Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Бүгенге көндә Айван мәдәният йортында эчке төзекләндерү эшләре бара
Район хатын-кызлар советы әгъзалары төзекләндерү эшләре барган кайбер социаль объектларда булдылар.
Маршрут – Айван мәдәният йорты һәм Яңасала башлангыч мәктәбе. Хәзерге вакытта аларда кызу эш өсте. Яңасалада федераль программа нигезендә мәктәп бинасы ныклап төзекләндерелсә, Айванда район бюджеты хисабына авыл кешеләре үтенече тормышка ашырыла.
– Мин үзем Айванда туып-үстем һәм яшим. 1979 елда агач клуб бинасы янды. Вакытлыча тавык фермасы складын биреп тордылар. 1987 елда яхшы мәдәният йорты ачылды. 2005 елда спортзал-клуб итеп үзгәртелде. Кино күрсәтү урыны, зур тамаша залы белән иркен сәхнә бетте. Икенче катны балалар бакчасы, мәктәпнең берничә сыйныфы алды, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә шунда урнашты. Тора-бара пункт белән балалар бакчасы икенче урынга китте, хәзерге вакытта бинаның икенче катында башлангыч сыйныфлар укый. Спортзал буларак бик яхшы булса да, клуб буларак уңайсыз иде. Концерт-спектакльләр карап булмый, акустика бик көчле, тавыш яңгырап ишетелә, сүзләр аңлашылмый, – дип сөйләде район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина.
Авыл җыенында халык бу мәсьәләне күтәреп чыккан. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашкан, мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә биргән. Һәм сүзендә торган да. Бүгенге көндә Айван мәдәният йортында эчке төзекләндерү эшләре бара.
– Тәрәзәләр алышынды, стеналар, идәннәр – бар да яңа төс алды. Спорт белән шөгыльләнүче егетләргә чишенү-киенү бүлмәсе булдырылды, сәнгать мәктәбе филиалына йөрүчеләр өчен аерым керү юлы белән урын эшләнде. Китапханә дә матурланды, – диде җитәкчесе Рәмзия Минашаева. – “КСМ” ширкәте төзекләндерүне узган елның декабрендә башлаган иде. Ахырына якынлашып килә инде.
Кечкенә генә булса да сәхнә дә эшләнгән, тамашачылар өчен урындыклар да кайтарыласы икән. Тик бер проблема – акустика. Ул шул килеш калган. Концерт, спектакльләр карарлык булмагач, ул сәхнә белән тамаша залының кирәге дә шуның кадәр генә бит инде.
– Район башлыгы белгечләрне чакыртып бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде, – диде Рәмзия Минашаева. – Өметләнеп көтәбез.
Яңасала мәктәбе 1988 елда урта мәктәп итеп төзелгән. 2011 елда 42 бала белән башлангыч мәктәп булып калган. Хәзерге вакытта анда 9 бала укый. Шуларның да 4се 5нче сыйныфка китә. 2 бала беренчегә керә. Гомәр Бәширов музее мәктәптә. Кунаклар күп килә. Быел биредә ныклап төзекләндерү эшләре башланган.
Иң беренче күзем төшкәне – керү юлын төзекләндерәләр. Брусчатка җәеләсе икән. Мөмкинлекләре чиклеләр өчен уңайлыклар тудырылачак. Тышланган, түбә, тәрәзәләр алышынган. Өч сыйныф бүлмәсен тоташтырып спортзал эшлиләр. Бәширов музее урнашкан бүлмә дә зурайтыла. Аны төзекләндерүгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин да үз өлешен кертә. Китапханә дә иркенәя. Бер башында йокы, киенү-чишенү, уен бүлмәләре белән 12-15 балага исәпләнгән балалар бакчасы, икенче башында уңайлыклары белән фельдшер-акушерлык пункты эшләнә. Анысы була, ә фельдшеры? Ничә еллар фельдшерсыз тилмерә Яңасала халкы.
– Ул мәсьәлә дә хәл ителә. Каенсар егете шәфкать туташы булып эшләүче кызга өйләнә, – диде авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин. – Төзекләндерү эшләрен “Строй-Сервис” ширкәте башкара. Егетләр эшне тиз тотарга планлаштыра.