События

"Ракета" командасы Сочидан җиңү белән кайтты 07.06.2021

"Ракета" командасы Сочидан җиңү белән кайтты

Сочида Европа чемпионнары кубогына хоккей ярышлары булды. 2010 елгы хоккейчы малайлар хоккей уйнады. Төрле өлкәләрдән 8 көчле комада Кубок өчен көрәште. Арчадан "Ракета" командасы уйнады. Тренеры -- Евгений Тимощук. Уеннар 31 майдан 6 июньгә кадәр барды.

Иртән Арчаның 5 гимназиясе директор урынбасары Илфира Вәлиева шалтырата. Дулкынланган.

- Безнең малайлар (улы Айзат та шушы командада) Сочидан җиңү белән кайта. Бүген көндезге сәгать 2нче яртыда Арча Боз сарае янында каршы алачакбыз. Пресса да булса, яхшы булыр иде, - диде.

Әлбәттә, җиңүче малайларны каршы алачакбыз. Әти-әниләр, Боз сарае өчен генә түгел, район өчен дә зур шатлык бит бу!

Без килгәндә Арча Боз сарае янына шарлар тоткан  әти-әниләр, әби-бабайлар җыелган иде. Район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Арча Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров та шунда. Әнә, балалар төялгән автобус та күренде. Күңелле ыгы-зыгы башланды. Ә күзләрдә шатлыклы күз яшьләре.

Автобус килеп туктады. Автобустан команда белән бергә, Кубокны тотып команда капитаны Мурат Шәмсетдинов төште. Китте күрешүләр, котлаулар, шарлар һавага очты. Бергәләп фотога төштеләр.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raketa-komandasy-sochidan-i-beln-kaytty


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение