Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
19.09.2023
Күпербашта башта сарай белән мунча, бер тәүлектән соң йортлары янды
Бүген төнлә сәгать 1 тулганда (00.54) Күпербаш авылында йорт янды. Алдагы көнне кичен сарай белән мунчасы янган иде. "Янгын сүндерүчнләр килгәнче күршеләре хуҗабикәсен һәм улын тәрәзәдән чыгарган. Пешмәгәннәр, әмма бик нык курыкканнар. Әлегә тикшерү бара", - диде район янгын часте җитәкчесе урынбасары Наил Бәйрәмов. Берүк сак булыйк!
Якташлар, кем ничек булдыра ала, ярдәм итәргә чакырабыз.
18.09.2023
Танылган әдип Гариф Ахунов тууына 98 ел!
Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов) 1925 елның 18 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Өчиле авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче коммунист-активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестьяннар арасында зур оештыру эшләре алып барган өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре тәрбияләп үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, Гарифҗан 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле укуын өзәргә мәҗбур булып, колхозда зшли, 1946 елда гына яңадан училищедагы укуын дәвам иттерә. 1947—1952 елларда ул В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәмәдәбияты бүлегендә укый. Аның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә шушы студентлык елларына туры килә.
18.09.2023
Бүген Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызының туган көне!
Бүген, 18 нче сентябрь көнне, якташыбыз Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызының туган көне!
18.09.2023
Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова тууына 137 ел!
Бүген, якташыбыз, татар театрының беренче артисткаларыннан саналучы Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова тууына 137 ел!
Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова 1886 елның 18 сентябренда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Орнашбаш авылында туган. Татар театрының беренче артисткаларыннан. Буа татар театры җитәкчесе (1926-1947).
17.09.2023
“Балаларны яратмасаң, укытучы булып эшләп булмый”
Дәресләр алып бара, шигырьләр, көйләр иҗат итә, дәрәҗәле бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә керә – болар барысы да Арчаның алтынчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Ришад Сәйфетдинов турында.
16.09.2023
70 яшьлек юбилеен гөрләтеп үткәрәсе иде дә бит...
Арча Мәдәният йортында гомер буе җитәкче урыннарда эшләгән Наил Габдрахмановны искә алу кичәсе узды. Анда аның гаиләсе, хезмәттәшләре, дуслары, туганнары, якын иткән кешеләр катнашты.
Соңыннан зиратка бардылар, аның рухына дога кылдылар
15.09.2023
«Казан арты» музее хезмәткәрләре Балтачта китап тәкъдир итте
«Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Балтач районы Чутай авылында “Тарихта калган еллар” исемле китапны тәкъдим иттеләр.
Китапның төп герое Хәкимов Фәтхрахман Хәким улы Чутай авылында туып-үскән. Ул 1963нче елда Арча районында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры итеп билгеләнә. Хәкимов Фәтхрахман Хәким улы 1982 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче бу вазыйфаны башкара.
14.09.2023
Якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповны 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 14 сентябрь көнне якташыбыз Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповның туган көне!
Хөрмәтле Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыпов! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 85 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез! Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
14.09.2023
Яңа Кишеттә яңа сафка баскан авыл җирлеге бинасы үз ишекләрен ачты
Республика буенча 78 авыл җирлеге бинасы төзелгән (шуларның икесе Арча районында), 248е (дүртесе безнең районда) ныклап төзекләндерелгән.
Шушы көннәрдә Яңа Кишеттә яңа сафка баскан авыл җирлеге бинасы үз ишекләрен ачты. Тантанада барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашты, кунаклар да кайткан иде.
13.09.2023
Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды
Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин батырлыгында тәрбияләнгән егетләр яу кырында югалып калмый. Исән дә булсалар икән...
Яңа Кишет мәктәбендә махсус хәрби операция барган зонада һәлак булган Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды.
13.09.2023
“Инвестор“ җимерүне дәвам итә
Складларны ватып-ишеп бетергәч ындыр табагына тотынганнар, “ЗАВ-10“ны кискәләгәннәр, металлдан булган һәр нәрсәне ваталар, җимерәләр.
Бу башбаштаклыкны оештыручыларга карата ник чара күрмиләр, дип шалтыраталар безгә.
12.09.2023
Районыбыз горурлыгы, алар!
12 сентябрьдә Арчада бик матур тантана булды – район хакимияте каршында Арча районының шәрәфле гражданнарының Мактау тактасы ачылды.
11.09.2023
Районыбызда игътибар көтеп яткан ядкәрләр бар
Симетбаш авылында күп тапкырлар булган бар. Бу юлы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин белән алдынгы комбайнчыларны бүләкләгәннән соң басу ягыннан килеп кердек. Шунда агач-куаклар арасында посып утырган кечерәк кенә бинага күз төште.
10.09.2023
Яңа Кырлайда Ат көне
Атлар 160км, 120, 100, 80 һәм 40 км.га чаптылар. Сәгать иртәнге 4 тулып киткәч, ике ат 120 км.га кузгалды. Озын арага барысы 19 ат чапты. Быел атлар азрак,диделәр. Чөнки Россия күләмендәге ярыш. Халыкара ярыш булса, катнашучылар да күбрәк булыр иде. Башта яңгыр явар дип куркыткан иде, яумады. Көндез кыздырып та алды.
09.09.2023
Бүген, 9 сентябрьдә, Яңа Кырлайда «Ат көне» була
Ул үзе бер бәйрәм була. Ат ярышлары, төрле кызыклы уеннар, концерт... Кыскасы, килегез, күрегез бу бәйрәмне!
08.09.2023
Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне!
Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыяте президиумы әгъзасы, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
07.09.2023
Арчаның 6нчы мәктәбенең үз гимны бар хәзер
1 сентябрьдә республикабыз мәктәпләрендә, шау-гөр килеп, Белем бәйрәме узды.
Мәктәптә уку еллары кеше гомерендә кабатланмый торган мизгелләре белән истә кала торган чор ул. Белгәнебезчә, Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе – шәһәребезнең Көнбатыш микрорайонында урнашкан гүзәл уку йорты. 868 укучысы, 35 сыйныф комплекты, 56 укытучысы булган белем йортында матур бәйрәм узды. Бу уку елында мәктәпкә 1нче сыйныфка 79 бала укырга керде.
06.09.2023
Мин авылны яратам, моннан китәргә исәп юк...
“Ашытбаш“ ширкәте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин әлеге хуҗалыкта яңа кеше. Әмма кешеләрне өйрәнергә өлгергән инде ул. Алар бик кадерле биредә.
“Җайларыннан гына торабыз, каты бәрелергә дә ярамый үзләренә, – ди ул. – Араларында алтынга тиңнәре бар. Менә Рамил Сибгатуллин – шуларның берсе. Бер үзенә ике комбайн, тракторы да бар
05.09.2023
Бәхетле кешенең буш вакыты булырга тиеш түгел
Сәгыйдә Гаязова: “Мин әтигә охшаган – паровоздан алда барырга кирәк. Алдагы кешене куып җитеп узып китәргә, арттагысын уздырмаска”
Арчада яшәүче хезмәт ветераны Сәгыйдә ханым белән өендә очраштык. Соңгы елларда ул аеруча ачылып китте. Сәбәбен беләсе килде.
04.09.2023
Ленар Шакиров: «Умартачылык җиңел хезмәт түгел, гел табыш кына китереп тормый»
Ленар Шакиров турында ел саен диярлек язып торабыз, “Курса МТСы“ ширкәтендә ясалма орлыкландыру технигы булып эшли. Район, республика конкурсларында җиңүләр яулап тора. Россия конкурсында республика данын яклады һәм тагын якларга әзерләнә.
03.09.2023
Урта Пошалымда сыйныфташлар очрашты
50 елдан соң класташлар очрашуы. Урта Пошалым мәдәният йортында 50 елдан соң класташлар очрашуга җыелды. "Бик күңелле булды. Балачагыбызны, укытучыларыбызны, мәктәп елларын искә алыдык " -диеп үзенең сөенече бн уртаклашты Иҗау шәһәреннән кайткан апам Гөлфәния Гатиятуллина (фотода ак яулыктан). Оештыручыларга, мәдәният җитәкчесе Илсия Самигуллинага Аллаһның рәхмәте булсын, диде.
02.09.2023
Беренче кыңгырау беренче тапкыр чыңлады
Арчадагы Г. ЯКурсави исемендәге күппрофильле лицей кичә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы төстә файдалануга тапшырылган иде. Бүген ул үзенең укучыларын кабул итте.
Лицейны ачу тантанасын район башлыгы Илшат Нуриев башлап җибәрде.
01.09.2023
Лицей ишекләрен ачты!
Татарстан Республикасында яңа уку елында унбер яңа мәктәп төзелде. Шуларның берсе безнең районда.
31 август көнне Арчада Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейны файдалануга тапшыру тантанасы булды.
Ул видеоконференция режимында үтте. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул барлык төзүчеләргә зур рәхмәтен белдерде, педагогларны яңа уку елы белән котлап, аларга уңышлар теләде, Белем көнен бүгенге вәзгыятьне истән чыгармыйча, югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты.
31.08.2023
Яңа Кырлайда “Ат көне“ үткәрелә
2023 елның 9 сентябрендә Яңа Кырлай авылында “Ат көне“ үткәрелә. Анда атлар белән күп төрле бәйгеләр уздырылачак. Төрле конкурслар да була. Рәхим итегез!
30.08.2023
Арча стадионында Республика һәм Шәһәр көнен билгеләп үттеләр
29 август көнне кич Үзәк стадион җыр-бию, уеннардан гөрләп торды. Балалар мәйданчыгында нәни дусларыбыз өчен хәрәкәтле уеннар оештырылды. Милли йортларда иҗат коллективлары чыгыш ясады, халкыбызның "Наза", "Түбәтәйле", "Капка" һ.б уеннар уйнатылды.
30.08.2023
Арчада бәйрәм концерты узды
Район Мәдәният йорты сәхнәсендә үзешчән артистларыбыз белән бергә илебезнең төрле почмакларыннан килгән иҗат коллективлары да чыгыш ясады.
29.08.2023
Яңа Кенәр, тирә-як авыллар халкына нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр
Узган елның 2 ноябрендә эш башлаганнар. Шул вакыт эчендә гуманитар ярдәм белән сигез йөк озатканнар. Беренче машина 26 ноябрьдә китсә, соңгысы әле шушы көннәрдә генә барып кайткан.
Яңа Кенәрдән Фәния Шәрәфиева белән көтмәгәндә очраштык. Моңа кадәр аралашуыбыз сәлам бирү, хәл сорашудан үтми иде. Аның волонтерлар төркемендә икәнен белгәнгә, бу юлы шул хакта сорашырга булдык.
28.08.2023
Подведены итоги республиканского конкурса «Лучшее землячество года Республики Татарстан»
Награждение лучших землячеств по итогам 2022 года состоялось сегодня в Совете муниципальных образований Республики Татарстан. Мероприятие прошло в рамках заседания Координационного совета землячеств Республики Татарстан.
27.08.2023
Ачлыктан тилмерүче Хәмдия язмышын кино итү төнендә: «Алмаз абый, гыйбатрак сөйләш әле»
Кинорежиссер һәм журналист Александр Далматов Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча тулы метражлы фильмын төшереп бетереп килә.
Съемкаларның соңгы көннәренең берсе Питрәч районының Чыты авылында иде. Эш барышын күрергә дип, Чытыга килдем. Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин белән Гөлчәчәк Хафизова Чытыга бара иде, мин дә алар машинасына сыйдым – рәхмәт Алмазга!
27.08.2023
Һәр атнаның сишәмбесендә Арча районындагы төзелеш объектларында планлаштыру үтә
Мәдәният өлкәсенә килсәк, быел Сөрде мәдәният йорты ныклап төзекләндерелә. “Гранд-Мастер“ ширкәте биредә эшләрне төгәлләп килә, тышта территорияне төзекләндерү белән мәшгульләр. Шәп чыккан, балкып тора мәдәният учагы!
Шура авылында 46 урынга күп функцияле үзәк төзелеп бетеп килә, эчке эшләрне, территорияне төзекләндерүне төгәллисе бар. Ниһаять, авыл халкының хыялы тормышка аша. Шуралар бик лаек моңа!
26.08.2023
Бәхетле картлыгына сөенеп яши
Арча мөхтәсибәте өлкәннәрне олылый, аларга үзенең хөрмәтен һәм ихтирамын күрсәтә.
Мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин Арча станциясендә яшәүче Дания апа Әсхетдинованы 91 яшь тулуы белән котлады, аңа чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Дания апа үз гомерендә ниләр генә күрмәгән. Малмыж районының Татар Кунбашы авылында туа ул. Гаиләдә өч кыз. Әти-әнисе колхозда. Шулай яшәп ятканда сугыш башлана. Өч карт белән өч кечкенә кызны урман кисәргә җибәрәләр. Ул вакытта Дания икенче сыйныфка күчкән генә була.
25.08.2023
Съемки татарского фильма «В мае сорок четвертого» подходят к завершению
В Пестречинском районе завершаются съемки татарского фильма «Кырык дүртнең май аенда» («В мае сорок четвертого») по одноименному произведению народного писателя Татарстана Нурихана Фаттаха. В фильме рассказывается история татарской девушки Хамдии, на плечи которой легли все тяготы войны.
25.08.2023
Арчада мәктәп ярминкәсе гөрли
Бу көнне елдагыча Арча халкы көтеп алды. Чөнки мәктәп ярминкәсеннән арзан бәядән күп төрле яшелчә, җиләк-җимеш, кышка сакларга дип консервланган әйберләр һәм башка кирәк-яраклар туплап калырга була. Бүген дә халык бик күп килгән иде. Һәр мәктәп бик нык әзерләнгән. Сатыласы әйберләргә генә түгел, бизәлешкә, аларны, үзләрен тәкъдим итүгә дә зур урын биргәннәр. Нәкъ бәйрәм төсен алган ярминкә. Шунда гына концерты бара, паркта - чәчәкләр күргәзмәсе оештырылган. Андагы матурлыкка - исең китәрлек.
24.08.2023
Балаларны сөендерә алуыбызга шатмын
“Бердәм Россия” сәяси партиясе быел да “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе игълан итте.
Шул уңайдан мәктәпләрдә төрле чаралар оештырыла, анда район оешмалары җитәкчеләре катнаша.
Һәрвакыттагыча, быел да акция кысаларында күп балалы, аз тәэмин ителгән, мохтаҗ гаиләләрдәге, шулай ук әтиләре мобилизациягә алынган балаларгада уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырыла.
23.08.2023
«Кырык дүртнең май аенда» фильмының соңгы кадрлары Әтнә районында төшерелә
«Кырык дүртнең май аенда» фильмының соңгы кадрлары Әтнә районында төшерелә.
«Алдагы көннәрдә Питрәчтә һәм Юдинода төшердек. Ике көн Әтнәдә төшерәсе калды», – диде фильмның режиссёры Александр Далматов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
23.08.2023
Арчада мәктәп ярминкәсе көтелә
26 август, шимбә көнне Арчаның Җиңү паркы каршындагы мәйданда мәктәп ярминкәсе уздырылачак. Башлану вакыты - иртәнге сәгать 7.
22.08.2023
Беренче сыйныфка баручы Нәфисәгә «ТАТМЕДИА»ның бүләге тапшырылды
«ТАТМЕДИА» агентлыгы традиция буенча, быел да, редакция хезмәткәрләренең беренче сыйнфка баручы балаларына бүләкләр әзерләде
21.08.2023
Арчалар Балык Бистәсенә «Бистә шәле» фестиваленә бардылар
Арчаның "Яшь йөрәкләр" ансамбле катнашты анда. Күргәзмәләр, чыгышлар карап, бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр алып, чәйләр эчеп, күпме тәэсирләр алганнар, бик күңелле булган. Йөреп, катнашып, җиңүләргә ирешергә язсын!
20.08.2023
Кәче халкының зары бар
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов Кәче авылы кешеләре белән очрашты.
Очрашуда Экология министрлыгының Төньяк территория идарәсе, Арча сөт комбинаты, “Водоканал-Сервис“ ширкәтләре җитәкчеләре катнашты.
Кәче халкын иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – авыл уртасыннан агучы Казансу елгасының пычрануы. Бу бүген генә туган проблема түгел. Сөт комбинаты, крахмал заводы аны дистә еллар буе пычратып килделәр, әле ул елларда елга мул сулы иде. Шуңа күрә елга бер-ике тапкыр шаулашып алалар да, шелтә-кисәтүләр ясап тынып калалар иде.
18.08.2023
Төзегәннең киләчәге бар
15 августта район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов белән шул объектларда булдык.
Мәдәният өлкәсенә килсәк, быел Сөрде мәдәният йорты ныклап төзекләндерелә. “Гранд-Мастер“ ширкәте биредә эшләрне төгәлләп килә, тышта территорияне төзекләндерү белән мәшгульләр. Шәп чыккан, балкып тора мәдәният учагы!
17.08.2023
Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары
“Казан арты” тарих-этнография музее “Туган ягым - яшел бишек” проекты кысаларында оештырылган “Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары” исемле күргәзмәне велоэкскурсиядә катнашучы яшьләргә тәкъдим итте. Күргәзмә районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, күренекле Арча ягы шәхесләренә багышланган. Велоэскурсиядә катнашучылар , шулай ук оештыручылар күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.
16.08.2023
“Оялмыйча йөзгә кадәр яшә инде”
Асия апаның күзләре күрә, колаклары ишетә, аяклары йөри, әлегә кадәр хәтердән зарланмаган, соңгы вакытта гәҗит укый алмый башлаган, шуның өчен борчыла.
Шекә авылында яшәүче Асия апа Шәйхиевага йөз яшь тулды. Олы юбилеен ул балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары арасында билгеләп үтте.
15.08.2023
Бар бала да букчалы булды
Апаз урта мәктәбендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!“ акциясе кысаларында матур кичә үтте.
Бирегә быел Апаз авыл җирлегендәге мәктәпләргә беренче сыйныфка керәчәк балалар, аларның ата-аналары чакырылган иде.
14.08.2023
Киләчәктә дә бергә булыйк
2023 елның икенче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” район газетасына 3233 кеше язылды. Бу узган елның икенче яртыеллыгына караганда күпкә артык.
13.08.2023
Арча стадионында физкультурачылар көне билгеләп үтелде
Бу бәйрәм профессиональ спортчыларныкы гына түгел. Аны иртән йөгерүчеләр дә, гимнастика белән шөгыльләнүчеләр дә, велосипедта йөрүчеләр дә билгеләп үтә ала. Россиякүләм Физкультурачы көне быел 12 августка туры килде
12.08.2023
Күлтәснең Күлтәсие бар!
Татар халкының йөзек кашлары булган язучыларыбыз Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Сибгать Хәким, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, мәгърифәтчеләр Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗәни белән беррәттән атала торган тагын бер якташыбыз бар әле безнең. Сүз Шәмсетдин Күлтәси турында бара һәм, дөресен әйткәндә, аның кем икәнлеген белүчеләр аздыр.
11.08.2023
Арчалар сәяхәттән кайтты
Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр... Ташламалы юлламалар белән автобуста Мәскәүгә, Санк-Петербургка, Төньяк Кавказга, самолетта Абхазиягә, теплоходта Түбән Новгородка, әле яңа гына автобуста Чабаксарга бардылар.
10.08.2023
Рәмзия - районда бердәнбер хатын-кыз комбайнчы
Арча районындагы бердәнбер хатын-кыз комбайнчы «Ташкичү» ширкәтендә эшли.
8 августта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, район хатын-кызлар Советы рәисе Альмира Гатауллина Рәмзия Хәбибуллина белән басуда очраштылар. Альмира Гатауллина аңа Рәхмәт хаты, бүләкләр тапшырды.
Рәмзия ире Рәдиф белән озак еллар комбайнда эшли. Аларның бергә гаилә коруларына 35 ел тулды. Киләсе елга икесенең дә юбилейлары булачак.
09.08.2023
Истәлек тактасын ачу
Арчаның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты хезмәткәрләре һәм РСФСРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Фәтхрахман Хәкимовка багышланган истәлек тактасын ачу чарасы узды.
08.08.2023
Айван авылында «Авылым кичләре». Кайтып киләм авылыма.... Туган өем тарта мине...
Айван мәдәният йорты бакчасында авылдашлар җыелды. Арча станциясеннән дә килгәннәр иде. Авылдашлар күп җыелды. Афәрин, оештыручылар! Гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләгән Гөлзилә Миңнуллинага, Айван мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Ялаева һ.б. рәхмәт. Шундый матур, дулкынландыргыч очрашу булды. Казаннан артистлар да кайткан иде. Авылым кичләре Рәдиф Исмәгыйлев башкаруында "Айваным" җыры белән башланып китте. Бәйрәмне җыр, бию ансамбльләре дәвам итте.
07.08.2023
Югары Пошалымда яшәүче Рөстәм Зыятдинов: «Булышырга авылның мулласы гына килде, башка кеше күренмәде»
Югары Пошалым авылында яшәүче Рөстәм Зыятдинов башка беркемгә дә ошамаган, шуңа аны төрле кеше төрлечә кабул итә.
Мин үзем, мәсәлән, андый кешеләргә хөрмәт белән карыйм. Узган ел мин аның турында: “Кайберәүләр кебек диванга кырын ятып, көнбагыш чертләтеп, телевизор карап ятса ни була инде? Юк, һаман нәрсәдер җитми аңа”, – дип язган идем.
06.08.2023
Арчада узган велосәяхәттә 100дән артык кеше катнашты
21 июль көнне шәһәрдә велосәяхәт узды. Аның максаты шәһәрдәге велосипедчылар өчен яңа юлларны сынап карау, Арчаның тарихы һәм бүгенгесе белән якыннан танышу, аның үсешен күзаллау иде.
Ул көнне тагын бер кат велосипедта йөри алмавыма үкендем. Балачакта өйрәнергә мөмкинлек булмады, яшьлектә булганыннан да файдалана алмадым, хәзер терсәкне тешләргә соңарып барам бугай инде. Үзем ул көнне велосипедчылар арасында булып, андый тәэсирләрне кичерә алмасам да, кызыгып читтән күзәтү дә ниндидер бер рәхәтлек бирде.
06.08.2023
Безнең Ленар – чемпион!
Безгә бирү өчен, дип уйламагыз тагын, республика күләмендә 26 июльдә узган бәйгеләрдә яулап алган бүләкләре ул аның. Дәү кубок, чемпион тасмалары, Рәхмәт хатлары, медальгә кадәр бар.
Фотога төшкәндә дә үзенең кочагына гына сыймады, аңа район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов ярдәмгә килде.
05.08.2023
Мөрәледә яшәүче Әлфия апа Җәләлиева йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Узган атнада Мөрәледә яшәүче Әлфия апа Җәләлиеваның йөз яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Йөзьяшәр әбине котларга Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре белән район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде.
04.08.2023
Ялга кайткан райондашларыбыз белән очрашу
Арча район башлыгы Илшат Нуриев 4 августта мобилизация буенча махсус хәрби операциядә катнашучы, хәзерге вакытта ялга кайткан райондашларыбыз белән очрашты.
Очрашуда район хастаханәсе, социаль яклау бүлеге, хәрби комиссариат, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчеләре катнашты.
03.08.2023
Афәрин, авылдашлар!
- Авылдашыбыз Рөстәм Зыятдинов елганы бияп, күл ясады, балыклар җибәрде, - дип сөйләде Гөлгенә. - Күлнең суы ага торган итеп эшләнде. Бүген дә анда эш бара. Авылдашлар Рөстәм Зыятдинов белән Нуриев Фирдинат кул тирәсендәге юлга асфальт җәяләр. Шулкадәр әйбәт итеп басма ясап куйганнар. Күпме хезмәт! Афәрин! Аллаһның рәхмәте булсын сезгә, авылдашлар!
02.08.2023
Урам халкы чаң суга
Илфат Шакиров: “Юл һәлакәте булып берәр кеше үлсә, шунда ук программа да барлыкка килә, акчасын да табалар”.
Арчаның Вахитов урамында район һәм шәһәр җитәкчеләре бер төркем халык белән очрашып, аларның зарын тыңлады.
01.08.2023
«Каурый каләм»нәр «ТатАрчаҖәй» ял итү аланында
Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе әгъзалары Арча педагогия көллиятендә "ТатАрчаҖәй" ял итү аланында ял итүчеләр белән очрашты. Бу аларның анда беренче генә булулары түгел. лагерьның беренче сменасы барышында да бик матур кичә үткән иде. Һәм яңадан безнекеләр төрле төбәкләрдән килеп ял итүче егет һәм кызларны үзләренең чын татар телендәге иҗатлары белән таныштырды.
28.07.2023
Арчадан «Әлифба» командасы беренче урынга лаек булды
Болгар шәһәрендә «Ага Базар» Халыкара этномәдәни фестиваль кысаларында «Аулак өй – көрәш» Төбәкара проектының финал ярышлары узды.
«Аулак өй – көрәш» төбәкара конкурсы милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау максатыннан ел дәвамында үткәрелә.
27.07.2023
Ташкичүдә «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узды
Арча районы Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» ачык фольклор фестивале узды. Фестивальда катнашу өчен төрле төбәкләрдән 84 коллектив гариза биргән.
«Сөлгеле капка» фольклор фестивале безнең районда икенче тапкыр үткәрелә. Узган елны 48 гариза килгән булса, быел гаризалар саны 80нән артык. Гаризалар төрле өлкәләрдән һәм якын тирәдәге Мамадыш, Питрәч, Теләче, Саба, Әтнә, Биектау районнарыннан килде.
26.07.2023
Арчада «Автоледи - 2023»тә кем җиңде?
22 июльдә Арчада хатын-кыз машина йөртүчеләр арасында «Автоледи - 2023» осталык ярышлары булды.Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ничек белүләрен һәм фигуралы йөрүдә дә күнекмәләрен исбатладылар.
25.07.2023
Юбилеең белән!
Районыбызның иң абруйлы хуҗалык җитәкчеләренең берсе Рөстәм Габдуллаҗан улы Хәйруллинга 60 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, хезмәттәшләре, дуслары килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин юбилярга район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды.
24.07.2023
Кубок – Кырлайда!
Узган шимбәдә узган киңәшмәдә терлекчелектә беренче яртыеллыкка һәм июнь аена йомгак ясадылар. Район башлыгы Илшат Нуриев җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Күчмә кубокка “Кырлай” ширкәте лаек булды. “Яңарыш” ширкәте икенче, “Северный” ширкәте өченче урында.
23.07.2023
Катык эченнән акча эзләдем. Аны табуы бик җиңел, алу кыен икән
Питрәч урманы ул көнне гөрләп торды. Җыр-бию тынмады, уеннар, ярышлар алышынды, рәхмәт хатлары ияләрен тапты.
Узган җомгада Питрәчтә журналистлар Сабантуе булды. Быел ул икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел Сабада булган иде.
22.07.2023
Арчада зона киңәшмәсе
21 июльдә "Игенче" ширкәте базасында игеннәрне урып-җыю, көзге чәчү һәм башка мөһим эшләргә багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Дмитрий Яшин, Рафаэль Фттахов, район башлыгы Илшат Нуриев 11 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашты.
21.07.2023
Арча буйлап велоэкскурсия үтте
Бүген Арчада велоэкскурсия булды.Анда велосипедта йөрергә яра канике йөздән артык кеше катнашты. Өлкәннәр, яшьләр, балалар да бар иде Спорткомплексы яныннан башланвп китте һәм шәһәрнең күп урыннарыннан үтеп, стадионда тәмамланды ул. Анда инде бергәләп коймак белән чәй эчтеләр. Шәһәр белән дә таныштылар, энергия дә тупладылар.
20.07.2023
Арчада «Автоледи-2023» бәйгесе була
Ул 22 июль көнне узачак. Үзләрен сынап карарга телүче хатын-кыз транспорт белән идарә итчеләрне көтәләр. Бәйге иртәнге тугызынчы яртыда башлана. ДОСААФ оешмасы территориясендә узачак.
19.07.2023
Алар бер-берсен бер күрүдә ошаталар
Шушмабаштан Рәмзия белән Габделфәт Кәримовларны балалары Арчага кунакка чакыра. Район Мәдәният йорты янында очрашырбыз, диләр. Менә алар Мәдәният йорты янына килеп туктадылар. Ашыкмый гына машинадан төштеләр. Ә аларны каршы алучы юк... Килеп җитмәделәрме икән?! ЗАГС мөдире Фәридә Бәхтиярова яннарына килеп, исәнләшеп, әйдәгез эчкә керәбез, дип дәште. Аптырашып иярделәр...
16.07.2023
Бергә яшәүләре бик күңелле
Парлап яшәүләре бик күңелле
Авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләр арасыннан 18 гаиләне сайлап алганнар икән, димәк, алар мондый зурлауга лаек.
10 июль көнне район башлыгы Илшат Нуриев һәм аның хатыны Гөлнур ханым районның иң күркәм гаиләләрен тантаналы кабул итте.
15.07.2023
Журналистлар сабантуенда
Кичә Питрәчтә журналистлар Сабантуе булды. Җигелгән атта җырлап, биеп күңелле итеп бирнә җыйдылар. Һәр редакция үз бирнәсен әзерләп килгән иде. Артистлар күңелне ачты. Урман уртасындагы аланда уенлы, ярышлы, көрәшле бәйрәм гөрләде.
14.07.2023
Урак өсте башлана
14 июльдә “Игенче” ширкәте базасында игеннәрне урып-җыюга багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, төрле хезмәтләр вәкилләре катнашты.
13.07.2023
Тренер Газинур Юнысович укучысы Алмаз белән горурлана
Арчадан Алмаз Закировны мәктәп елларыннан беләбез. "Арча"спорт комплексында таэквон-до секциясендә шөгыльләнде. Тренеры Газинур Юнусович Борханов. Без Алмазның җиңүләре турында язып тордык. Татарстан, Россия, Европа чемпионы! Әтисе Илфат Закиров районның таэквон-до федерациясе рәисе. Аның ярдәмен һәрчак тоеп торалар. Алмаз Арчаның 1нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлады. Аның исеме районның "Йолдызлар аллеясы"на кертелде. Әле яңа гына Казанның Архитектура-төзелеш университетын тәмамлады. Кызыл дипломга!
12.07.2023
Сагынып гомер иттем
Җан авазы. Арчада яшәүче Роза Шәйхетдинова яза.
САГЫНЫП ГОМЕР ИТТЕМ
Бу көннәрдә март аеның җылы кояшына, йомшак тәңкә карларына, ак бураннарына да сөенеп, якты дөньяга аяк баскан һәр иртә - кичемә шатланып яшәп ятам. Бу язны бик сагы нып, көтеп алдым.Яшь тә үзенекен итәдер инде, көздән үк кәефсезләнеп йөрдем дә, урын га ук ятып, озак кына авырып алдым. 38,5 градус температура белән ята идем, өй теле фоны чылтырады, барып трубканы алдым.
11.07.2023
Без бүген «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Айрат Әүһәдиев гаиләсендә булдык
Яңа Иябашта Айратның хатыны Алсу, кызлары Адилә, Алия, Әминә каршы алды безне. Бик ачыклар. Өйләре ялт иткән. Айрат бөтен нәрсәне үзе эшли икән. Төзелештә эшләгән. 43 яшьтә. Ә Алсу өйдә балалар белән. Кечкенәсе 5 яшьлек Әминә әтисенең фуражкасын киеп "Россия" дигән җырны да җырлап күрсәтте. Айрат апрельдә ялга кайтып киткән. "Китәргә бер атна калгач, кулы шеште, - дип сөйләде Алсу. - Әйдә больницага дигәч, юк бармыйм, барсам, мине монда калдыралар, мин анда кирәк, минем анда иптәшләр, диде.
10.07.2023
Арчага эшлекле сәфәр белән кунаклар килде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итә.
Тыва Республикасы Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Алик Кертик-оолович Монгуш һәм авыл хуҗалыгы министры Алдай-Мерген Алдандайович Ховалыг Арча районына эшлекле сәфәр белән килделәр. Кунаклар Яңарыш агрофирмасында терлекләрне ашату, тәрбияләү технологияләре һәм терлекчелектәге программалар белән таныштылар, азык әзерләү үзәгендә булдылар. Ихлас кооперативында һәм Арча сөт заводында сөт кабул итү пунктын карадылар, премикслар һәм сөт продукцияләре эшләү линияларының эшчәнлеге белән таныштылар.
09.07.2023
Арчада гаилә көне уңаеннан гаиләләр ярышты
Җомга кичендә Арча стадионында гаиләләр катнашында “Бергә күңелле” исемле гаилә марафоны үтте. Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.
Арчаның 1, 2, 6нчы мәктәпләреннән, 5нче гимназидән килгән 18 гаилә бергә төрле кызыклы ярышларда катнашты. Әтиләр дә, әниләр дә, балалар үзләре дә стаионны гөрләтте. Рәсем дә ясадылар, велосипедта да ярыштылар, гаиләләренә кагылышлы кызыклы сорауларга да җавап бирделәр һ.б. Районыбызның үзешчән сәнгать осталары үзләренең матур җырлары белән куандырды.
08.07.2023
Мөселман яшьләре ял итте
Узган атнада иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете көннәре иде. Шул уңайдан Яңа Кенәр мәчете әһелләре, авылның битараф булмаган мөселманнары зур спорт чарасы һәм балалар өчен күңелле ял уздырды.
Авыл мәктәбенең спорт мәйданнарында ярышлар барса, аерым мәйданчыкта кечкенә балалар өчен дини уеннар узды. Балалар өчен тәм-томнар, уен чаралары һәм корбан итеннән пешерелгән пылау белән кайнар чәй – бар да бушка иде.
07.07.2023
Арча сыеры вице-чемпион!
"Кыр-2023" Бөтенроссия көне кысаларында нәселле сөтле сыерлар үрчетү буенча конкурс җиңүчеләрен билгеләделәр. Кыр көне "Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә үтте. Өч призлы урын билгеләнде. Гранд чемпион - Яшел Үзән районы "Идел артында нәсел эше". Чемпион - Мөслим районы "Август Мөслим". Вице- Чемпион Арча районы "Яңарыш" хуҗалыгы. "7 төрле параметрлар буенча бәя бирелде, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин. - "Яңарыш" агрофирмасы сыеры 3 урынны алды. Көнгә 40 литр (бер савуга 2 чиләк!) сөт бирә. "Яңарыш" агрофирмасы көнгә уртача һәр сыердан 32 литр сөт сава". Котлыйбыз!
06.07.2023
Югары Пошалымда 12 сыер калган..
5 июльдә өч Пошалым авылының пайчылар җыелышы булды. Урта Пошалым мәдәният йортына күптән моның кадәр халык җыелганы юк иде, диләр.
Җыелырлык та шул. 2019 елда инвестор килгәндә 607 сыеры булган “Төрнәле-Пошалым“ ширкәтендә бүген нибары 63 сыер калган, атаклы Югары Пошалым фермасында нибары 12 сыер басып калган. Алары да юкка чыгачак.
Күпме терлекчесе, механизаторы булган хуҗалыкта шундый хәл. Булдыра алганнар Шурабашка кадәр барып эшләргә мәҗбүр. Ә без һаман авыллар нигә бетә, дип аптырап йөргән булабыз.
05.07.2023
Арча районы атлары Малмыжда җиңеп кайтты
"Айзат Сәләхов" фермер хуҗалыгының ике аты Киров өлкәсе Малмыж районы Калинино авылында үткән сабантуенда ярышта катнаштылар. Ярышта барысы 38 ат катнашкан. Чиста токымлы айгырлар ярышында (2 км) А. Сәләхов аты Адмирал 1нче килә. Бияләр арасында шулай ук А.Сәләхов аты Каталия бил кушаматлы ат финишка беренче килә. Финалда Адмирал шулай ук беренчелекне бирми. Ә Каталия бил өченче нәтиҗәне күрсәтә. Җайдаклары - Сергей Изосимов һәм Зөлфәт Рамазанов. Котлыйбыз!
04.07.2023
Көллияттә чыгарылыш кичәсе
Арча агросәнәгать көллиятендә чыгарылыш кичәсе үтте. Тантана Мәдәният йортында үтте. Егетләр һәм кызларны көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев котлады. Яшьләргә яңа тормыш юлына ачкыч - дипломнар тапшырылды.
03.07.2023
Гореф-гадәтләр елы уңаеннан арчалар Казан Сабантуенда никах күренешен тәкъдим итте
Никахтан соң яшьләрне уфалла арбасына утыртып, аерылмыйча яшәгез, дип кияү мунчасына озаттылар.
Нәкъ элеккечә килеп чыкты ул. Мулла никах укыды, кода-кодагыйлар җырлашып бүләк алышты, аннан яшьләрне (Илназ Абзалов белән Ләйлә Хәкимова) кияү мунчасына озаттылар. Безнекеләр ишегалдына кергән республика Рәисе Рөстәм Миңнехановны кияү ягыннан төп кунак итеп каршы алдылар.
02.07.2023
Арчалар Мәскәүдә икенче тапкыр чемпион булдылар
Арчаның 6нчы мәктәбе командасы (тренеры Фәнил Һидиятуллин) Мәскәүгә тэг-регби ярышында катнашып, чемпион булдылар. 2012-2013 елгы укучылар. 5 А сыйныфыннан Дина Абдеева "Иң яхшы уенчы" исеменә лаек булды. Котлыйбыз! Финалда алар Яр Чаллы командасы белән уйнап, өстен чыктылар. Яр Чаллы командасы 2 нче урында, Ростов командасы 3 нче урында.
30.06.2023
Арчалар уңыш яулый
Ит терлекләре буенча "Пионер" хуҗалыгы зоотехнигы-селкционеры Стройнова Светлана Юрьевна республикада 2нче урында. Котлыйбыз!
В Республиканском конкурсе среди зоотехников-селекционеров мясного скотоводства специалист ООО "ПХ Пионер" Стройнова Светлана Юрьевна показала второй результат. Поздравляем!
29.06.2023
Арчалар теплоходта сәяхәткә чыгып киттеләр
Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы әгьзалары - укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр өч көнлек сәяхәткә чыгып киттеләр. Безнең районнан барысы 19 кеше. Бүген юлга кузгалдылар. 30 июнь көнне Түбән Новгород шәһәренә килеп җитәселәр. Теплоходта күңелле. Программа эчтәлекле төзелгән. Концертлар, караоке, кино, мастер-класслар... Новгордта тагын сәяхәтләр оештырылачак. Күңелле яллар телибез!
28.06.2023
Татарстан прокуроры Арчаның элекке прокуроры Мөбәрәк Әшрәповны 95 яшьлек юбилее белән котлады
Арчага Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков килде. Ул прокуратура органнары ветераны Мөбәрәк Әшрәповны 95 яшьлек юбилее белән котлады, аңа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Юбилярны бүләкләү турындагы Указны 2023 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
27.06.2023
Дус яшик, тату яшик, матур яшик
Кыз озатасы өйнең капкасы төбенә кадәр ачык. Аны озатырга күршеләр, туганнар җыелган, урам буйлап җырлап “Яшь йөрәкләр” килә
Урам буйлап килгән кияү машиналарын бөтен тирә-як каршы алды.
Ничек “Яшь йөрәкләр” вокаль ансамбле анда килеп чыккан? Бу хакта без җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина белән сөйләштек.
26.06.2023
Район күген балкытучы йолдызларыбыз бүләкләнде
Район Мәдәният йортында “Сәләтле балачак – 2023” дигән исем астында халыкара, бөтенроссия, республика олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучыларны бүләкләү тантанасы узды.
2022-2023 уку елында районыбыз мәктәпләрендә укучылар төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында барысы 136 призлы урын алган, шуларның 12се – җиңүче, 124е – призер. Әлеге укучылар район Мәдәният йорты сәхнәсен балкытты.
25.06.2023
Бүген якташыбыз Гыймаев Илшат Сәхап улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!
Бүген, 25 нче июнь көнне, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Гыймаев Илшат Сәхап улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!
Илшат Сәхап улы Гыймаев 1963 елның 25 нче июньдә ТАССРның Арча районы Иске Муй авылында туа.
25.06.2023
Авыз тутырып “әти“ дип әйтә алсаң иде...
22 июньдә илебез Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтте
82 ел элек немец фашистлары СССР чикләрен үтеп кереп, тыныч йоклап яткан кешеләр өстенә бомбалар яудыра башлыйлар, халкыбыз өчен Бөек Ватан сугышы башлана.
Арчаларга бу коточкыч хәбәрне радио җиткерә. Сугышның беренче көнендә үк 1905-1918 елларда туган хәрби бурычлыларны мобилизацияләү турында Указ игълан ителә. Фронтка озатулар башлана. Китүчеләр үзләрен аямыйча Ватанны сакларга ант итәләр. 1941 елда хәрәкәттәге армиягә авыл хуҗалыгында, оешма, предприятиеләрдә эшләүче ир-егетләрнең яртысыннан артыгы алына.
24.06.2023
Арчалар Казан Сабантуенда
Бүген Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре, районыбызның сәнгать осталары Казан шәһәрендә узучы Сабантуй бәйрәмендә чыгыш ясады. Кунакларга "Никах" йоласын күрсәттеләр.
23.06.2023
Кечкенә авыл халкының бердәмлеген күрсәткән зур чара узды
Узган якшәбедә 56 хуҗалыгы булган район чигендә үк урнашкан Югары Оры авылында әнә шундый чара булып узды.
Кечкенә авыл халкының бердәмлеген күрсәткән зур чара ул. Беренче тапкыр гына түгел, ел да үткәрелеп килә. Һәм моны оештыруда төп рольне 28 ел Югары Оры клубы мөдире булып эшләгән Мөнирә Вәлиева башкара. Кызы Лилия һәм ире Назыйм булышлыгы белән.
23.06.2023
Мәчетләрдә рухи-сәламәтләндерү курслары
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Арча районы территориясендәге (шәһәрдә, авылларда)күп кенә мәчетләрдә Ислам динен өйрәнү буенча рухи-сәламәтләндерү курслары уза.
Малайлар һәм кызлар берничә көн дәвамында дин нигезләрен, тәһәрат алырга һәм намаз укырга өйрәнәләр, ата-аналарга һәм өлкәннәргә карата булган игелекләр турында беләләр. Шулай ук, саф һавада актив уеннар уздырыла. Бу балаларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү өчен уңай мөмкинлек.
22.06.2023
Җиңү паркында хәтер көне үткәрелде
Сугыш башланганга 82 ел. 22 июнь таңы кешелк җәмгыятен тетрәткән көн. Кичен шәмнәр белән Җиңү паркына җыелдылар. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, Форпост, яшьләр бүлеге, район ветераннар советы - бар да паркта иде. Сугышта әрәм булган солдатларны, сугыш ветераннарын тскә алдылар. Алар рухына дога укыдылар. Сугыш чоры балалары Илдус абый Сәгьдиев, Рая апа Фәтхуллина да килгән иде. Алар сугыш афәте турында сөйләделәр, ил-көннәребез тыныч булсын дип теләделәр.
21.06.2023
Арчада сәләтле укучыларны котладылар
Район Мәдәният йортында районыбызның иң сәләтле, иң тырыш укучылары җыелды. Биредә “Сәләтле балачак – 2023” дигән исем астында халыкара, бөтенроссия, республика олимпиадаларында җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучыларны бүләклү тантанасы узды.
20.06.2023
Арча Укучылар сараеның яшь туристлары 10 чакрымнан артык юлларны җәяү үтә
Яшь туристлар уку елын тәмамлап, җәйге походка чыктылар
13 июньдә тренерлар Ленар Сафин һәм Л.Камалетдинова җитәкчелегендә балалар Арчадан Чокырча авылына кадәр араны җәяү үттеләр.
Юлда педагоглар урамнар, биналар тарихы турында сөйләделәр. Балалар таныш урыннар турында яңалыклар белделәр. Поход кысаларында мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
19.06.2023
Бу – киләчәктә эшкә урнашу мөмкинлеге дә
“Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр быел да призлы урыннарны яулады.
Алар “Абилимпикс” инвалидлар өчен һөнәри осталык чемпионатында катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Үзәктә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Белгечләр бик көчле. Һәрберсе үз вазыйфасына намус белән, күңел биреп карый. Әмма балалар, өстәвенә, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар белән эшләүгә ул гына җитми. Монда һәрберсенә шәхси якын килергә, аларның укытучысы, тәрбиячесе генә булып калмыйча, киңәшчесе, хәтта сердәшчесенә әверелергә, кызыксындыра белергә кирәк.
19.06.2023
Югары Пошалымда авылым кичләре
Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова сөенеп хәбәр итә.
- Авылдашларны, дусларны, сыйныфташларны очраштыра торган кич, - ди Гөлгенә. - Илдус һәм Гөлсинә Саттаровалар оештырды. Казаннан артистлар да кайтты. Авылыбызның иганәчеләре ярдәм итте. Бик күңелле булды.
18.06.2023
30 ел элек...
30 ел элек Арчада тарихи вакыйга була. Бу турыда мәчеттә укытучы Зәбидә Гаяз кызы Шакированың истәлек язмасын тәкьдим итәбез.
17.06.2023
Бүген Сикертәндә шаулап-гөрләп сабантуе үтте
Казаннан "Ак Барс" Холдинг компаниясе" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Егоров Иван Михайлович урынбасары белән кайтты. Арчадан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты. "Ак Барс" агрокомплексы җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов ачып җибәрде. Сабантуйны Казан артистлары алып барды. Ат чабышы, төрле уеннар, җыр-биюләр белән бик күңелле үтте милли бәйрәм.