События

Министр Арча районында 06.04.2020

Министр Арча районында

6 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Арча районында булды. Аны министр урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов озатып йөрделәр.

Министр Яңа Иябаш авылында яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән йортларны карады. Аннан соң “Кырлай” ширкәтенең яшелчә саклагычында, катнаш азык әзерләү цехында, машина-трактор паркында, теплица хуҗалыгында булды, уҗым басуында тукталды.

Мөндеш авылында фермер Хәлим Гарипов министрга үзенең эшчәнлеге турында сөйләде, яңа төзелгән терлек торагын күрсәтте.

 “Казанка” хуҗалыгы басуларыннан үткәндә министр яшел хәтфә булып утырган уҗым басуында тукталды. Хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров арыш игү технологиясе турында сөйләде.

“Курса МТСы” ширкәтендә Марат Җаббаров орлык эшкәртү линиясен, ындыр хуҗалыгын карады. Техниканың әзерлеге белән кызыксынды.

 Министр Якты Көн авылында Радик Бариевның кошчылык фабрикасында булды.

“Яңарыш” хуҗалыгында игенчелектә дә, терлекчелектә дә цифрлы технологияләр уңышлы тормышка ашырыла. Министрга шуларны  тәкъдир иттеләр. Марат Җаббаров әлеге яңалыкны башка хуҗалыкларга кертү кирәклеген әйтте.


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ministr-archa-rayonynda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение