События

Россиядә аларны беләләр 27.03.2020

Россиядә аларны беләләр

Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучысы, чаңгы буенча тренер Рамил Нияз улы Гыйләҗиев “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем алды. Рамил Ниязовичны без редакциягә кунакка чакырдык.

– Без сеңелкәш белән икәү, – дип сөйләде Рамил Гыйләҗиев. – Әни Рузия, әти Нияз. Арчада туып-үстем. Арчаның 3нче мәктәбендә укыдым. Арчаның педагогика көллияте базасында чаңгы спорты белән шөгыльләндем. Аннан физик культура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясендә белем алдым. Мин гел яхшы кешеләр тәрбиясендә булдым. Туризм буенча тренер Фәрит Минхәиров безнең сыйныф җитәкчесе иде. Арча педагогика көллиятенең физик тәрбия укытучылары Габделхәй Фәйзрахманов, Равил Нигъмәтҗанов искиткеч кешеләр иде. Туризм белән дә шөгыльләндем.

– Ни өчен физик тәрбия академиясенә барырга уйладыгыз?

– Безне чакыртып алдылар. Без бер класстан 4әү институтка бардык. Рөстәм Абдуллин, Данил Хаҗиев, Андрей Паранин һәм мин. Безне республикада беләләр иде. Институтта 1нче курстан соң армиягә киттек. Урта Азиядә хезмәт иттем. Кайткач, укуны дәвам иттек. Фикер йөртүем төзүчеләрнеке кебек: төгәл максатка юнәлдерелгән. Белемне һәм көчемне мәгариф системасына багышладым. Район мәгариф идарәсендә методист, Укучылар сараенда  тренер һәм җитәкче, Арча педагогика көллиятендә физик тәрбия укытучысы, тренер. Фәрит Минхәиров белән чаңгы туризмы буенча эшләп киттек. 90нчы елларда Татарстан, Россия, Европа күләмендәге ярышларда җиңү яулаулар – безне тирә-юньгә танытты. Россия күләмендәге спортчы дуслар безне әле дә белә. Менә әле мартта гына республикада  урта уку йортлары арасындагы чаңгы ярышында безнең кызлар 1нче урынны алды.

– Уңышлар гадәттә дәрәҗәле исемнәр алып килә.

– Россия спорт остасы, Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы, “Татарстан Республикасында физик культура һәм спорттагы уңышлар өчен” күкрәк билгесе, “Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләр туризмы үсешендәге уңышлар өчен” күкрәк билгесе.

– Сезнең хезмәт юлыгыз шома гына бармады. Сезне без таләпчән, туры сүзле, кыю кеше, дип беләбез. Ә андыйларны кайберәүләр өнәп бетерми. Туры әйткән туганына ярамый, диләр.

– Андый чорны да үттек.

– Районда чаңгы спорты ни дәрәҗәдә?

– Без көллияттә әзерләгән белгечләр районда калмый. Чөнки күбесе чит районнан килгән чаңгычылар. Үзләренә кайтып китәләр. Менә әле әзер 7 чаңгычы китте.

– Ә безнкеләр?

– Иске Кырлай мәктәбеннән Илназ Шәрәфиев көчле чаңгычы. Гомумән, бу мәктәп, тренеры Айрат Ситдыйков, чаңгычылар әзерли. “Арча” спорт комплексында Рәис Камалов чаңгычылары көчле. Бүгенге көндә районда чаңгы спортын тагын да җанландырып җибәрәсе бар.

– Гаилә хәлегез.

– Мин инде бабай. Онык бар, – дип елмайды ул.

– Котлыйбыз! Әңгәмә өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә!

Румия Саттарова

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rossiyad-alarny-bellr

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение