События

Бүген Яңа Кишеттә янгын булды 14.03.2020

Бүген Яңа Кишеттә янгын булды

Яңа Кишет авылында Миннур Сәләхиевлар хуҗалыгында янгын чыккан.

Янгында йорт, маллары белән каралтылары янып беткән. Ут иртәнге бишенче яртылар тирәсендә абзардагы электр чыбыгыннан чыккан. Әле ярый хуҗаларның малларны караган вакыты булган. Тиз генә өйдән кыйммәтле әйберләренең бер өлешен чыгарып өлгергәннәр. Тик менә ике сыер,ике бозау гына харап булган. 

Җирлек башлыгы Тәбрис Арсланов әйтүенчә, Арчадан һәм Яңа Кенәрдән берәр янгын сүндерү экипажы вакытында килеп җиткән үзе. Авылдагы өч трактор су белән өзлексез тәэмин итеп торган.

Хәзергә зыян күрүче гаилә күршедәге төп йортка, Миннурның әниләренә күчеп торган.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bgen-yaa-kishett-yangyn-buldy



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение