|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
28.03.2021
Якташыбыз Шамил Әхмәтҗановның Шамил Әхмәтҗановның 80 яшьлек юбилей концерты узды
Татарстанның халык артисты, райондашыбыз Шамил Әхмәтҗановның 80 яшьлек юбилей концерты узды. Арча район мәдәният йорты сәхнәсен Татарстан җыр һәм бию ансамбле гөрләтте. Чулпан Әхмәтҗанова һәм Шамил абыйның шәкерте Аршак Алтунян җырлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Районыбызның "Яшь йөрәкләр", "Арча бизәкләре", Талисман" җыр һәм бию төркемнәре, яраткан җырчыбыз Дамир Гасимов чыгышлары бәйрәм бүләге булды. Шамил ага үзенең җырлары белән күп тамашачыларыбызны яшьлекләренә алып кайтты...Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-yubiley-kontserty-uzdy
