Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
28.06.2021
Иртәнге сәгать 9да тантаналы рәвештә башланып китте ул. Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт, күрше район мөхтәсибәтләре, район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һ.б. очрашуга килүче командаларны сәламләп, уңышлар теләделәр. Иң мөһиме - күрешү, очрашу, диде алар. Арчаның шәрык өлешендә үзидарә рәисе Ринат Сафин, Арчаның Шәрык мәчете имам-хатыйбы Ильяс Дөлкәрнәев очрашуны оештыруда тырышып йөрделәр.
Арчада дини футбол командалары очрашты
27 нче июнь көнне Арча педагокика көллияте һәм Арчаның 1нче мәктәбе спорт мәйданчыкларында дини футбол командалары ярышты.Иртәнге сәгать 9да тантаналы рәвештә башланып китте ул. Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт, күрше район мөхтәсибәтләре, район яшьләр бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һ.б. очрашуга килүче командаларны сәламләп, уңышлар теләделәр. Иң мөһиме - күрешү, очрашу, диде алар. Арчаның шәрык өлешендә үзидарә рәисе Ринат Сафин, Арчаның Шәрык мәчете имам-хатыйбы Ильяс Дөлкәрнәев очрашуны оештыруда тырышып йөрделәр.
Барлыгы 14 команда җыелды. Түбән Камадан да килделәр һәм ярышлар кичкә кадәр барды.
14 команда арасында 1нче урынны Казан командасы алды. 2нче - Саба районы Яваш авылы командасы, 3нче - Әлмәт, 4нче урынны Алабуга командасы алды.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/mselman-futbol-komandalary-yaryshlary-tmam-ntilr