События

Татар хатыны ниләр күрми 16.04.2020

Татар хатыны ниләр күрми

Гомеренең иң матур чорлары – ямьле балачагы һәм гүзәл яшьлеге сугыш елларына туры килә Арчада яшәүче Саймә апа Гыйлемханованың. Яшьнәп яшәр чагында сугыш дигән афәт аның рәхәт тормышына аяк чала.

Субаш Атыдада туа ул. Яңа Тормыш дигән 20 генә хуҗалыклы авылда яши. Кечкенә булса да, мәктәбе, клубы, фермалары, хәтта гомуми мунчасы да була авылның. 4 сыйныф укый. Аннан Субаш Атыга йөреп 10 сыйныфны тәмамлый.

– Сугыш башланганда миңа нибары 11 яшь иде. Басуда урак урдык. Ындыр табагында ашлык суктык, киптердек. Мин көлтә чишеп биреп тордым. Басуда үгезгә җиккән арбаларга көлтә төяп тордык. Бөтен балаларга эшләргә кушалар. Баласы эшкә чыкмаса, әнисенә “таяк” куймыйлар. Шундый авыл иде безнең. Язын чиләк-көянтә белән фермага коедан су ташыдык, – дип искә алды Саймә апа. – Укуда алдынгы булмадым. Әмма укырга туры килде. Югыйсә, я урман кисәргә, я окоп казырга җибәрәләр иде.

Әтисенең сугыш киткәнен хәтерләп бетерми ул. Әти белән әнисе шарф бүләк иткән булалар кызга. Әтисенең шуны муенына салып китүе, ул шарфны җәлләгәне генә күз алдында.

– Гаиләдә 5 бала идек. Иң олысы мин. Ач ук булдык, дия алмыйм. Авыл урман янында иде. Безне урман туендырды. Какы, чыпчык кузгалагы, җиләк җыя идек. Күршеләр бәрәңге бакчаларындагы алабутаны утап чыгабыз. Сыер бар иде. Дөрес, әти сугышта вакытта ул суга батып үлде, – ди Саймә апа. – Әти кайткач тагын ике бала туды. Бервакыт баланы күтәреп әни янына ерак басуга имезергә алып бардым. Яңгыр коя башлады. Балага суык тиде. Күтәреп 9 километр ераклыктагы Утар Аты авылына фельдшер янына алып киттем. Карамады. Елый-елый кайттым. Озак тормады, үлде сабый.

Сугыштан соң кыз Казанга китә, хәрби заводта эшли. Өенә кайтканда Арчадагы җиңгиләренә туктала торган була. Шунда аларның улларының дус егетенә гашыйк була. Озакламый язмыш яшьләрне кавыштырып та куя. “Бик матур яшәдек. Улыбыз туды. Йорт салып чыктык. Мин 25 ел ательеда киемнәр тектем. 1982 елда ирем вафат булды. Әмма минем өчен әле дә исән, янымда ул”, – ди Саймә апа.

Гөлсинә Зәкиева

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tatar-khatyny-nilr-krmi


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение