Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Сәйдәш урамы халкы ни өчен рәхмәт әйтә?
Менә без Арча станциясендә тимер юлның теге ягындагы Сәйдәш урамында.
Их, Арча читекләре
Чигүле, искитмәле.
Арча читекләре киеп
Урамнан бер үт әле.
Ялтырап торган асфальтлы юлдан үткәндә шушы җыр сүзләре күңелгә килә. Арча станциясендәге Сәйдәш урамында хәзер, матур чигүле читек киеп, җырлап кына йөри торган. Быел җәй күпергә кадәр эшләп куйдылар. Бу урамны елга икегә аерып тора. Ә аның аша юл өзеклегендә ничек йөрергә? Кары, яңгыры, язгы ташуы дигәндәй. Урамны күперсез күз алдына да китерүе кыен. Ә халык моңарчы күперсез яшәде.
– Әти-әниләр исән вакытта күпер булмады, җәен күпер эшли башлагач, хәтта күзләргә яшьләр килде, – дип сөйли шушы урамда туып-үскән Ләлә Князева. – Гомер буе шушы елга аша йөреп интекте халык. Яңгырында, бозында таеп егылырлар, карында, суында батарлар иде... Хәзер бик әйбәт булды инде. Яңа асфальт та җәйделәр, күперле дә булдык. Ничек сөенмисең инде моңа?!
...Күбәләк-күбәләк кар ява. Сәйдәш урамы буйлап атлыйм. Йортлар төзек, матур. Кемнең капкасын шакысам да, матур сөйләшү булачагына иманым камил. Чөнки шикаять эзеннән түгел, матур хәбәр эзләп килдем. Әмма капкалар гына бик-ле булып чыкты. Шакысам да ачучы юк... Күрәсең, күбесе эшкә чыгып киткән, әллә угры-фәләннән, коронавирустан куркып бикләнеп өйдә утыралармы?! Югыйсә, бала-чага, пенсионерлар өйдә булырга тиеш бит инде! Шунда үтеп баручы берәү: “Аптырамагыз, хәзер заманы башка, капканы бикләп тоталар”, – диде.
Ә шулай да елга янында ярым ачык капканы күреп алдым. Янәшәдәге сарай ягыннан ярсып-ярсып эт өрә башлады. Этне күрмәсәм дә, бәйдәдер әле дип, эчкә уздым. Зөһрә белән Васыйл Гарифуллиннар бик ачык кешеләр булып чыкты. Васыйл абый гомере буе машина белән кибетләргә ипи ташыган кеше. Яңа гына 80 яшен тутырган. Зөһрә апа элеваторда хисапчы булып эшләгән. Тырыш кешеләр. Сыерлар асрыйлар.
– Бик тыныч урам, – дип үз урамнарын мактады Зөһрә апа. – Бер тәртипсез кеше юк. Элеваторга, юл төзелеше оешмасына эшкә үтеп-сүтеп йөриләр. Әби-чәбиле урам инде бу. Шуңа бикләнәләр... Район башлыгына бик зур рәхмәт инде. Юллы да, күперле дә итте.
Каршы яктагы йортта яшәүче Нурия Камалетдиноваларга да кердек. Аларның капкасы ачык иде. Казанда гомер иткән Камалетдиновлар гаиләсе әти-әнисен карарга монда яшәргә кайтканнар. “Быел әти дә, әни дә үлде, – диде Нурия ханым. – Аларны карап, соңгы юлга озаттык. Хәзер менә шушында яшибез. Балалар, оныклар кайтып тора”. Нуриянең әнисе Роза апа Нуретдинова безнең район газетасының актив хәбәрчесе дә иде. Соңгы вакытларда гына бик яза алмады. Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң 15 ел Сарай-Чокырча мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта, аннан Арчага күчкәч, почтада эшли. Арча тарихын бик яхшы белә иде. Язар сүзе күп иде... Сүзебез дога булып барып ирешсен.
– Урам халкы исеменнән район башлыгы Илшат Нуриевка юл, күпер төзүчеләргә бик зур рәхмәт, – диде Нурия ханым.
Асфальтлы, күперле булу сөенеченнән җыелышып бик матур итеп Коръән ашы да үткәрәләр. Оештырып йөрүчеләргә рәхмәт инде.
Почта таратучы Энҗе Гыйниятуллина белән дә сөйләштек. “13 ел почта таратам, – дип сөйләде Энҗе ханым. – Сәйдәш урамында чокырлы-чакырлы иске асфальт иде. Урамны икегә бүлеп торучы елга үзәккә үтте. Юл өзеклегендә Азин урамындагы күпер аша чыгып, Сәйдәш урамына килер идем. Әйләнгеч юлдан йөрүе уңайсыз. Почта ташучыларга урамнарның ни хәлдә булуы бик тә мөһим. Хәзер бик җайлы.
...Кайтыр юлга борылдык. Матур гына сибәләп торучы ак кар озата барды. Исән-сау булып, булганны ватмыйча-җимермичә саклап тотарга инде.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sydsh-uramy-khalky-ni-chen-rkhmt-yt