|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
12.12.2015
Бер сүз җитә кеше җанын яраларга
10 декабрь көнне Казанбаш төп гомум белем бирү мәктәбендә матур чара булып узды. Мәктәп укучылары белән авыл китапханәчесе Авхадиева Рүзилә очрашты. Ул инвалидлар декадасы уңаеннан «Бер сүз җитә кеше җанын яраларга» дигән темага ачык тәрбия сәгате күрсәтте.
Рүзилә Равилевна укучыларга физик яктан сәламәт булмаса да, кешенең ихтияр көченә сокланырлык икәнне аңлатты. Чарадагы видеороликтан соң укучылар һәм укытучыларның күңелләре тулды.Тәрбия чарасы бик эчтәлекле , үтемле булды.
Чыганак: http://trkarcha.ru/ber-s-z-it-keshe-anyin-yaralarga/
