События

Арча интернат-йортында яшәүчеләрнең көннәре ничек уза 15.06.2021

Арча интернат-йортында яшәүчеләрнең көннәре ничек уза

«Экояз-2021» Бөтенроссия акциясе кысаларында узган шимбәдә Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чәчәк утырту көне оештырылды. Чараны «Киләчәккә ышаныч белән» Хәйрия фонды волонтерлары белән берлектә уздырдылар.

Интернат-йорт яны территориясендә бархатцы, георгин, петуния, сальвияләр утыртылды. Учреждение директоры Гөлназ Ибәтуллина сүзләренә караганда, чәчәкләр кешенең рухи халәтенә яхшы тәэсир итә.

Берәүләр чәчәкләр утырткан арада, башка социаль хезмәт алучылар иҗади эшчәнлек белән мәшгуль. Әйтик, 25 май көнне интернат-йортта «Джутовая скань» дигән яңа инновацион технологияне гамәлгә ашыру башланды. Ул йорт өчен төрле матур әйберләр ясауны күз алдында тота.

Хезмәт буенча инструктор Рания Габидуллина җитәкчелегендә интернат-йортта яшәүчеләр умарта оясы ясадылар, аны атлас тасмадан һәм фоамираннан чәчәкләр белән бизәделәр. Бу технология кулларның вак моторикасын, өлкән кешенең фантазиясен һәм күзаллауларын үстерүгә ярдәм итә.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-internat-yortynda-yashchelrne-knnre-nichek-uza


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение