакта!” дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Район ветераннар Советы (җитәкчесе Н.Г. Габдрахманов) тарафыннан оештырылган ир-егетләрдән генә торган чарада яшь һәм өлкән буын үзешчән башкаручылары, барысы 42 кеше катнашты. Аларның чыгышлары тамаша залын тутырып килүче гүзәл затларыбызга бәйрәм сәламе булып барып иреште.

Тамаша Наласа авыл мәдәният йорты каршындагы 9 кешелек инструменталь ансамбль чыгышы белән башланып китте. Урта Курса авылыннан өметле, көчле тавышлы, яшь җырчы Кәрим Закирҗановның “Әнкәй, сиңа мең рәхмәт!” җыры, Урта Сәрдә авылыннан механизатор Дамир Шәйхиев, Кышкардан хезмәт ветераны Фарух Хәйретдинов, Ашытбаштан күп һөнәрләр иясе Рәис Шәкүров, Иске Чүриледән Шәүкәт, Ташкичүдән абыйлы-энеле  Илһам Вәлишиннар, Чиканас авылыннан  абыйлы-энеле Васыйл, Вәгыйз Әһлиулиннр, Айван авылыннан Рәдиф Исмәгыйлев, Яңа Кенәрдән Надил Шакирҗанов, Булат Галиев, Ринат Бариев, Винер Габдуллин, Равил Габдрахманов, Рәүф Хакимовның җыр-моңнары гүзәл затларыбызны хәтирәләренә кайтарды.

Концерт барышында Татарстан республикасы төзелүгә 100, районыбызга 90 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата да матур шигъри юллар, җырлар яңгырады. Яңа Кенәрдән хезмәт ветераны, “Балкыш” фестивале лауреаты Иван Иванов, Арчадан “Балкыш” фестивале лауреаты Фәрһад Зыятов, Мәмсә авылыннан Радик Фәтхуллин тамашачыга әйтелгән фикерләрне гади һәм аңлаешлы сөйләм теле аша җиткерделәр.

Тамашачылар Тукай исемендәге күмәк хуҗалыкны җитәкләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Фәйзиевка алкышлап каршы алдылар. Аның башкаруындагы “Әй, гүзәлем” татар халык җыры һәм “Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?” дигән җырлар тын да алмыйча тыңланды.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова “Ватаным Татарстан” газетасының “Мәдәният төшемә керә” дигән язмасында киләчәктә юнәлтелгән иҗатны кайгырту турында яза. Әйтик, 8 март бәйрәмендә ир-ат җырчылардан торган концерт үткәрү нияте барлыгын искәрткән иде. Безнең районыбызда бу фикерне район ветераннар Советы узган елдан тормышка ашыра башлады. Быел да искиткеч матур чара булды.

Үз чиратыбызда зур рәхмәтләребезне аккомпаниаторлар Вәгыз, Васыйл Әһлиуллиннарга, Мансур Шиһапов, Шәйхразый Ибатуллинга, Вилорик Зыятдиновка, Наил Шәйхиевка, тавыш операторы Данис Нурмөхәммәтовка, “Арча хәбәрләре” газетасы һәм “Арча” радиосы редакцияләренә, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә, ветераннар Советларына җиткерәбез.

Равил Габдрахманов


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/byrm-kontserty



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение