События

Үзенең хезмәте һәм эш сөючәнлеге белән ихтирам яулаган терлекче 04.05.2020

Үзенең хезмәте һәм эш сөючәнлеге белән ихтирам яулаган терлекче

Үзенең көндәлек хезмәте һәм эш сөючәнлеге белән абруй һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы “Хезмәт кешеләре” рубрикасының бүгенге герое - озак еллар гади терлекче булып эшләгән Галимова Дания Һадиҗан кызы, дип яза ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Дания Галимова 1932 елның 29 июнендә Арча районының Мирзәм авылында туган. Холкы белән ул күп яктан әнисенә охшаган. Аның әнисенең язмышы җиңелдән булмый, ул бик яшьтән авыр хезмәттә эшли башлаган, ике ятим энесен тәрбияләгән, алар 16-18 яшькә җитеп, Гражданнар сугышына китәләр һәм шуннан әйләнеп кайтмыйлар. Даниянең дә бала чагы җиңел узмый. Аның бала чагы безнең ил өчен иң каһәрле еллар - Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.

Шушы чорның башка балалары кебек, Дания Һадиҗан кызы да бик яшьли эшли башлый. 1947 елда, 15 яшьлек кыз балага яшь тайлар карауны ышанып тапшыралар. Ул чакта синең яшең турында да сорап тормыйлар, эшнең авырлыгын да әйтеп тормыйлар. Чөнки ирләрнең күбесе сугыштан әйләнеп кайтмаган, эшләргә кеше җитешми торган була.

Хуҗалыкта дуңгызчылык фермасы оештырылгач, тырыш, хезмәт сөючән Данияне шунда җибәрәләр. «Кирәк икән, анда да эшләрмен», - дип ризалаша ул. Ә бит ул чакта бу юнәлеш татар авылы өчен чит һәм яңа тармак була.

Башта Дания Арча районының «Кызыл Таң» колхозында эшли, аннары «Северный» һәм «Ватан» совхозларында эшләвен дәвам итә. Ул чакта әле, 1948 елда, фермаларда барлык эш кулдан башкарыла торган була. Әмма, мондый авырлыкларга да карамастан, үзенең тырышлыгы һәм хезмәтне яратып, намус белән башкаруы нәтиҗәсендә Дания Галимова яхшы уңышларга ирешә. Аны «Ватан» совхозы терлекчеләре арасында гына түгел, ә бөтен район күләмендә иң яхшы терлекчеләр исемлегенә кертә башлыйлар.

1966 елда ТАССРның 50 еллыгы уңаеннан Дания Һадиҗан кызын “Мактау билгесе” («Знак Почета») ордены белән бүләклиләр, шул ук елда терлекчеләрнең социалистик хезмәт ярышында ирешкән уңышлары өчен аңа республика Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы бирелә. VIII бишьеллык планы(1966-1970 еллар) бурычларын үтәү йомгаклары буенча СССР Югары Советы Президиумының 1971 елның 8 апрелендәге Указы белән Дания Һадиҗан кызы Галимова Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” алтын медале бирелә. Дания Галимова 1987 елга кадәр “Ватан” совхозында эшләвен дәвам итә. Хәзер инде ул чын мәгънәсендә лаеклы ялда һәм Татарстанның Арча районында матур гомер кичерә. «Герой булып тумыйлар, ул югары исемгә тырышлык белән генә ирешеп була», - ди Дания апа.

https://agro.tatarstan.ru/tat/press/plan_ned.htm



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение