События

Чөмә—Елга авылында туган шагыйрә 10.04.2020

Чөмә—Елга авылында туган шагыйрә

Исән булса, 90 яшь тулган булыр иде

Мөхәммәт Мәһдиев музее фондында балалар шагыйрәсе Заһирә Гомәрованың берничә китабы, аның истәлегенә язылган хатирәләр җыелмасы саклана. Кече сыйныф укучылары өчен язылган хикәяләр, кызыклы шигырьләр Заһирә апаның кече күңеллелеге турында сөйли. Ул Арча районы Чөмә-Елга авылында туа. Сикертән җидееллык мәктәбен тәмамлап, Арча педагогия училищесында белем ала. Шигърияткә мәхәббәте кече яшьтән башлана, шигырьләрне ул 6 класста укыганда яза башлый. Шул көннән башлап, гомеренең соңгы көненә кадәр ул иҗат дөньясында яши. Аның һәр күренешкә: очкан кошларга, аккан суга, искән җилгә, һавада йөзгән болытка яки юлны аркылы чыккан песигә дә әйтер сүзе бар. Ул аларны шигырь юллары белән җиткерә. Балалар теле белән аңлаешлы итеп. Хәтта укучылар өчен табышмаклар уйлап чыгара һәм аларны дәрес барышында киң куллана. Заһирә ханым балаларның психологиясен шулкадәр яхшы итеп өйрәнә, аның язган һәр әсәре – ул шигырьме яки хикәяме -- аларның яшь үзенчәлеге исәпкә алып яза.

Заһирә Гомәрова музыкаль белем алып, Саба районы Эзмә авыл мәктәбендә эшләгәндә күп укучыны мандолинада уйнарга өйрәтә. Төрле музыка коралларында уйнаган укытучының бу һөнәрен авылдашлары да үз күрә, күпләр мандолинада уйнарга өйрәнә. Бу турыда шагыйрә болай дип яза: “Минем укучыларым да музыкага гашыйк иде. Алар җырлый яки уйнарга өйрәнә, ярты авылны мандолинада уйнарга өйрәттем...”. Уен кораллары оркестры оештырып, кайларда гына чыгыш ясамыйлар. Зона фестивальләренә кадәр узып, телевидениедән дә чыгышлар ясыйлар. Бу турыда музей фондында сакланган истәлек фотоларыннан яки Заһирә Гомәрованың “Үзем турында үзем” мәкаләсенең күчермәләреннән дә укып белергә була.

Минем кулда нәкъ шул мәкаләнең күчермәсе. Ул спектакльләрдә бик теләп уйнаган кеше икән. Хәтта язучы Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә уйнап, төрле авыл сәхнәләрендә чыгышлар ясый. Спорт та Заһирә Гомәрова өчен ят түгел. “Минем бер кулым шашка уйный, берсе шахмат”, – дип яза ул. Һәр елны район, республика күләмендә 1 нче урынны яулаган укытучыга хәтта Сочига юллама да бүләк ителә. Укучыларын да өйрәтә. Ә шашка-шахматны яхшы уйнаган укучы бервакытта да югалып калмый, яхшы билгеләренә генә укый.

Заһирә Гомәрованың табигатькә, әйләнә-тирәгә булган мәхәббәте аны казан педагогия институтына химия һәм биология бүлегенә алып килә. Бу фәннәрне мәктәптә укытканда ул бакчачылык эшен җанландырып җибәрә. Башка мәктәп укытучылары белән тәҗрибә уртаклашу өчен зур семинарлар үткәрүе шул хакта сөйли. Хәтта якташыбыз гаиләсе Эзмә авылында умарта асрау эшенә алына.

Нинди генә хезмәт башкармасын, Заһирә ханым һәр фикерен шигъри юллар белән бәйләп бара. Берәм-берәм балалар өчен язылган шигырь-хикәяләр китаплары басылып чыга башлый. Мәсәлән: “Яшьлек таңы”, “Нәни врач”, “Иске ел кая китә”, “Мәктәп юлы”, “Йөгерек елга” һ.б. Ике дистәгә якын китап укучылар тарафына ирештерелә. Алар гади дә, эчкерсез һәм әдәп кагыйдәләре белән иҗат ителгән. Заһирә Гомәрованың һәр әсәре укучыны төрле яклап тәрбияли: дөньяны танып белергә өйрәтә, өлкәннәргә карата хөрмәт хисләре уята, кош-кортларга, хайваннарга яхшы мөнәсәбәткә өнди, табигатьне яратырга өйрәтә, тәүфыйклы булып үсәргә һәм игелекле шәхес булып формалашырга ярдәм итә.

Заһирә Гомәрова Эзмә мәктәбендә 35 ел хезмәт куя, шул авылда гаилә корып, өч кызга гомер бирә, ләкин гомере буе туган җирен, авылын, аның челтерәп аккан суын, агарып беткән ташына кадәр сагынып яши. Бу хакта аның шигъриятендә дә сизелә. “Туган як” шигырендә ул сагышын белдерә, авыр елларда үссә дә туган җиренең көчен тоя, анда үскән агачлар шавы да аңа көч-дәрт өстәвен белдертә. “Яшәр идем гел генә, авылда, кырларымда. Авылымның кешеләрен яшәртеп җырларымда”, – дип яза ул. 

Пенсиягә чыккач, кызлары янына Чаллы шәһәренә күченгәч тә, Заһирә ханым тик кенә ятмый. Шәһәрдә дә түгәрәкләр оештыра, мәктәп-китапханәләргә очрашуларга йөри, үзенең хезмәте, фикере белән уртаклаша, шигърияте белән һәркемне сөендерә, хәтта дәвалый.

2016 елда районыбыз тарафыннан Арча төбәге әдипләре иҗаты тупланып, “Без бит – Арча яклары” китабы 3 томда басылып чыкты. Шул китапларның икесендә Заһирә Гомәрованың шигырьләре, хикәяләре урын алган.

Исән булса, шагыйрәгә 12 апрельдә 90 яшь тулыр иде. Заһирә Гомәрованың иҗатын укучылар да, өлкәннәр дә яратып укый. Хәтта укучылар арасында шагыйрәнең иҗаты буенча конкурслар үткәрелә. Туган авылының бер урамы аның исемен йөртә.

Шагыйрәлек сыйфатлары аның кызы Зәбидә апага да күчкән дип әйтсәм, ялгыш булмас. Чөнки музей фондында сакланучы бер язма бар. Ул гомере буе Гөберчәк башлангыч мәктәбендә балаларга белем биргән укытучы Кафия Гафарованыкы. Кафия Әкрәмовна Заһирә Гомәрованың кызы Зәбидә белән Арча педучилищесында бер группада укыган. “Ул һәрвакыт шигырь юллары белән сочинениеләр, сценарийлар яза иде. Без башта белмәдек, аңлап җиткермәдек. Ләкин соңрак Зәбидәнең әнисе шикелле шигырьләр иҗат иткәнен аңладык”, – дип яза Кафия Гафарова.

Заһирә Гомәрованың иҗаты югалмасын, өйрәнелсен һәм шигырь-хикәяләре киләчәк буын вәкилләрен куандырып, дөрес тәрбия алырга ярдәм итсен иде.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Гөберчәк авылы.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/chmelga-avylynda-tugan-shagyyr



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение