События

Якташыбыз белән горурланабыз (Люция Хәсәновага – 70 яшь) 09.06.2021

Якташыбыз белән горурланабыз (Люция Хәсәновага – 70 яшь)

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә җырчы, педагог, доцент, Татарстан Республикасының атказанган артисты Люция Хәсәнованың тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле экспонатлар тупланып барыла. Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты, Мәдәният министрлыгының “Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен” күкрәк билгесе, төрле елларда бирелгән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, юбилейлары уңаеннан котлаулар, җырлары язылган дисклар, төрле еллардагы фотолар, рәссам Эрот Зарипов ясаган портреты, газета-журналлапрда басылган мәкаләләр, аның турында язмалар урын алган китаплар саклана.

Якташыбыз Люция Хәсәнова районыбызда булган очрашуларда, мәктәпләр оештырган кичәләрдә теләп катнаша.Үзенең туган авылы  Хәсәншәех мәктәбендә очрашуларда еш була. Мәктәп директоры Шамил Сәләхов: “Люция апа безнең мәктәп укучыларын бик ярата, алар белән якыннан аралаша. Без аның иҗатына багышлап аерым очрашу үткәрдек, ә узган ел  мәктәбебезнең юбилей кичәсендә дә катнашты”,– ди горурланып. “Минем бик күп мәктәпләрдә укучылар белән очрашканым бар, ләкин туган авылым мәктәбеннән дә күңелгә якыны юк. Мәктәбебез төзекләндерелгәннән соң тагы да матурланган, укучыларга белем алу өчен дә, укытучыларга эшләү өчен дә уңай шартлар тудырылган. Балаларның  сәнгатьле сөйләүләре, өздереп, моңлы итеп җырлаулары минем балачагымны искә төшерде. Мин үзем дә кечкенәдән җырларга яраттым, мәктәптә, авыл клубы сәхнәсендә дә гел чыгышлар ясый идем. Кат-кат чакырып җырлатканнары хәтеремдә калган”, – дип искә ала Люция  Хәсәнова.

1960 елда Яңа Кенәрдә ятим балалар һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен гомуми урта белем бирә торган интернат-мәктәп ачыла. Бу урында аның беренче директоры булып эшләгән сугыш һәм хезмәт  ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы Рәгыйб Хәлитов белән очрашу вакытындагы истәлекләрем яңарды. “Интернат-мәктәп ачылганда без балаларны бөтен республикадан тупладык. Байкал авылыннан көрәшче Мадьяровлар, Хәсәншәех авылыннан Люция Вильданова аеруча исемдә калган. Люциянең катнашыннан башка мәктәптә  һәм Яңа Кенәрдә бер концерт та, кичә дә узмады. Ул районкүләм, республикакүләм  бәйгеләрдә катнашып, татар халык җырларын башкарып дәрәҗәле урыннар алды. Люциянең җыр сәнгатенә чын-чынлап мәхәббәте интернат-мәктәптә укыган елларда тугандыр дип уйлыйм. Мәктәпне тәмамлау белән аны Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә  кабул иттеләр. Мин аның иҗатын күзәтеп барам, уңышларына сөенәм”, – дип сөйләгән иде ул горурланып.

Дөрестән дә, Люция ханым  ансамбльгә кабул ителә һәм анда эшләгән елларда Урта Азиядә, Себердә, Балтыйк буе республикаларында, илебезнең күп кенә шәһәрләрендә була. Ул елларда ансамбльдә бергә эшләгән Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов: “Якташым Люция Хәсәнованың татар җырын яратуы, милли репертуарны белүе һәм югары дәрәҗәдә башкаруына мин гомерем буе сокланам. Люция ансамбльгә мәктәпне тәмамлагач та килеп, хорда җырлый башлады.Ул вакытта  ансамбльгә җырчыларны иләк аша үткәргән кебек бик сайлап кына алалар иде. Люция чиста, табигать биргән байлык – лирико-драматик тавышка ия. Ул татар җырларын башкару серләрен белә, һәр җырның асылын сизә, милли җыр сәнгате бизәкләренең үзенчәлекләрен белеп башкара иде. Аның талантын бәяләп, 1986 елда ТАССРның атказанган артисты исеме бирелде. Мин якташым белән якыннан аралаша алуым, бергә эшләвем белән бәхетле”,– дип истәлекләре белән уртаклашты.





1970 елда, Ленинград мәдәният институтының Казан филиалы ачылгач, ансамбльнең хор җитәкчесе Җәвит Котдусов тәкъдиме белән ул шушы уку йортында белем ала. Югары эрудицияле профессор, милләтебезнең сәнгатен, мәдәниятен чын күңелдән яратучы Җәвит Котдусов классында Люция Хәсәнова хор дирижерлары әзерләү бүлеген тәмамлый. Аның җырлавы тагын да камилләшә, ул дирижерлык һөнәрен дә үзләштерә, вокал белән шөгыльләнә, күп тапкырлар хорда башлап җырлый.  Студентлар белән Германиягә бара һәм татар халык җырларын башкарып, тамашачыларны таң калдыра. Университетның хор капелласы белән студентларның Ригада үткән “Ювентус-79” конкурсында катнаша һәм “Сибелә чәчәк” җырын җырлап, беренче урынны алып кайта. Укуны тәмамлагач, хор солисткасы булу белән беррәттән  Люция ханым Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә вокал дәресләре бирә, бик күп җырчылар әзерләп чыгара. Алар арасында Асылъяр (Алсу Зәйнетдинова), Динә Нигъмәтуллина, Рәсүл Салихов, Энҗе Әхмәтҗанова, Алсу Шәйдуллина һәм башкалар бар. Түбән Аты авылында туып-үскән Алмаз Рәхимов Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеген тәмамлагач, Люция Хәсәновадан вокал дәресләре ала. “Люция апа студентларны якын итә,  әниләрчә кайгыртучан,  шул ук вакытта бик таләпчән укытучы. Ул миңа дөрес җырлау серләрен өйрәтте. Университет хорында катнаштым, Люция апаны анда солист буларак чакыралар иде. Без аның татар һәм башкорт җырларын башкару осталыгына гаҗәпләнеп һәм сокланып карый идек. Люция апа Хәсәнованың биргән белемнәрен кулланып баянда уйнап, җырлап, сәнгать дөньясында кайнап яшим”, – ди Алмаз Рәхимов студент елларын искә алып.

Үзе белән әңгәмә вакытында Люция Хәсәнова: “Укучыларыма килгәндә, мин аларның һәрберсендә җыр сәнгатенә, халкыбыз мирасына, фольклорга мәхәббәт тәрбияләргә тырыштым. Чөнки беренче чиратта милләт буларак без телебезне, җырыбызны, моңыбызны сакларга тиеш. Һәрбер укучы да башкаручы булып китмәскә мөмкин, әмма укучыларым татар халкының һәм композиторларыбызның җырларын, гомүмән, сәнгатьне яратып, хөрмәтләп, татар мәдәниятын үстерүгә тырышып хезмәт итәрләр дип ышанып яшәдем”, – дип сөйләде.

Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең халык артисты Венера Ганиева: “Люция Хәсәнова бик намуслы укытучы, хезмәтенә һәрчак тугрылыклы, аның белән эшләве дә, аралашуы да җайлы. Люциянең моңлы тавышы – халыкчанлыкның нигезе дияр идем. Заманында Композиторлар берлеген Люциясез күз алдына китереп булмый иде. Ул анда үзәк бер җырчы булып торды”, – дип якташыбызның башкарган хезмәтләренә олы бәя биргән.

Люция Барый кызы Татар дәүләт филармониясенең концерт бригадаларында да эшли. Ул җырчы буларак Татарстанның халык артисты Рафаил Ильясов җитәкчелегендәге концерт бригадасы, Харис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге  татар халык уен кораллары оркестры белән Татарстан Республикасы районнарында һәм Россиянең төрле регионнарында чыгышлар ясый. Люция Хәсәнова озак еллар сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт халык музыка уен кораллары оркестрына кушылып онытылмас җырларын башкара. Аның башкаруында яңгыраган  “Бөдрә тал”, “Зөлхиҗҗә”, “Зиләйлүк”, “Сүнмәс дәрт”, “Сибелә чәчәк”, “Гөлләр үсә”, “Иң якты йолдыз”, “Зариф”, “Белегез шуны”, Йөрәк сере”, “Пар канатлар”, “Онытырга мөмкин тугел”, “Иркәң буласым килә”, “Умырзая”, “Синсез язлар миңа кирәк түгел”, “Җырымда юатырмын”  һәм башка җырларын тамашачылар яратып кабул иттеләр һәм бүген дә яратып тыңлыйлар. Гомүмән, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе һәм телевидениесе фондында Люция Хәсәнованың, 100дән артык язмасы саклана.

Без якташыбыз Люция Хәсәнованы  төрле дәрәҗәдәге фестиваль-конкурсларның жюри әгъзасы, рәисе буларак та яхшы беләбез. Яшь талантларны барлау һәм иҗатларына ярдәм итү юнәлешендә оештырылган бу чараларда ул бәяләп бетергесез хезмәт башкара.

Люция ханым бүгенге көндә лаеклы ялда, сәләтле балаларга җыр дөньясына керергә ярдәм итә. Ул табигатьне ярата, авыл тормышын үз күрә, районыбызның Лесхоз бистәсендә үзенә илһам алып, иҗат белән шөгыльләнеп, туганнары һәм дуслары белән аралашып яши. Люция Бари кызы Хәсәнова 3 июньдә үзенең туган көнен, 70 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. Без Сезне бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, киләчәктә  дә  ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, игелекле мул тормыш, һәр көне тынычлыкта булган   озын гомер,  иҗатыгызның дәвамлы булуын телибез.

“Казан арты” тарих-эинография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

https://archamuzei.ru/yaktashybyz-bel%d3%99n-gorurlanabyz-lyucziya-h%d3%99s%d3%99novaga-70-yash/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение