События

Арча районы батырларын онытмый 09.05.2020

Арча районы батырларын онытмый

Бөек Ватан сугышы елларында Арча районыннан фронтка 28 меңнән артык кеше китә. Шуларның 14 меңнән артыгы һәлак була, хәбәрсез югала.

1941 ел ахырында Арча районы территориясендә миномет частьларының үзәк кыр базасы оеша. Өч ай эчендә әлеге  үзәктә җиде гвардия миномет полклары, унлаган аерым дивизионнар һәм батареялар төзелә.

Бөек Ватан сугышы  фронтларында күрсәткән батырлыклары  өчен меңләгән арчалар югары бүләкләргә лаек булдылар. Иске Кишеттән Гани Сафиуллин, Арчадан Валентин Ежков, Мирҗәмнән Нәкыйп Сафин, Түбән Орыдан Гатаулла Салихов Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар.

Районның 20ләп кешесе сугышчан Кызыл Байрак, 600ләп кеше Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнде.

Фронтка 300дән артык (төгәл санын ачыклау дәвам итә) хатын-кыз алынды. Алар санинструктор һәм шәфкать туташлары, зенитчылар, элемтәчеләр, шоферлар, тимер юлчылар булып хезмәт иттеләр.

Сугыш зур югалтулар китерде, Сикертән авылыннан Галиуллиннар гаиләсенә биш уллары әйләнеп кайтмады. Төбәк-Чокырчадан Осиннар, Югары Курсадан Абдуллиннар, Корайваннан Вафиннар, Сарай-Чокырчадан Сабировлар, Мәмсәдән Вафиннар – 4әр, Түбән Курсадан Гарифуллиннар 3 улларын югалтты.

Меңләгән солдат якташларыбыз теккән өс һәм аяк киемен киде. Авыл халкы фронтны азык-төлек белән тәэмин итеп торды, армиягә икмәк, ит, сөт, яшелчә һәм бәрәңге җибәрде.

Сугыш елларында район дәүләткә 46 мең тонна икмәк, 24 мең тонна бәрәңге, 18 мең тонна ит, 5 млн. литр сөт һ.б. тапшырды.

Районыбыз халкы танклар, самолетлар төзү өчен армия фондына 2 млн. сумнан артык акча тапшырды.

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-rayony-batyrlaryn-onytmyy



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение