События

Әтиебез исән кайтты 12.05.2020

Әтиебез исән кайтты

“Мин, Гайфуллина Мәрфуга Шәрәфетдин кызы, Татарстан республикасы Арча районы Пөшәңгәр авылында туганмын, -- дип сөйли ветеран. -- Безнең балачак авыр сугыш елларына туры килде. Без гаиләдә дүрт бала идек: өч кыз һәм бер малай. Иң олысы мин. Сугыш башланганда миңа 10 яшь иде.  

Ул дәһшәтле сугыш елларын искә алсаң, әле дә йөрәкләр кысылып, күңелләр куркып, тәннәр чымырдап китә. Ач тамакны ялгарга бер сынык ипи юк, умач уып ашарга оны юк... Бәрәңге-токмачны үзен ашау түгел, исен иснәп кую - болар барысы да уй-хыял-теләк булып торды. Тамак ач, ягарга утын булмаганга, өйләр салкын-шыксыз, өскә кияргә җылы кием юк, аяк җылытырга йон итек юк...

Әтием Таҗетдин улы Шәрәфетдин сугышка чыгып китте. Бөтен тормышның авырлыгы әни җилкәсенә төште. Әниебез балалар  ач- ялангач булмасын  дип, колхоз эшен башкарды, үзенең  көчен авылны саклап калуга бирде. Без кечкенә булсак та, көчтән килгәнчә әнигә булыша идек.  Әтинең сугыштан язган хатларын түземсезлек белән көтеп ала идек. Әти язган хатны уку да олы куаныч иде безнең өчен. Берникадәр вакыттан соң, аягы яраланып, хәлсезләнеп әтиебез өйгә кайтып егылды. Без ул терелсен - тазарсын дип, күп көч куйдык. Безнең тырышлык бушка китмәде - әтинең аягы төзәлде, тазарды. Аны тагын сугышка җибәрделәр. Бик күп илләр гизеп, бик күп җирләр үтеп, күп үлемнәрдән калып, 1945 нче елда җиңү яулап,  әтиебез исән кайтты. Шундый зур сөенеч иде бу безнең өчен. Ул безне, балаларны, авырлыклар алдында куркып калмаска, һәр нәрсәне тырыш хезмәт белән табарга өйрәтте.

Мин сигез ел фермада эшләдем. Эш булгач, төрле чак булды, туңдык та, сыктадык та, суыгына – җиленә түздек. Бозланган, каткан саламны кул белән кибәннән йолкып кереп, салкын фермаларда аякларны туңдырып эшләү, үзәк-бәгырьгә үтте. Фермада эшләр кайткач, төн йокыларын йокламыйча чыпта суга идек.  Ләкин бирешмәдек, нык булдык. Үзебез ябык-чандыр булсак та, үзәгебез нык иде. Әй,  авыр, бик авыр заманнар булган ул.

Сәламәтлек, тазалык какшады инде, элек күргән авырлыклар хәзер чыга. Кыш көне дә аякка бутый киеп төрле эштә йөрүләр дисеңме, агу - химикатлар белән бернинди саклану чарасы күрмичә эшләү дисеңме - барысын да күрдек. Халык әйтмешли, Лаеш шулпасын да эчәргә туры килде.  Сугыш вакытында безне, яшь кызларны, Лаешка агач кисәргә җибәрделәр. Ул эшнең авырлыгы...

Әле бит аннан җәяү кайтасы. Кайтканда чабаталар тишелеп бетә, карлы – бозлы суны ерып кайтабыз да, кабат җиң сызганып эшкә тотынабыз.

Тора-бара тормыш бераз уңайланып китте. Носы авылы егете Фәгальгә кияүгә чыктым. Өч кыз бала үстердек. Аллага шөкер барысы да исән - сау. Ирем генә бу рәхәт көннәрне күрә алмады. Бүгенге көндә Фәния кызым тәрбиясендә яшим.

Тырыш хезмәтебезне онытмыйлар.  Хөкүмәтебез тарафыннан тапшырылган бик күп котлау хатлары, мактау грамоталары бар. “Слава” медале,  “Бөек Җиңүнең 50 еллыгы”, “Бөек Җиңүнең 60 еллыгы”, “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы” на тапшырылган медальләр.

Аллага шөкер, хәзер рәхәттә яшибез. Илебезгә бүтән мондый афәтләр килә күрмәсен. Без күргәнне балаларыбыз, оныклар күрмәсен. Дөньялар тыныч булсын, бөтен теләгем шул.”

МБГБУ “Носы төп мәктәбе”,

8 нче класс укучылары,

класс җитәкчесе Төхфәтуллина Р.Р


http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tiebez-isn-kaytty


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение