События

Бу йортта сугыш ветераны Шакир абый яшәгән 23.03.2020

Бу йортта сугыш ветераны Шакир абый яшәгән

Ә бу чишмәне Шакир абыйның хатыны Хава апа хөрмәтенә улы Даниял Фәсәхиев ясата.

Күптән түгел кызы Рузилә апа Хөснетдинова редакциягә кереп чыккан иде. Әтисе турында кызыклы хатирәләре белән уртаклашты ул.

Бүген без аларга Түбән Мәтәскәгә барып  килдек. Озак сөйләшеп утырдык. Бер гыйбрәтле хәлне генә сөйлибез.

Әтиләре авылда гомер буе тегермәнче булып эшли.

Сугышка киткәнче ул Т.Гыйззәтнең "Чаткылар" спектаклендә бер аяксыз егет ролен уйный. Хәтта агач аяк та ясый. Армиягә киткәндә агач аякны чормага ыргытып калдыра. Кайткач, спетакльдә уйнармын дип.

Армиядән сугышка керә. Сугышта яраланып, бер аяксыз кала.

- Чорма әтинең агач аяклары белән тулды, - дип сөйләде Рузилә апа. - Әмма ул аларны кия генә алмады. Алар бик авыр, җайсыз иде. Әти 54 яшендә үлде. Авыл халкы бик ихтирам итте үзен. Бер аяксыз булса да, бөтен эшне дэ эшли иде.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bu-yortta-sugysh-veterany-shakir-abyy-yashgn

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение