События

Җиңү көненә якынлашабыз 08.05.2020

Җиңү көненә якынлашабыз

Сез фотода Арчада яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Ләлә апа Солтанованы күрәсез.

Ләлә апа безгә Түбән Мәтәскәдән  әтисе Әхми Фәсәхиев турында язды. Әтисе аның сугыштан кайтмый. Хәбәрсез югала. Әти сүзен әйтергә тилмереп үстек, ди ул. Хөкүмәттән ярдәм булмады дип тә үпкәли. Быел ветеранны күптән түгел район мәдәният йортына чакырып, юбилей медале бирәләр. Акчалата ярдәм дә күрсәтәләр. Ветеранның күңеле бик була. Бәлки әтисенең дә кайда вафат булганы билгеле булыр әле. Без аның мәгьлуматларын язып алып, тиешле урынга тапшырдык.

Кызы Гөлзада ханым сөйли:

- Әни яшь вакытта агроном булып эшләгән. Аннан соң педучилищеда лаборант булган. Кияүгә чыккач, Казахстанга киткәннәр. Анда әти (Габделкаюм) шахтада эшләгән. Әни - агач эшкәртү комбинатында мастер. Аннан Арчага кайтканнар. Йорт сатып алганнар. Әни коммуналь хуҗалыгында эшләде. Мунча мөдире һәм кассир булып. Бик күп бүләкләре бар. Без өч кыз. Гөлнур, Гөлзада, Гөлгенә һәм оныклар.

Без Ләлә апага исәнлек-саулык телибез.

Район газетасыннан әтисе турында  язган хатын укырсыз.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/i-knen-yakynlashabyz

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение