|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
01.06.2021
Руслан Әһлиев балаларны сыйлады
Балаларны яклау көнендә балалар кунак булды
Күп кенә изге эшләре белән танылган райондашыбыз Руслан Әһлиев бүген дә саваплы эш башкарды. Опека һәм попечительлек бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны кунакка чакырды ул. Арча шәһәрендә урнашкан өч кафе белән берлектә әлеге балалар кайнар ризык белән сыйланды. Шулай ук кафеларга аниматорлар килеп сабыйларның күңелләрен күтәрде.
Районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рәфия Гумеровна Руслан Әһлиевка зур рәхмәтләрен җиткерә.
Русланның командасындагы Казанда яшәүче Лилия Хаматдинова әлеге балаларга бүләкләр алып кайткан иде.
Шундый изге күңелле яшьләр мисалында киләчәк буын изгелеккә өйрәнеп үссә иде.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ruslan-balalarny-syylady
