События

«Изге эштән читтә калмадык»: үзизоляция вакытында мохтаҗларга ярдәм итүче фидакарьләр 05.05.2020

«Изге эштән читтә калмадык»: үзизоляция вакытында мохтаҗларга ярдәм итүче фидакарьләр

Россиядә үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, күпләр авыр хәлдә калды. "Интертат" хәбәрчесе сөйләшкән миһербанлы кешеләр арасында арчалылар да бар.

«Йөздән артык гаиләгә ярдәм иттек»

Арча районында «Яхшылык өләш» акциясе эшләп килә. Әлеге акция турында Арча районы үзәк мәчете имам-хатыйбы Әмир хәзрәт Миңнемуллин сөйләде.

«Коронавирус авыруы таралу сәбәпле үзизоляция режимын керттеләр. Арчада махсус акция эшли башлады. Без мохтаҗларга, олы яшьтәгеләргә, ветераннарга, тол калганнарга ярдәм итәбез. Акция инде өч атна бара. Бүгенге көнгә йөздән артык гаиләгә ярдәм иттек. Безгә ярдәм кирәк дип мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук „Зәкәт“ фонды да мохтаҗларның исемлеген җибәрде», — диде хәзрәт.

Пакет эчендә көнбагыш мае, шикәр, карабодай һәм башка ризыклар бар. Бер пакетның бәясе - 500-600 сум.

«Рамазан аенда ифтар вакытларында мохтаҗларга әлеге пакетларны тарату дәвам ителәчәк. Әлеге акция „Һәр өйгә җылылык“ дип аталачак», — дип сөйләде Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

«Изге эштән читтә калмадык»

Ләйлә Гарипова Арчада яши. Ул, битлекләр тегеп, аларны мохтаҗларга өләшкән.

«Мәчеттә мохтаҗларга ярдәм итү акциясе башлануын ишеттек. „Битлекләр алып килсәк буламы?“ — дип сорадык. Ярый, диделәр. Ирем белән 30-35 битлек тектек. Шулай ук картлар йортларына да, социаль яклау оешмаларына да битлекләр илттек. Әллә ни күп түгел, шулай да изге эштән читтә калмадык. Бу авыр көннәрдә бердәм булыйк», — диде Ләйлә ханым.

«Барлыгы 150 гаиләгә ярдәм күрсәтелде»

Теләче районындагы «Туган авылым» комплексы хуҗасы Рифкать Шәфыйков та изге эшләрдән читтә калмаган.


Фәнил Мәүлетов, «Саба таңнары»

«Теләче, Саба район үзәкләренә һәм Шәмәрдән авылы халкына ярдәм иттек. Мәчетләр янына килеп, коймак пешердек. Коймаклар урамда мичтә пешерелде.

Хәзер кешеләрнең күбесе авыр хәлдә. Гаилә белән киңәштек тә, шундый хәлдәгеләргә ярдәм итәргә булдык. Барлыгы 150 гаиләгә ярдәм күрсәтелде, ягъни һәр җирлектә иллешәр гаиләгә. Исемлекләрне җирлекләрнең мәчетләре бирде. Бер бокс эчендә коймаклар, бал һәм хәлвә бар иде. Эшләгән игелекләребез кабул булсын, бу авыр вакытлар тизрәк үтеп китсен. Авырмыйк!» — дип сөйләде эшмәкәр.

«Битлек тегү эше дәвам итә»

Чирмешән районында инвалидлар оешмасы бар. Мәдинә Талипова - әлеге оешманың җитәкчесе. Оешма үз райондашларына ярдәм йөзеннән битлекләр теккән. Мәдинә апаның да, оешмада торучы башка әгъзаларның да инвалид булуларын ассызыклап үтик. Мәдинә апа, мәсәлән, кан басымы буенча инвалид.

«Безнең оешмабызда барлыгы сигез кеше. Хатын-кызлар да, ир-атлар да бар. Безнең оешмада Рәсимә апа Хәйруллина бар. Ул битлекне бушлай тегәргә ризалашты. Аның әллә ни күзе күрми, дәваланып йөри. Әмма кешеләргә ярдәм кирәк дигәч, барыбер тегәргә булды. Ничә битлек теккәнне төгәл әйтә алмыйм. Үзәк хастаханәгә, балалар бакчаларына бирдек, фельдшерларга тараттык. Әле битлекләрне тегү эшләре һаман да дәвам итә. Безгә бердәм булырга кирәк. Бу авыру безне читләтеп үтсен иде», — дип сөйләде Мәдинә ханым.

«Мактанып сөйлисем килми»

Марина Бәдретдинова - Мөслим районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары

«Артык мәгълүмат бирергә теләмибез. Мактанып сөйлисем килми. Дүрт балалы гаиләләргә, мохтаҗларга да ярдәм иттем. Иганәчеләр дә үзләренең исемнәрен әйттерми. Мәгълүматне үзебезнең „Мөслим-информ“ мәгълүмат агентлыгына бирдек», — диде урынбасар.

https://intertat.tatar/news/society/24-04-2020/izge-esht-n-chitt-kalmadyk-zizolyatsiya-vakytynda-yard-m-it-che-fidakyarl-r-5738103



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение