События

“Тукай юлы” дигән ял аланы янында очраштык 05.06.2021

“Тукай юлы” дигән ял аланы янында очраштык

Район авыл җирлекләре башлыклары Наласа авыл җирлегендә (Наласа, Урта Бирәзә авыллары) булдылар.

Район Советының икътисади үсеш, авыл хуҗалыгы, тирә-юньне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы иде ул. Башлыклар урыннарда булып, уңай күренешләрне өйрәнеп, тәҗрибә тупладылар. Күчмә утырышта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова катнашты.

Наласа авылы чигендә – “Тукай юлы” дигән ял аланы янында очраштылар. Иң беренче Наласа мәктәбенә кердек. 1980 елда төзелгән, 2016 елда ныклап төзекләндерелгән мәктәп. Узган ел мәктәп янына өр-яңа спорт мәйданчыгы эшләнде. Мәктәп директоры Булат Гыйззәтуллин мәктәп тормышы, олимпиада призчылары, көрәшчеләре, спортчылары турында  сөйләде. Авыл мәктәбендә төрле спорт секцияләре, түгәрәкләр эшләвен әйтеп үтте. 69 бала укый. 18 укытучы эшли. Зур мәктәп бакчасы белән дә таныштык. Күп итеп суган, кәбестә утыртканнар. Ике парникта шаулап помидор, кыяр үсә.

Юл уңаеннан күп итеп мал асраучы Шаһисламовлар хуҗалыгына кереп чыктык. Савым сыерлары арканда, көтүдә иде. Гөлнар үзе китапханәдә эшли. Ире Маратны бик мактады. “Кулы эш белә, – дип сөйләде ул. – Җәйге чәй эчү урынын да ул эшләп куйды. Менә веранданы эшләп бетереп килә. Терлекләр торагын да ул эшләде. Улыбыз да булыша”. Тырыш булсаң гына мал асрап була шул. Андыйларга дәүләт тә ярдәм итә: грантлар бирә.

1972 елда төзелгән мәдәният йорты дәүләт программасы нигезендә ныклап төзекләндерелгән. Яңа сулыш кергән бинада рәхәтләнеп “Мирас” ансамбле чыгышын карадык. Бар да гармунда уйный: мәктәп баласы да, хатын-кызлар, урта яшьтәгеләр, өлкәнрәкләр дә. Ә гармунда уйнарга Арча сәнгать мәктәбе филиалы педагогы – баян классы­ укытучысы Булат Сафиуллин өйрәтә. Наласада туып‑үскән егет. “Мирас” ансамбле җитәкчесе –  Чулпан Сабирова.

1998 елда төзелгән мәчет шулай ук яңа сулыш алган. Имам Зөфәр Нәҗметдинов зур итеп төзелгән мәчетнең буш тормавы турында сөйләде.  Зур бинаның икенче катына менә торган бас-кычлар өр-яңадан эшләнгән, зал идәнендә бик матур келәмнәр. Барысы да авыл халкы, иганәчеләр ярдәме белән эшләнгән.

Наласаның өр-яңа балалар бакчасы әллә каян үзенә дәшеп тора. Авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова яңа балалар бакчасы салдыру буенча ел саен депутатларга мөрәҗәгать итә. Депутатлар бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка да җиткерәләр. Тырышып йөрүләре бушка китми, Президент бу мөмкинлекне өстәмә рәвештә бүләк итеп бирә. 2020 елның августында алар яңа бакчалы булалар. “Хәйран тир түгелде. Иске медпункт, почта, балалар бакчасы биналарын сүтәргә туры килде, – ди башлык Илфира ханым. – Рөстәм Миңнеханов эшнең барышы белән кызыксынып торды, 6 майда үзе кайтып карады. Шуңа да бу бакча Президент бүләге дип йөртелә”.

“Игенче” ширкәте үз хуҗа-лыгында эшләүчеләргә төзеткән яңа 5 йортны да карадык. Алар әллә каян күренеп тора.

Урта Бирәзәгә юл тоттык. Республика программасы буенча 30 башка исәпләнгән мини ферма төзегән Әлфия–Таһир Гобәевлар хуҗалыгында булдык. Дүрт балалы Әлфия ханым: “Чүәк фабрикасында, кибеттә эшләдем, – дип сөйләде. – Хәзер менә үзебез терлекләр асрыйбыз. 13 сыер бар. Бозаулар, үгезләр тотабыз. Тырышкач, файдасы да бар”. Наласа авыл җирлегендә 7 хуҗалык кечкенә фермалар төзү программасы буенча 120–200әр мең сум акча алган.

Шушы ук авылдагы “Искра” кооперативы белән дә таныштык. “Кооперативлар оеша башлагач, Илфирга үзем әйттем: әйдә кооператив оештырып карагыз, дип. 23 сутый җир алып тотындылар”, – дип сөйли Илфира Шакирова. “3 млн. сумлык грант алдык, – дип сөйләде Илфир Шакиров. – Тавык, үрдәк, каз, ат итләре ыслыйбыз, колбаса ясыйбыз. Башта бинасын эшләдек. 1 млн 800 мең сумлык җиһазлар, 1 млн 300 мең сумга “Газель” машинасы алдык. Менә хәзер тагын 2 млн. сумлык җиһазлар сатып алдык. Эшне киңәйтергә исәп”.

Ахырдан Урта Бирәзәнең яңа күпфункцияле үзәгендә күчмә утырышның йомгаклау өлеше булды. “Җирлектә бик күп эшләр барганын үзегез күрдегез, – дип сөйләде Илфира Шакирова. – Безнең җирлектә 8 шәхси эшмәкәр, КФХлар белән бергә барысы 30 хуҗалык үз эшен алып бара. 9 ел эчендә субсидия акчасына 17 йорт салынды. Бетеп барган Урта Бирәзә авылын торгыздык. Әби-бабайлары нигезенә оныклары йорт салды. Революциягә кадәр 109 йорт булса, бүген Урта Бирәзәдә 99 йорт бар. Сатыласы йортларны да миннән башка сатмагыз, дип әйтеп куям. Теләсә кемгә саттырасы килми”. Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова Наласа авыл җирлеге эшен уңай бәяләде һәм уңышлар теләде.

Язмамны Наласа мәктәбе бакчасына язып куелган халык мәкале белән тәмамлыйм: “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”. Янәшәдә икенчесе дә язылган: “Ялкау сәбәбен табар”.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tukay-yuly-dign-yal-alany-yanynda-ochrashtyk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение