События

Арча районында мәдәният хезмәткәрләре дә вируска каршы көрәшә 12.04.2020

Арча районында мәдәният хезмәткәрләре дә вируска каршы көрәшә

Мәкерле вирус тормышыбызның бар өлкәсенә дә үтеп керде дә, чабып барган атның тезгененнән тарткандай, бөтен дөньяны туктаткан сыман булды, никадәр кеше вакытлыча эшсез калды.

 Мәдәният тормышы бу өлкәдә бигрәк тә авырлык кичерә, күп кенә планлаштырылган чаралар, концерт-спектакльләрнең җәйгә кадәр сәхнәгә чыгуы да икеле. Шулай да, бу авыр сынауны халкы, тамашачысы белән бергәләп җиңәргә көч таба мәдәният хезмәткәрләре, үз-үзен изоляцияләүдәгеләр өчен концертлар хәзер онлайн рәвешендә турыдан-туры күрсәтелә башлады. Социаль челтәрләрдәге битеңне ач та, бушлай рәхәтләнеп кара да утыр. Әлеге проектны Татарстанда Салават Фәтхетдинов башлап җибәрсә, Арча районында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗановның җиңел аягы белән башланып китте. Узган атнада көндез социаль челтәрләрдә бер сәгатькә якын турыдан-туры эфирда концерт куйды ул. Үзе генә дә түгел, иҗатташлары алып баручы Адилә Салихова, оператор Данис Гайфуллин, видеога төшерүче Зөлфәт Сибгатуллин белән бергәләп. “Инстаграм челтәре аша чыгышыбызны 400гә якын кеше карады. Мәдәният йортындагы бер бүлмәдә җырласак та, сәхнәдән җырлагандай хис иттем үземне. Чөнки тамашачының күңелен күтәрергә, бераз булса да тормыш авырлыгын оныттырып торуга көчем кергәнгә горурланып җырладым”, — ди Расих Галимҗанов.

Аннан соң эстафетаны Сөмбел Заһидуллина алды. Тамашачысын моңлы, халык җырларын тыңлатып, алар белән аралашып кинәндерде Сөмбел! Хәер, аның җырларын Инстаграм аша еш ишетергә, күрергә туры килгәләде, аккаунтына ул үзенең өйдә җырлап утырган вакытларын еш куя.

Алдагы көннәрдә дә район халкы мәдәният хезмәткәрләренең  чыгышларын күрә алачак икән. Гадәттә, онлайн-концертлар көндезге сәгать 1дә Инстаграмдагы rdk_arsk (Арский районный Дом культуры) аккаунтында башлана. Бу турыда район мәдәният идарәсе җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина җиткерде. “Районда мәдәният тормышы хәзер социаль челтәрләр аша кайный, — диде ул. – Китапханәләрдә әкият геройлары белән очрашулар уза, әдәби марафонда гүзәл әсәрләр, шигырьләр яңгырый. Район җирлегендәге музейлар тыл ветераннарының язмышлары турында хәбәрләр урнаштыра, шулай ук халык белән онлайн чаралар аша аралашалар, райондашларыбызның күңелләрен күтәрер өчен көч куялар. Шушы араларда музейларда онлайн-күргәзмәләр, экскурсияләр башланып китәчәк. Анда һәр экспозиция белән онлайн рәвештә таныштыру көтелә”.

Әлеге планлаштырылган чаралар турында газета битләрендә, arskmedia.ru сайтында, “Арча хәбәрләре”нең социаль челтәрләрендә хәбәр итәрбез.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-rayonynda-mdniyat-khezmtkrlre-d-viruska-karshy-krsh

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение