События

Канга баткан килеш кар өстендә озак ята ул 17.04.2020

Канга баткан килеш кар өстендә озак ята ул

Арча станциясендә яшәүче Госман абый Габдрәхимов Суслонгерда булган, сугышта катнашкан, каты яраланып госпитальдә яткан,  кенче төркем инвалид булып кайтканнан соң өч югары белем алган, гомер буе укытучы булып эшләгән.

Госман абый белән беренче генә очрашуыбыз түгел. Ул күргәннәре белән бик теләп уртаклаша, бөтен нечкәлекләре белән матур итеп сөйли. Аның белән аралашырга рәхәт. Ни дисәң дә, укытучы шул. Ул үзе Татар Әйшесеннән. Әнисе Түбән Атыдан булган. Икесе дә Арчада агач кибетендә эшләгәннәр, ат киендерү әйберләре сатканнар. Әтисе авырып китү сәбәпле авылга кире кайтканнар. “Гаиләдә балалар күп иде. Үлә бардылар. Өч баланы әни ялгызы үстерде. Әти миңа биш яшьләр вакытында ук авырып вафат булды. Зиратка күмәргә чанага утыртып алып барганнарын хәтерлим әле”, – ди Госман абый. – Ул вакытта түләүләр бик күп иде. Авылда яшәве авырайды. Без әнинең апасы укытучы Фатыйма апага ияреп йөрдек. Башта Апаста тордык, аннан Дөбьязга кайттык”.

1943 елда Госман абый 10нчы сыйныфны тәмамлый. Сугышка повестка да озак көттерми. Әнисе белән Фатыйма апасы аны: “Алдыңны-артыңны карап йөр, тәртип бозмабезнең йөзгә кызыллык китермә”, – дип озатып калалар.

Госман Габдрахимов Суслонгерга эләгә. Андагы хәлләрне сөйләп бетерә алмый. “Беткә түзәрлек түгел. Ашарга өч тапкыр бирәләр. Иртән уч төбе кадәр ипи белән чәй, көндез бер сынык ипи белән тагын чәй, кич кәбестә шулпасы. Озын землянкаларда яшибез. Уртада тимер мич. Чүплеккә чыгарып ташлаган бәрәңге кабыклары, балык кисәкләре тапсак, шул мичкә ябыштырып торып ашыйбыз. Алты тапкыр әни белән апа килде. Башта командирны бәхилләтәләр, аракысын, пешкән итек, таба ризыкларын бирәләр. Шуның өчен мине чыгарып сөйләштергән була. Алар алып килгән әйберләрне каптеркага куясың, икенче көнгә юкка чыга. Әйтергә ярамый, анда ефрейтор да әллә кем итеп куя үзен. Артыңа тибеп, җирдә үрмәләп йөртәләр. Дөресен әйткәнгә гауптвахта.  Авыллардан килгән таза егетләр ике атнада ябыгыып, сугышу түгел, атлап йөри алмаслык хәлгә киләләр иде. Бик күп кеше ачтан үлдеп тә калды”, – дип искә ала.

Бәхетенә, аны сугышка җибәрәләр. Мәскәүгә алып китәләр. Мунча кертәләр, хәрби киемнәр бирәләр. Аннан Калинин өлкәсенә җибәрәләр. Юл буе эшелоннарын бомбага тоталар. Мәскәү янындагы Забелье станциясенә төшәләр, кичен алгы сызыкка алып китәләр.

– Мин 2нче Балтыйк буе фронтының 904 полкына эләктем. Миңа җәяүләп бик бик күп юллар үтәргә туры килде. Литва, Латвияне урадым, Украинаны азат итүдә катнаштым, Польшага барып җиттем. Беренче тапкыр үлгән кешене күргәч, кызганнан идем. Аннан күнектем, мәетләр өсләреннән дә атлап йөрергә туры килде. Немецлар яхшы коралланган, автоматлар белән. Ә безнең кулда күгәреп беткән мылтык. Рәхәтләнеп кырдылар,  – ди искә ала Госман абый. – Польшада шул мылтыклар белән танкларга каршы тордык. Шунда каршыма гына снаряд килеп төште. Сул кул, сул аяк яраланды. Йөрәк турысына җитәргә дә аз гына калган булган.

Салкын гыйнвар ае була ул. Канга баткан килеш кар өстендә озак ята. Төнлә безнекеләр күреп алмаса, ни белән бетәр иде. Аны бер поляк йортына кертеп салалар. Мария исемле кызлары татар егетенә гашыйк була, кулыннан килгәннең барын да эшли. Аның  фотосурәтен әле дә саклый Госман абый. Тик аларның беренче һәм соңгы очрашулары була ул. Яраланган солдатны санчастька, аннан санбатка һәм госпитальгә алып китәләр. 1945 елның җәй башына ул өйгә кайта.

Сугыштан соң Госман Габдрахимов өч югары белем ала. Башта юридик институтны тәмамлый, Кайбычта тикшерүче, прокурор ярдәмчесе була. Аннан укытучы һөнәрен үзләштерә. Күпербаш мәктәбендә физика-математика укыта. Гаилә кора. Хатыны Гөлниса апа 4 ел элек вафат. Госман абый кызы Лилия тәрбиясендә. Лилия Сикертән мәктәбендә рус теле укыта. Ире Шамил Кәримов механизатор. Ике ул үстергәннәр.

– Менә шушы бала тәрбиясендә инде мин, – диде сугыш ветераны кызына күрсәтеп һәм рәхмәтен белдереп.

Гөлсинә Зәкиева.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kanga-batkan-kilesh-kar-stend-ozak-yata-ul


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение