События
09.09.2025
«Рәмисебез ялга кайтты»
Менә тагын шатлыклы көннәрнең берсе.Авылда куанычлы хәбәр ишетелде, Рәмис Бәдриев чираттагы ялга кайткан, дигән хәбәр тиз таралды, тизрәк туганнары, авыл халкы, олысы да, кечесе дә хәл белергә ашыкты, чөнки авылына берәү генә ул безнең, шундый батыр, курку белмәс Рәмисебез.
08.09.2025
Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбанчылар бүләкләнде
Соңгы атнада игеннәрне урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен “Кырлай“ ширкәте комбайнчысы Расих Галимҗанов, “Тукай“ ширкәте комбайнчысы Рәдиф Сәфәров, “Яңарыш“ ширкәтеннән Фәрит Хөснетдинов, “Ак барс“ агркомплексы“ ширкәтеннән Рамил Нуриев вымпеллар, акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
07.09.2025
70 яшьлек ветеран Фәрит Хәлиловның Санкт-Петербургта җиңел атлетика буенча җиңеп кайтты!
Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина үзенекеләрнең уңышлары турында дәшми кала алмый.
Бу юлы да, Кәчедә яшәүче 70 яшьлек ветеран Фәрит Хәлиловның Санкт-Петербургта җиңел атлетика буенча җиңүе турында иң беренчеләрдән булып хәбәр итте. Шунда ук без Фәрит Мөхәммәтхан улы белән элемтәгә чыктык.
06.09.2025
Арчаның Үзәк стадионында “Арча читекләре” республикакүләм этно-фестивале узды
“Арча читекләре” дигән исем астында ул районда икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесе узган ел чигүле читекнең туган ягы Колачы авылында булды. Анысы районкүләм саналса, шундый яхшы башлангычны республикада тиз күреп алдылар һәм республикакүләм дәрәҗәсенә күтәрделәр.
Быел фестивальдә республиканың җиде төбәгеннән – Алексеевск, Биектау, Арча, Әтнә, Норлат, Балтач районнарыннан, Казаннан килгән 35 иҗат коллективы, үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады.
03.09.2025
3 сентябрьдә Россиядә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн буларак билгеләп үтелә
3 сентябрьдә әлеге истәлекле көнне Арчада да билгеләп үттеләр. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать ага Ногманов та катнашты. Ул нәкъ менә илебезнең көнчыгыш чикләрен саклый, алты ел хезмәт итә.
02.09.2025
Мирҗәм авылында Мөбәрәкшин Искәндәр Кәрим улына багышланган волейбол ярышы оештырылды
10 нчы август көнне авылыбызда махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Искәндәр Мөбәрәкшинга багышлап волейбол ярышы оештырылды. Бу ярышны оештыруда авыл яшьләре күп көч куйды. Казыксыз җиргә казык кагып, иң беренче чиратта уен өчен мәйдан кырын әзерләделәр. Иганәчеләр дә ярдәм итте. Бүләкләр, грамоталар тапшырдылар Шулай бердәм булулары өчен зур рәхмәт авылыбыз яшьләренә!
01.09.2025
Белем көнендә – икеләтә бәйрәм! Арча педагогика көллияте базасында “Профпед“ мәгариф кластеры ачылды
Белем көнендә – икеләтә бәйрәм! Арча педагогика көллияте базасында “Профпед“ мәгариф кластеры ачылды, Носы авылында төп гомумбелем мәктәбен ныклап төзекләндерелгәннән соң ачу тантанасы булды.
Бүген районыбызга мөхтәрәм кунаклар – Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Бохараев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров килде. Алар Белем көненә багышланган тантаналарда катнаштылар.
31.08.2025
Булат Гайнуллинга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде
Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Булат Ганйуллинга “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелгән. Бу хакта Арча мәдәният идарәсе үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.
30.08.2025
Арча районында "Буыннар старты" бәйгесе үтте.
Анда гаиләдән дүрт кеше - әти, әни, бала, әби яки бабай катнашты.
27.08.2025
Милли җыен кунаклары - Арчада
Бүген Милләт җыенының икенче көне Арча районында уза.
Җыен кунаклары берничә 3 төркемгә бүленеп, районның истәлекле урыннары белән танышалар.
26.08.2025
Арчада мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды
Киңәшмәдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мәҗитов катнашты.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров узган уку елы йомгаклары һәм алдагы уку елына бурычлар турында чыгыш ясады.
20.08.2025
Арчалар кайда да сынатмый
Махсус хәрби операция ветераннары арасында Татарстан Республикасы Рәисе Спорт кубогына ярышларның тагын ике туры үтте.
Беренче ярыш йөзү буенча булып, анда Арчадан Илһам Шәфыйков үз категориясендә икенче урынны яулаган иде.
Сабада махсус хәрби операция ветераннары өстәл теннисы буенча көч сынашты. Рамил Нуриазданов үз номинациясендә җиңүче булды. Румис Асадуллин “Сәламәтлекләре буенча начар күрүчеләр” номинациясендә икенче урынны яулады.
19.08.2025
Яңа Кенәрдә яшәүче Гөлнур Муллагалиева гаиләсенә ярдәм кирәк
Яңа Кенәрдә Гөлнур Муллагалиева гаиләсе өчен зур фаҗига була – янгын чыгып, бөтен нәрсәләре янып бетә.
18.08.2025
Якташыбыз Фәнис Зыялы белән иҗади очрашу узды
“Казан Су” ял паркында якташыбыз Фәнис Зыялы белән “Туган якта бар да якын миңа!” дип исемләнгән иҗади очрашу узды.
17.08.2025
Казанда "Балачак җыры" бәйгесенә йомгак ясалды
Анда Хәсәншәехтан Гөлзилә Фәхретдинова сүзләренә Таһир Яруллин иҗат иткән җыр җиңү яулаган.
16.08.2025
Район данын яклаган яшьләребез - горурлык
Спортның кайсы юнәлешен генә алсаң да, районда горурланып сөйләрлек җиңүләр һәм алдынгы урыннар бар.
“Арча” спорт мәктәбендә һәм “Арча” боз сараенда тәҗрибәле тренерлар эш алып бара. Спортның һәр төренә аерым игътибар бирелә һәм яшь спортчылар тәрбияләүдә зур хезмәт башкарыла.
15.08.2025
Марат Җәббаров Арча районында яңа төзеләчәк сөтчелек комплексына нигез ташы салуда катнашты
Марат Җәббаров, Алмаз Хисаметдинов “Кишет”, “Кырлай”, “Ватан” шикрәтләрендә яңа төзелә торган сөтчелек комплексларында булдылар.
14.08.2025
Ат көнендә яшь рәссамнар да бүләк алды
Атлар турында рәсемнәргә бәйге игълан ителгән булган. Ат көнендә аларны да бәяләп үттеләр. Иң матур рәсемнәр өчен балалар бүләк алды.
13.08.2025
«Ат көне»ндә бүләккә ат бирелде
Яңа Кырлайда Ат көне үтте. Быел ул унынчы тапкыр оештырылды. Бик зурдан әзерләнгәннәр. Кешенең чиге юк. Уеннар - катнаш кына, бүләкләр мулдан. Мәйданда көрәш бара, читтә атлар ярыша, аударыш ярышы бара, арба тарталар һәм башкалар. Икенче сәхнәдә зур концерт.
12.08.2025
Яңа Кырлай авылында «Ат көне» бәйрәме узды
Яңа Кырлайда быел 10 тапкыр узган «Ат көне»нең һәр ярышы зурлап оештырылган иде. Күпләр кызыксынып караган «Аударыш» аеруча халык күңеленә хуш килә кебек.
11.08.2025
Арчада физик һәм психологик сәламәтлек буенча «ӘЙТ» шоу-конференциясе узды
8 августта физик һәм психологик сәламәтлек буенча «ӘЙТ» сессиясе старт алды. Ул Арча районыннан башланды.
Шоу-конференциягә Арча һәм Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләче районнары чакырылган иде. Барлыгы 280нән артык кеше килде. Чара район мәдәният йортында узды.
10.08.2025
Арчаның Көнбатыш урамында “Оста куллар” фестивале узды
09.08.2025
Бүген илебездә Физкультурачы көне билгеләп үтелә
Бәйрәм уңаеннан без район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек җитәкчесе Мостафин Дилүс Фәрит улы белән районда спорт өлкәсендәге мөмкинлекләрне, тудырылган шартларны барладык.
08.08.2025
«Ат көне» фестивалендә көрәш ярышында җиңгән баш батырга ат бүләк итәчәкләр
9 августта Арча районы Яңа Кырлай авылында узачак «Ат көне» ат спорты фестивалендә беренче тапкыр татар көрәше буенча ярышлар оештырылачак.
07.08.2025
Алдынгыларга бүләкләр тапшырылды
Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов соңгы атнада иң югары күрсәткечләргә ирешкән «Казанка» ширкәте комбайнчысы Фаил Хәбибуллинга, «Заря» ширкәте комбайнчсы Илдар Кавиевка, «Курса МТС» ширкәте комбайнчысы Айрат Гыйниятовка вымпеллар, акчалата бүләкләр тапшырылды.
06.08.2025
Яңа Кырлайда ат-спорт фестивале узачак
9 августта Яңа Кырлай авылында 10нчы тапкыр ат-спорт фестивале – «Ат көне» узачак. Программада мавыктыргыч ярышлар, уеннар һәм концерт номерлары көтелә.
05.08.2025
Арчада УРАМ тур узды
«Татарстанда җәй»проекты кысаларында Арча районына «УРАМ» экстрим-паркы командасы килде
04.08.2025
Арчада Җиңү паркында яңа һәйкәл барлыкка килде
Ел саен 2 июльдә десантчылар һава десанты гаскәрләре көнен билгеләп үтә. Быел аларның олы юбилейлары да - һава-десант гаскәрләре оешуга 95 ел.
Арча районында яшәүче десантчылар да бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтә. Быел Җиңү паркында десантчыларга һәйкәл ачылды. Шул уңайдан искиткеч матур бәйрәм оештырылды.
03.08.2025
Арчадан Йолдыз Җәләева махсус хәрбия операциядә катнашучылар өчен 420 банка кайнатма әзерләде
Арчадан тәрәзә челтәрләре салоны иясе Йолдыз Җәләева махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 420 банка кайнатма әзерләде
18.07.2025
Ташкичү авылында "Сөлгеле капка” IV нче ачык фольклор фестивале узды
Фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Быел Арча, Норлат, Мамадыш, Яшел Үзән, Әтнә, Оренбург, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балтач, Лаеш, Алексеевск, Нократ Аланы, Балык Бистәсе, Теләче, Сарман, Казан, Биектау, Апас, Кукмарадан иҗат коллективлары чыгыш ясады.
17.07.2025
Күп балалы гаиләләргә автобус бүләк иттеләр
Галиәсгар Камал театрының яңа бинасында узган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрәләр фестиваленең йомгаклау тантанасында күп балалы гаиләләргә яңа автобусларның ачкычлары тапшырылды.
16.07.2025
Казансу паркында җәйге күңел ачу кичәләре башланып китте
Концерт программасын беренчеләрдән булып Арча станциясендәге күпфункцияле үзәк, Күпербаш, Айван авыллары. мәдәният йортлары, "Плодосовхоз" авыл клубы хезмәткәрләре һәм үзешчән артистлар җырлап, биеп, җәйге матур ял кичәсе оештырдылар. Афәрин! Аларга рәхмәттән башка сүз юк.
15.07.2025
Үрнәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Арча картлар интернат-йортында Сабантуй уздырды
Үрнәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре күңелле һәм истә калырлык Сабантуй оештырды биредә. Җанлы музыка, дәртле халык биюләре һәм, әлбәттә, традицион уеннар һәм конкурслар – болар барысы да кабатланмас шатлык һәм күңел ачу атмосферасы тудырды.
14.07.2025
Велосәяхәтчеләр Кушлавычта таң аттырды
Арчадан кичке сәгать 6 тулып киткәч, велосипедта Тукай эзләре буйлап Кушлавычка сәяхәткә чыгып киттеләр. Бу сәяхәтне Форпост оешмасы район яшьләр бүлеге белән бергә оештырды. Палаткалар корып, учакта боткалар пешереп, таңны аттырдылар.
13.07.2025
Арчалар Тукай эзләре буйлап велосәяхәткә чыгып киттеләр
Арчаның спорт комплексы янына җыелып, шуннан кузгалдылар. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычка юл тоттылар.
12.07.2025
Казансу паркында Гаилә, иәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан гаиләләрне җыйдылар
Бу юлы кичен ике чара булды. Стадионда гаиләләр спорт уеннарында ярышты. Казансу паркында шулай ук матур гаиләләрне котлап үттеләр. Шуларның берсе Ләйсән-Ленар Шакировлар. Курса Почмак авылында яшиләр.
11.07.2025
Шушмабаш мәктәбе укучылары «Казан Экспо»да
Шушмабаш урта мэктэбенен аграр класс укучылары «Казань Экспо» мэйданчыгында «АгроВолга 2025» Халыкара агросэнэгать кургэзмэсендэ булып кайттылар. Элеге кургэзмэдэ укучылар авыл хужалыгы техникаларынын яна модельлэрен карадылар, агротехниканын яна урнэклэре белэн таныштылар.
10.07.2025
Арча районының иң күркәм гаиләләре белән очрашу булды
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. 7 июльдә шушы уңайдан районның иң күркәм гаиләләре белән очрашу булды. Анда район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов тормыш иптәше Гөлфия ханым белән катнашты.
09.07.2025
Арча картлар интернат-йортында Сабантуй уздырды
Үрнәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре күңелле һәм истә калырлык Сабантуй оештырды биредә. Җанлы музыка, дәртле халык биюләре һәм, әлбәттә, традицион уеннар һәм конкурслар – болар барысы да кабатланмас шатлык һәм күңел ачу атмосферасы тудырды.
08.07.2025
Хезмәт ветераны Сания Таҗиеваны 90 яшьлек юбилее белән котладык
Арча «АТП» җәмгыяте җитәкчесе Рүзәл Гәрәев хезмәт ветераны Сания Таҗиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
07.07.2025
Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музеена 25 яшь!
Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев хөрмәтенә ачылган музейның эшли башлавына 25 ел.
06.07.2025
Лагерьга йөрүче балалар Мөхәммәт Мәһдиев музее белән танышты
Сеҗе авыл мәчете каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар Мөхәммәт Мәһдиев музее белән таныштылар. Балалар бик кызыксынучан, белемле, мәгьнәле сораулар бирәләр, үзләре үк Г.Тукайның шигырьләрен сөйлиләр, кайбер экспонатларның ни өчен кулланылганлыгын аңлатып та бирәләр. Афәрин!
05.07.2025
Көллияттән соң югары уку йортына
Биредә авыл хуҗалыгы һөнәрләрен үзләтергән 55 студент көллиятне тәмамлады. Шуның 14е югары уку йортында авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча укуларын дәвам итәчәк. Югары уку йортыннан кайтып тест үткәрәләр. Тестны уңышлы үткән студентлар югары уку йортына кабул ителә. Шәп бит! Көллиятне тәмамлаган егетләргә һәм кызларга уңышлар телибез!
04.07.2025
Арча элеваторы яхшы бәя алды
1 июльдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Валентин Спичков җитәкчелегендәге комиссия Арча элеваторының яңа уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлегенә яхшы бәя бирде.
03.07.2025
Калининградта узган пляж көрәше буенча ярышларда Наласадан Әнгам Мөхетдинов катнашты
29 июньдә Калининградта «пляж уеннары 2025» ачык фестивале кысаларында Пляж көрәше буенча ярышлар узды.
Фестиваль Калининград өлкәсе көрәш федерациясе президенты Александр Гирзекорн һәм спорт көрәше һәм көрәш буенча Калининград өлкәсе җыелма командасы тренеры, атказанган спорт мастеры Евгений Салеев катнашында оештырылды.
03.07.2025
«Хәзинә» фольклор коллективы Казанда «Солдатка озату» күренешен тәкъдим итте
2 июльдә Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы (җит: Мөхәммәтгалиева Л.Р) башкалабызның Горький исемендәге ял паркында "Байтирәк" ("Древо жизни") проектында катнаштылар. Алар "Солдатка озату" фольклор күренешен тәкъдим итте.
02.07.2025
Сабина Габбасова һәм Илназ Галимов - «Росмолодежь. Грантлар» бәйгесе җиңүчеләре
Арча Укучылар сараенда Өстәмә белем бирү педагогы Сабина Габбасованы, Арчаның 2 нче номерлы мәктәбе укучысы Илназ Галимовны котлыйбыз һәм аларга проектларының уңышлы тормышка ашырылуын һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
01.07.2025
Яңа Кенәрдә «Ура, авылга!» лагерендә 60 бала ял итте
Арча районында «Ура, авылга!» лагеры икенче тапкыр оештырыла.
2024 елда әлеге лагерь Орнашбаш, Урта Курса, Урта Бирәзә авылларында эшләсә, быел Яңа Кенәр, Наласа һәм Түбән Мәтәскәдә оештырыла.
30.06.2025
Арча агросәнәгать көллиятен тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды
Арча агросәнәгать көллиятен быел 164 егет һәм кыз тәмамлады. 30 июньдә үткән тантанада аларга дипломнар тапшырдылар.
29.06.2025
Арчада «Яшьләр көне»ндә актив яшьләр бүләкләнде
Ел да июнь аеның соңгы атнасында уздырылучы традицион «Яшьләр көне» быел да райондашларны стадионга җыйды.
28.06.2025
Район мәдәният йортында Арча 5нче гимназиясенең чыгарылыш кичәсе узды
28 июньдә районыбызның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына аттестатлар алды
Арчаның 5нче гимназиясе укучылары өчен әлеге истәлекле көн район мәдәният йортында узды. Быелгы уку елын биредә 92 бала тәмамлады.
27.06.2025
Урак өсте катлаулы булачак, яхшы әзерлек кирәк!
«Курса МТС»ы базасында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисметдинов катнашында хуҗалык җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә булды.
26.06.2025
«Алтын каләм»дә 1 урын алучы Азалия Сабитова: «Кыю сүзле журналист кына түгел, табибә дә буласым килә»
6 сыйныфтан ук иҗат итә башлаган Азалия Сабитова «Алтын каләм»дә дүртенче тапкыр катнаша. Бу турыда «Интертат» хәбәрчесе Фирүзә Гыйниятова хәбәр итә
25.06.2025
Арча районында бердәм дәүләт имтиханыннан сигез укучы 100 балл җыйган
2025 елның Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле булды. Арча районында имтиханны 100 баллга бирүче укучыларыбыз узган ел белән чагыштырганда дүрт тапкыр арткан
24.06.2025
95 яшьлек Мөкәррәмә Галиәхмәтовага Рәхмәт хатлары тапшырылды
21 июньдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Югары Курса авылында яшәүче Мөкәррәмә Галиәхмәтованы 95 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.
22.06.2025
Быел Казан Сабантуенда «Арча ишегалды» Габдулла Тукай иҗатына багышланган иде
Казанда милли бәйрәм – Сабантуй гөрләде. Анда Арча районы ишегалды бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановны нәни Апуш каршы алды.
20.06.2025
Урта Сәрдә авылында Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә һәйкәл ачылды
Хәзерге вакытта “Техно-Арск“ оешмасын җитәкләүче Нәҗип Гатауллинга туган авылы Урта Сәрдәдән чыгып киткәндә (алар гаиләсе Арчага күченә) 5 яшь кенә булган. Ул Арчаның 2 номерлы мәктәбендә укый, Гатауллиннар гаиләсе үрнәк, тырыш булуы белән билгеле. Нәҗип Нәбиулла улы да Россиядә, Татарстанда танылган эшмәкәр.
18.06.2025
Урта Сәрдәдә егетләрне армиягә озаттылар
Урта Сәрдә клубы уткәргән чараларына, авыл алкының активлыгына сокланырлык. Ниләр генә уйлап чыгармыйлар биредә.Зур авыл булмаса дә, клубы гөр килеп тора. Әле шушы көннәрдә генә клуб җитәкчесе Илфира Зариповадан хәбәр алдык. Элекке вакытлардагы кебек егетләрне армиягә озатуны оештырганнар.
17.06.2025
Арчада “Иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы”н билгеләделәр
“Арча районының “Иң яхшы чыгарылыш укучысы – 2025” исеменә Лесхоз мәктәбе укучысы Самирә Хәсәнова лаек булды.
15.06.2025
Арча сабантуе мизгелләре...
Шулай Арча сабантуенда ат ярышын карадым да капкадан кереп, төп мәйданга барышым. Кечкенә сәхнә янында туктамый кала алмадым. Шундый матур итеп Факия Шәрәфетдинова җырлый иде. Туктап, рәхәтләнеп тыңладым.
14.06.2025
Шушы яшемә җитеп, беренче мәртәбә тере космонавтны күрдем
Шушы яшемә җитеп, беренче мәртәбә тере космонавтны күрдем, аның белән чәй эчеп сөйләшеп утырдым.
Ул СССР дигән зур илнең соңгы космонавты, Советлар Союзы Герое Анатолий Павлович Арцебарский иде. Аның ни өчен нәкъ менә Арчага кайтуын юлдашым Рөстәм Зәкуан үзенә генә хас итеп аңлатты: “Гани Сафиуллин музеена кайта ул. Үз героегызны онытып бетерә язып, Сарманга биреп куйган идегез бит инде. Ә хәзер аның нигезенә әнә нинди шәхесләр кайта”, – диде.
13.06.2025
Якты Көн авылы халкы маскировка өчен челтәр үрә
Вк төркемендә Якты Көн авылы хатын-кызларының яңадан маскировка өчен челтәр үрә башлаулары турында язылган. " Без янәдән эшкә тотындык", - дигән язмада.
Әйе, бәйрам бәйрәм белән, әмма безне анда үзләре дә туган якларына кайтып, бәйрәм итәргә зар- интизар булган егетләр көтә. Алар махсус операция зонасына илебез тынычлыгы чагында. Безнең кечкенә генә булса да ярдәмебез аларга туган як җылысы булып ирешә.
11.06.2025
Арчада «Без Арчаны ясыйбыз» исемле пленэр узды
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында районыбызда мавыктыргыч чаралар оештырыла
10 июньдә Арчада 62 яшь рәссамны җыйган «Без Арчаны ясыйбыз» пленэр узды. Укучылар шәһәрнең матурлыгын рәсемгә төшерделәр.
09.06.2025
Корбан гаете уңаеннан шәхси эшмәкәр - Алмаз Шәйхиев балалар өчен Арчада Сабантуй бәйрәме оештырды
Арчада урнашкан машиналар төзәтү салоны җитәкчесе, үзе дә ике бала әтисе Алмаз Шәйхиев үзе яшәгән урамда, шәһәребезнең Көнбатыш бистәсендә балалар өчен хәйрия Сабан туе уздырды.
08.06.2025
Яңа Кырлайда зират чистарту өмәсе оештырылды
Быел яңадан улым Заһидуллин Айнур һәм үземнең исемемнән чалган корбан итеннән әзерләнгән плау белән Яңа Кырлайда зират чистарту эшендә катнаша алган авылдашларны сыйладык. Пешекчебез, авыл егете, Мәгъсумов Илнар Хәмит улы әзерләгән ризык телләрне йотарлык булды. Авылыбыз - Яңа Кырлай матурланганнан матурая, Аллаһның биргәненә шөкер. Гүзәл эшләребезне дәвам итәселәр килеп кенә тора.
07.06.2025
Арчада Сабантуй бәйрәмен кунаклар милли йортлардан башлады
Традиция буенча, төп бәйрәм мәйданына үткәнче, кунаклар милли йортлар белән таныша. Аларның һәркайсында төрле милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган күренешләр тасвирлана. Ишек төбеннән үк кунакларны милли киемнәрдән, җыр-бию белән каршы алалар.
04.06.2025
Арчалар бочча буенча Татарстан чемпионатында уңышлы чыгыш ясады
Казанда терәк-хәрәкәт аппараты авырулары нәтиҗәсчендә хәрәкәтләре чикләнгән кешеләр арасында бочча буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Анда безнең район егет һәм кызларыда уңышлы чыгыш ясады. Бу хакта Арча Укучылар Сарае хәбәр итә.
03.06.2025
Арча кызы “Мини-мисс Татарстан” бәйгесендә Арча данын яклап чыгыш ясады
Арча кызы Зәмирә Гыйлметдинова “Мини-мисс Татарстан” бәйгесендә “Мисс елмаю” номинациясендә җиңү яулады
02.06.2025
Бүген ЗАГСта юбилярларны котладылар
Арча Питомнигында яшәүче Гөлназ белән Хәниф Ибәтуллиннарның бергә өйләнешеп яши башлауларына 30 ел. Котларга балалары, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, шәһәр советы җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Нигьмәтҗанова килде.
01.06.2025
Сабантуйга бүләк җыйдылар
Арчада быел да Сабантуйга бүләк җыйдылар. Элек Сабантуйны язгы кыр эшләре башланыр алдыннан бәйрәм итсәләр, хәзер инде ул июньдә, язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә. Сабантуйның мәгънәсе дә “сабан ашлыгы хөрмәтенә тантана”.
30.05.2025
Якташыбыз Марат Әхмәтов Кушлавычта һәм Яңа Кырлайда булды
2026 елда Г.Тукайның тууына 140 ел була. Юбилей уңаеннан Яңа Кырлайда бик зур күләмдәге эшләр башкарылды. Музей директоры Алинә Мөхәммәтшина шул яңалыклар белән таныштырды. Музей үзе дә яңарыш кичергән. Сәгъди абзый йорты турысыннан башлап Ия елгасының ике як яры буйлап җәяүлеләр юлы эшләнгән.
29.05.2025
Казаннан каләмдәшебез, якташыбыз Риман Гыйлемхан очрашуга кайтты
Риман әфәнденең яңа китабы чыкты. "Хәзергә шулар" дип атала ул. Яңа китапны тәкьдир итү кичәсе булды. Риман әфәнде белән бергә иҗатташ иптәшләре якташыбыз Вакыйф Нуриев, Зиннур Мансуров кайтты. Истә калырлык очрашу булды.
28.05.2025
Арчада чик сакчылары хөрмәтенә мемориал ачылды
Армиядә чик сакчылары булып хезмәт иткән ир-егетләр җыелды. Шактый күп килделәр. Җиңү паркы күрешү-сөйләшү, көлешүләрдән, яшь чакларны искә төшерүләрдән шау-гөр килеп торды. Паркта чик сакчылары хөрмәтенә мемориал эшләнгән. Мемориалны ачу тантанасына Биектаудан ретро автомобильләр колоннасы да килеп җитте. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов катнашты.
27.05.2025
Арча мөхтәсибәте җыелма командасы – беренче
Районыбызда беренче мәртәбә мөселманнар арасында “Арча” кубогына хоккей буенча республика турниры узды.
Ярышның төп максаты – туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.
Арча район мөхтәсибәте район күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. Спортта да, мәдәнияттә дә ул алдынгы сафларда. Үзе дә спортның төрле төрләре буенча район гына түгел, зона, республика ярышлары да оештыра, республиканың төрле районнарыннан спортчыларны туплый. Мөселманнар арасында чаңгы ярышлары, волейбол, мини футбол турнирлары оештыру матур традициягә кереп китте.
26.05.2025
Якты Көн авылында ныклап төзекләндерелгәннән соң “Дамир” коесын ачу тантанасы булды
Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев коены төзекләндерүдә катнашкан бар кешегә рәхмәтен белдерде. “Сокланам мин Якты Көн авылы халкына, аларның бердәмлегенә, булганлыгына. Андый авыллар бик сирәк”, – диде ул. Өлкәннәр, яшьләр, балалар изге коега суга бару күренешен күрсәттеләр. Роберт Юнысов чакыруы буенча килгән Гөлүсә Ахунова, Расих Галимҗанов, Шәүкәт Вәлишин, Казаннан яшь артистлар чыгыш ясады. Балалар өчен уеннар оештырылды.
25.05.2025
Яңа Кенәр мәктәбендә Татарстан Республикасы чемпионы Гөлнара Рәшитова истәлегенә төбәк шахмат ярышы булды
Турнирда Арча, Казан, Мамадыш, Кукмара һ.б. районнардан, Мари Иле республикасыннан 17 команда составында 50 бала катнашты.
22.05.2025
«Әлифба» музеенда тарихка язылып кала торган очрашу
Арча педагогика көллияте каршындагы “Әлифба” музеенда Харис Салихов студентлар белән очрашты.
Язучы, сугыш ветераны, фән эшлеклесе, академик, отставкадагы милиция полковнигы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис Салиховка 98 яшь.
21.05.2025
Шушмабаш мәктәбендә директорлар семинары булды
Шушмабаш урта мәктәбендә «Музейларда тарих чагылышы, истәлекләр, чорлар агышы» темасына директорлар семинары узды.
20.05.2025
Чиканас үзешчәннәре “Йөрәк ярасы” дигән пьесасы буенча спектакль куйды
Чиканаста үзешчән драматург Рәмзия Мөхәммәтҗанованың “Йөрәк ярасы” дигән пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль карап кайттым.
19.05.2025
Роза Шәйхетдинованың яңа “Сагыш җилләре” китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Арча үзәк китапханә-сендә күп китаплар авторы Роза Шәйхетдинованың яңа “Сагыш җилләре” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
14.05.2025
Арча районында «Экояз – 2025» бәйгесе кысаларында чишмәләрне чистарттылар
Арча районында яшәүчеләр «Экояз – 2025» бәйгесендә актив катнашуын дәвам итә. Бәйгенең алтынчы атнасы чишмәләрне һәм аларның тирә-юнен төзекләндерүгә һәм чистартуга багышланды.
13.05.2025
Күлтәс зиратында өмә
Кечкенә генә авыл булса да, игелекле чараларны оештырып торалар.
Май башында күл тирәсен чистарттылар. Инде менә җыелышып, зиратны чистарттылар.
12.05.2025
Яңа Иябаштан 80 яшьлек Тәбрис Шакиров 128 тапкыр гер күтәрә
Казанда Николай Жребцов истәлегенә халыкара гер күтәрү ярышлары узды. 8 илдән катнаштылар
“Ярышта беренче урынны алдым, – дип сөйләде Яңа Иябаштан Тәбрис Шакиров – 128 тапкыр күтәрү саналды. Озын цикл. Кутәреп бетерүгә врач кан басымымны улчәде. 80 яшь бит!“. Котлыйбыз!
11.05.2025
Алар өчен Җиңү көне - дулкынландыргыч бәйрәм
Арчада Җиңү бәйрәмендә кем белән сөйләшсәм дә, сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк.
Кышкардан Мәхмүт Ибраһимов: "Әти Мәсгутнең әтисе Әхәт бабай һәм аның энесе Камал абый сугышта катнашканнар, - дип сөйләде. - Абыйлы - энеле Әхәт бабай белән Камал абый икесе дә сугышта һәлак булганнар. Үзем 1981-1983 елларда Әфганистанда хезмәт иттем.
10.05.2025
Ветераннар, сезгә тиеш әле бик күп язлар...
Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Шушмабаш мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән ветеран укытучы Әминә Нуриеваның хәлен белеп, Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, бүләкләр тапшырды.
09.05.2025
Арчада зур бәйрәм узды: Бөек Җиңүгә 80 ел
Бүген Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышынды Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы парад булды.
Искиткеч матур бәйрәм иде бу. Көн дә рәхимле булды, халык та күп иде. Парадта катнашучыларның һәркайсына рәхмәт, бәйрәмне ямьләндерүчеләр сез бит!
09.05.2025
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты коллективы Наласада концерт куйды
"Өмет" хор коллективы эчтәлекле һәм матур концерт куйды. Сугыш һәм тынычлык темасына җырлар җырланды, шигырьләр сөйләделәр. Тамашачылар бик яратып тыңладылар, үзләре дә кушылып җырладылар.
08.05.2025
Күлтәс авылында күл буен җыештыралар
Күңелле вакыйгалар. Грант отып, кибеп беткән күлне терелттеләр, чишмәләрне яңарттылар. Менә хәзер авылдашлар бергәләп өмәгә чыккан. Учакта казанда пылау да пешә. Бергә-бергә эшләгәч, тамак ялгап алулары да күңелле! Исән-сау булып, очрашып, өмәләр оештырып торырга язсын!
07.05.2025
Арча районы җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сугыш ветеранын тәбрикләде
Бүген район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Арчада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать ага Ногмановны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән тәбрикләп аңа Татарстан Рәисе һәм үзенең котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды.
06.05.2025
Корайванда мәгънәле һәм моңсу бәйрәм узды
6 майда Корайван авылында матур, мәгънәле, моңсу бәйрәм үткәрделәр. Урта Курса, Корайван мәктәпләре укытучылары, укучылары бик тырышып әзерләнгән. Сугыш темасына багышланган җырлар, шигырьләр күңелләргә үтеп керде.
05.05.2025
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арчада булды
Рөстәм Миңнеханов “Тукай эзләре буйлап“ дип аталган туристик маршрут объектларын карады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 5 майда Арча районында булды. Ул башта районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аннан соң хуҗалык җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар һәм район активы белән очрашты.
04.05.2025
Яңа Иябаштан Тәбрис Шакиров җиңеп кайтты
Казанда Николай Жребцов истэлегенэ халыкара гер күтәрү ярышлары узды. Барлыгы 8 илдән катнаштылар. Яңа Иябаштан Тәбрис Шакиров 128 тапкыр күтәреп җиңеп кайтты. Котлыйбыз һәм исәнлек-саулык телибез.
03.05.2025
Арчаның 2нче мәктәбендә 1975, 1985, 1995, 2005, 2015нче елны мәктәпне тәмамлаган укучылар очрашты
Мәктәп яны сыйныфташларның күрешүләреннән шау-гөр килеп торды. Фойеда фотолардан торган стендлардан сабакташлар үзләрен эзләделәр. Аннан икенче катка күтәрелделәр. Ә анда коридор очрашуга килүче юбилярлар белән тулган иде. Мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина кунакларны сәламләде. Мәктәп укучылары бик матур концерт күрсәттеләр. Аннан сүз заманында шушы мәктәптә укыган кунакларга бирелде. Алар үзләрен укыткан укытучыларга рәхмәт әйтеп, сыйныфташлары турында сөйләделәр. Очрашу бик матур булды. Сыйныфташлар үзләре укыган классларда булып, фотоларга төшеп, бик күңелләре булып, бергәләп чәй өстәле - рестораннарга таралыштылар.
29.04.2025
Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов: «Ватаныбыз сагында торучыларыбызга гуманитар ярдәмне тапшырдык»
«Ватаныбыз сагында торучыларыбызга гуманитар ярдәмне тапшырдык» – дип яза үзенең Телеграм-каналында Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
28.04.2025
Авыл халкының бердәмлеге, бер-берсенә ихтирамы менә шундый очракта беленә
Чиканас авылы халкы уртак көч белән махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен әйберләр алырга 49000 сум акча җыйган. Бу изге эшкә 64 кеше үзеннән өлеш керткән. “Ярдәм акчасы җыюны китапханәче Алсу Хаҗинуровна төгәл итеп алып барды, – дип хәбәр итте безгә Халидә Вафина.
25.04.2025
Арчада «Җиңү диктанты»н 400дән артык кеше язды
Бүген Россиянең барлык өлкәләрендә «Җиңү Диктанты» акциясе старт алды.
«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр 2019 елның 7 маенда узды, анда 24 илдән 150 меңнән артык катнашучы булды. Шуннан бирле проектка кушылырга теләүчеләр саны арта бара. 2025 елда диктант бөтен Россия буенча 35 мең мәйданчыкта һәм 90нан артык чит илдә уза.
23.04.2025
Арчалар - «Аҗаган 2.0» уенының зона этабы призерлары
20-22 апрель көннәрендә Казан югары танк команда училищесы территориясендә «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды
22.04.2025
Нихәл, авыл? Яки авылларга “Хәбибуллиннар” кирәк шул
Бер үк кешеләр, бер үк вакыйгалар турында кайта-кайта яза торган гадәтем бар. Миңа, еллар узып, заманның, кешеләрнең ничек үзгәрүен күзәтү кызык. Мәсәлән, Арчаның “Курса МТСы” хуҗалыгында берничә тапкыр булганым бар. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновның авыллар яшәсен өчен ничек тырышып йөрүләрен үз күзләрем белән күреп сокланып кайта идем.
20.04.2025
Җиңүче тәрбиячеләребез
Татарстан Республикасының "Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы "Мәгариф бүлеге" һәм "Ямәширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" тарафыннан оештырылган, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре арасында үткәрелүче Республикакүләм "Иң милли тәрбияче-2025" бәйгесе узды.
19.04.2025
“ЭкоЯз” бәйгесе кысаларында Лесхоз мәктәбе укучылары Үрнәк бистәсендә өмә үткәрделәр
“ЭКОяз” санитар-экологик икеайлыгы кысаларында мәктәп укучылары ел саен бистә урамнарына чыгып, аның территориясен җыештыру һәм төзекләндерү буенча “Чиста бистә” акциясен үткәрә.