События

Чөмә-Елга кызына 90 яшь 11.04.2020

Чөмә-Елга кызына 90 яшь

Шагыйрә Заһирә Гомәрова шигьрияткә зур тормыш мәктәбе узып, 1960 нчы елларда “Мишә”, “Сыер савучы кыз” һәм башка шигырьләре белән килеп керә. Беренче иҗат җимешләре хезмәт сөючән авыл кешеләренә багышлану гаҗәп түгел. Заһирә Бакирова 1930 елның 12 апрелендә табигатьнең иң гүзәл ягы – районыбызның Чөмә-Елга авылында туа. Әти-әнисе Әбүбәкер һәм Каюмә эшчән, үз заманының укымышлы, моңлы кешеләре булалар. Алты балалы гаиләдә бишенче бала булып туа ул. Заһирә  туган авылында дүрт ел белем ала, аннан  Сикертән җидееллык мәктәбен бетерә. Заһирә Мөхәммәт Мәһдиев белән бер мәктәптә укый. “Без бишенче класска килгәндә, ул алтынчыда иде”,- дип искә ала Заһирә апа. Булачак шагыйрәнең балачагы  Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. ”Сугыш беткән көн әле дә истә”,-дип яза Заһирә апа. Бик матур язгы иртә. 7 нче сыйныф укучысы Заһирә Сикертән авылына укырга барырга чыга. Сугыш бетү хәбәрен ишетү белән ул еларга да, көлергә дә белми, чөнки ул хәбәр белән бергә аның белән бер мәктәптә укучы кызның тиф авыруыннан үлү хәбәре дә ишетелә.

      Җидееллык мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, 2 кыз бала Арча педагогия училищесына юл тоталар. Аларның берсе Заһирә Бакирова- Гомәрова була. Ул мәктәптә укыганда ук укытучы булу теләге белән яши. Арчадагы бина госпиталь ролен башкару сәбәпле, педагогик училище вакытлыча Лесхоздагы Ишморатов исемендәге совхозның ат абзарына урнашкан була. Аңа булачак язучыларыбыз Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахуновлар белән бер чорда Арча педагогика училищесында уку бәхете тия. Тырыш, ару-талуны белмәгән Заһирәнең 3 ел уку чоры узып кына барганда, 1948 елда гаиләсенә күңелсезлек килә. Әтисе өлкән булу сәбәпле сугышка алынмый, хәрби лагерьда урман кисүдә катнаша, һәм аздан гына тормышы белән хушлашмый кала. Шунлыктан Заһирә апа Казанга барып “экстренно” экзамен бирә, диплом ала. Ул 1948 елның 15 февралендә Масра авылында укытучы булып хезмәт юлын башлый. Аңа ике ел вакытлыча гына Курсабаш, Иләбәр, Керәнне авыллары мәктәпләрендә эшләргә туры килә, ә Эзмә авылында эшләү аның тормышын нигезеннән үзгәртә. Ул бергә эшләгән Габделбәр Гомәровка кияүгә чыга, өч кызлары Ләбибә, Зәбидә, Лилия дөньяга килә. Заһирә апа Гомәрова шул елларда Казан дәүләт педагогия институтының химия һәм биология бүлеген, шул ук институтның музыка бүлеге каршындагы 4 еллык курсларын уңышлы тәмамлый. Ул спектакльләрдә уйнарга, төрле уен кораллары оркестры оештырырга, шахмат ярышларында катнашырга да вакыт таба.

      Заһирә Гомәрова тырыш, үз максатына ирешүчән шәхес. Алтынчы класста укыганда ук үз шигырьләрен яза башлый һәм төрле газеталарда басылып чыгуларына ирешә. Бер-бер артлы китаплары дөнья күрә. 1964 елда басылып чыккан “Яшьлек таңы”, аннан соң “Мәктәп юлы”, “Нәни врач”, “Йөгерек елга”, “Бабай балы”, «Иске ел кая китә», «Чын герой», “Хикмәтле дөнья”, “Дусларга бүләк”,”Әшнәләр” һәм башка китапларында аның шигырьләре, хикәяләре, истәлекләре, кызыклы мәзәкләре һәм табышмаклары тупланган. Заһирә апа Гомәрованың газета-журналларда чыккан мәкаләләрен санап бетереп булмый. Ул гомере буена балалар белән эшләгән кеше буларак, аларның яшь үзенчәлекләрен, психологияләрен күздә тотып, балалар аңына барып җитәрлек шигырьләр иҗат иткән. Аның шигырьләре балалар күңелендә тиз истә кала, аларны фантастик дөньяга алып кереп китә, табигать серләрен аңларга ярдәм итә, туган якка мәхәббәт, дуслык-туганлык сыйфатлары тәрбияли. Шулай ук тәүфыйклы булып үсәргә, олыларны ихтирам итәргә, кечеләрне якларга, игелекле булырга өйрәтә.

Болар барысы да якташыбызның  киләчәк буыннарга әйтеп калдырырга теләгән фикерләре  һәм теләкләре. Ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып торды.

Укып бир

Әбикәем, кил сәнә,

  Күзлегеңне ки сәнә,

Язу язып утырдым,

       Дәфтәремне тутырдым.

              Мин “зул” диеп йөрсәм дә,

  Инде яза белсәм дә,

      Укый белмим бит әле,

 Әби, укып кит әле.

      Язылганмы бик оста,

           Бу хатым бит космоска.

             Әй, укып шатлансыннар,

                Үскән, дип, шаккатсыннар.

               Телләрен шартлатсыннар.

       Энебез зур үскән дип,

                    Сагынып, җиргә кайтсыннар.

Исем бирдек

Тәнәфестә колак чыңлый

 Фәнисне тыңлый-тыңлый.

                                                 Юк аның белмәгәне,

                                                  Юк аның күрмәгәне.

                                                 Җәй буе илләр гизгән,

Диңгезләрдә күп йөзгән.

                                                 Акула белән көрәшкән,

Дельфинга да эндәшкән.

Ялганлый ул – беләбез,

Бертуктаусыз көләбез.

                                                   Ялган чемпион диеп,

                                                   Без аңа исем бирдек.

Көлгәнгә дә карамый,

 Ялганлый да ялганлый.

Тик дәрестә бик кыен-

                                                   Телен йота чемпион.

      Заһирә апа күпкырлы шәхес буларак билгеле: талантлы укытучы, балалар шагыйрәсе, хикәяләр язу остасы, шахматчы, мандолиначы, музыкант, оста оештыручы, Язучылар берлеге әгъзасы, Саба район газетасы редакциясе каршында оештырылган «Мишә дулкыннары» әдәби берләшмәсенең активисты. Эзмәдә авыл советы рәисе булып эшләве дә аның халык ышанычын яулавы һәм кеше белән уртак тел таба белүендә булгандыр. Заһирә Гомәровага театр төшенчәсе дә ят түгел. Керәнне авылында укытканда, аңа Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә «Кыз урлау», «Ташкыннар», ә Эзмәдә «Башмагым» спектакльләрендә уйнарга туры килә. Шагыйрә үзе турында болай дип язган: «...Үзем төрле музыка уен коралларында уйнагач, минем укучыларым да музыкага гашыйклар иде. Алар җырлый яки уйнарга өйрәнә, ярты авылны мандолинада уйнарга өйрәттем...».

      Шахмат-шашка белән мавыгуы да аңа уңышлар гына китерә. Берничә ел рәттән республикада уздырылган ярышларда чемпион исеменә лаек була. Заһирә апа һәр минутны эшкә җиккән, шуңа да ул барысына да җитешкәндер. Якташыбызның тормыш принцибы да шигырь юлларында ачык чагыла сыман:

                      Көн туса, күбәя эшләрем,

                      Эш артса, күбәя көчләрем.

                      Ялкынын дөрләтә хисләрем,

                      Эшләрем бетмәсен-бетмәсен,

                      Бер минут әрәмгә үтмәсен.

      Без аны искә алып, төрле чаралар үткәрәбез. Туган авылы Чөмә-Елганың бер урамы Заһирә Гомәрова исемен йөртә. Заһирә апа Гомәрова лаеклы ялга чыккач Габделбәр абый белән бергә Яр Чаллы шәһәрендә кызлары янында яшәделәр. Габделбәр абый да үзе язган хикәяләрен туплап берничә китап чыгарды.Заһирә апа Гомәрова 2002 елның 3 ныйнварында вафат булды. Бүгенге көндә балалар язучысы Заһирә Гомәрованың һәм Габделбәр абый Гомәровның тормыш юлы һәм иҗатына бәйле материаллары кызы Зәбидә апада саклана. Ул  2017 елда чыккан ”Заһирә Гомәрова” исемле китабын музейга бүләк итте.

      Җаны белән дә, тәне белән дә картаюны белмәгән кешеләр булганмы? Булган билгеле! Без шундыйларга якташыбыз Заһирә Гомәрованы кертер идек.  Ул тугач 31 елдан соң  Космонавтика көне булачак 12 апрельдә тууы да аның җитез, көр күңелле, тынгысыз, зирәк һәм акыллы булуына тәэсир иткәндер.

 Күп батырлыклар эшләнгән

 Мин туганчы, мин үскәнче.

                                           Тагын күпме еллар үтәр

                                           Теләгемә ирешкәнче.

     Мин тугачтын барып җиткән

                                            Ай өстенә “Луноход” та.

 Айга карап тибрәлдем мин

                                            Тар бишектә ул вакытта.

    Карыйм ерак йолдызларга,

Кайсысының дәшәр уты.

                                                 Бәлки, мине көтә булыр

Марс-Венера маршруты.

                                                  Никадәрле чакырса да

                                                  Ерактагы планета,

Җирем миңа кадерлерәк,

                                                 Җирем һәрчак олан итә.

 дип яза ул “Хыялларым” дигән шигырендә.

    

        Якташыбыз Заһирә Гомәрованың иҗат иткән әсәрләре бүген дә яратып укыла. Мәктәп дәреслекләрендә аның шигырьләре, мәзәкләре урын алган.

Китаплар өелгән алдымда,

    Укыйсы – барын да,барын да.

  Укырлык көчем бар чагында

 Укыйсы китаплар бетмәсен,

Бер минут әрәмгә үтмәсен.

                                                Көн туса күбәя эшләрем,

                                                Эш артса күбәя көчләрем.

   Ялкынын дөрләтә хисләрем,

     Эшләрем бетмәсен-бетмәсен,

  Бер минут әрәмгә үтмәсен.

Күңелдә әйтәсе сүзләрем,

 Тик әле күбесен тезмәдем.

Язарга бизәкләр эзләдем,

 Язасы сүзләрем бетмәсен,

   Бер минут әрәмгә үтмәсен.

 Гомерем әрәмгә үтмәсен.

        

      Заһирә Гомәрованың гомере әрәмгә үтмәгән. Ул бүгенге көндә безнең арабызда булмаса да, аның иҗаты онытылмый. Аны туган ягында да, Арча педагогия көллиятендә дә, Сикертән мәктәбендә, туган авылы Чөмә-елгада, музейларда да еш искә алалар. Арча төбәге әдипләре иҗаты тупланган “Без бит – Арча яклары” хрестоматисендә, “Арча ягы шаярулары” каитабында  аның шигырьләре урын алган. Без ул китапларны Чаллыда яшәүче, гомере буе татар теле һәм әдәбияты укыткан кызы Зәбидә Шәриповага җибәрдек. Ул үзенең әнисен онытмаулары өчен Арча районы халкына рәхмәтен белдерде.

      “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Заһирә Гомәрованың тормышы һәм иҗаты белән бәйле бик күп экспонатлар саклана. Шагыйрәнең кызы Зәбидә  Габделбәр кызы  музейга бүләк итеп әнисенең “Хикмәтле дөнья”, “Йөгерек елга” китапларын, фотолар, газета-журналларда чыккан язмаларын җибәрде. Безнең өчен иң кызыклысы Заһирә Гомәрованың шигырьләрен шагыйрь һәм тәрҗемәче Мансур Сафин рус теленә тәрҗемә иткән һәм журналларда басылып чыгуына ирешкән. Якташыбызның  шигырьләре җырлар буларак та башкарыла.Аңа 12 апрельдә 90 яшь тулган булыр иде, без аны зур хөрмәт белән искә алабыз.  Музей хезмәткәрләре буларак, без, Заһирә Гомәрованың иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.

                                                   

                                    “Казан арты” тарих-этнография музее 

директоры урынбасары  Шәфигулла Гарипов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/chm-elga-kyzyna-90-yash


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение