События

Тукай рухы белән яшибез 28.04.2020

Тукай рухы белән яшибез

Апрель аен татар җәмәгатьчелеге ел да көтеп ала. Тукаебызның туган көне булганга, аеруча кадерле бу яз ае. Быел шагыйрьнең тууына 134 ел тулды. Республика халкы Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел көнен билгеләп үтте. Быел да аның туган көненә күп чаралар планлаштырылган иде, тик аларны быел киң даирә тамашачы күрә алмады.

Арчалар Тукай рухы белән яши, ул безнең күңелләрдә, йөрәктә, хәтердә Туган тел көнендә шагыйрьнең Арча үзәгендә һәм Яңа Кырлайда урнашкан һәйкәлләренә район башлыгы Илшат Нуриев чәчәкләр салды. Туган авылы Кушлавычта да шагыйрьнең бәйрәмен авыл җирлеге, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре чәчәкләр салып искә алдылар. Район халкы, җитәкчелек ел дәвамында республика дәрәҗәсендә Тукайга багышланган күп кенә чараларда да катнаша, гомумән, Тукай рухы ел әйләнәсе онытылмый. Апрельдә Инстаграм битләрендә #безтукайныукыйбыз дигән исем астында шигырь укучылар марафоны узды. Анда бик күп райондашларыбыз, яшь буын вәкилләре Тукай шигырьләрен укып, шагыйрь дөньясы сәхифәсенә тагын бер тарихи бит өстәде. Марафонда 5000нән артык кеше катнашкан. Габдулла Тукайның һәрбер шигыре яшәүгә этәргеч бирә, тырышып хезмәт итәргә, намуслы булырга, яңа иҗат уңышларына өнди. Без – Тукай якташлары булуыбыз белән мактанып,  Габдулла Тукайның “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”  дигән сүзләрен онытмыйча, горурланып яшибез.

Тукай рухында тәрбияләнеп үскән якташ язучыларыбыз арасында төрле елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булган якташларыбыз бар. Алар Тукай рухын киләчәк буынга тапшырып калдыру өчен күп көч куйган шәхесләр: Гариф Ахунов, Диас Вәлиев, Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов, Лотфулла Шәфигуллин, Айдар Фәйзрахманов.

Ел саен республикада әлеге бүләккә лаек булган әдәбият-сәнгать әһелләренең исемнәре арта. Быел Габдулла Тукай исемендәге олы бүләккә түбәндәге милләттәшләребез ия булды: Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен); Денис Осокин (“Огородные пугала с ноября по март” җыентыгы өчен); “Сөембикә” операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гөлнара Гатина; Лирон Хәмидуллин (“Дәрдмәнд”, “Буранлы төндә”, “Зарницы на горизонте” китаплары өчен).


Розалия САФИНА

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tukay-rukhy-beln-yashibez


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение