События

Моң - халыкның җаны ул 17.12.2021

Моң - халыкның җаны ул

Күңелгә бөек шагыйребез Габдулла Тукай язган әлеге шигырь юллары килде. Өзгәләсә, телсә бәгырьләрне – татар җыры әнә шул диләр...  Нинди бөек сүзләр! Арчаның 3 нче мәктәбендә үткәрелгән җыр бәйгесендә без моңа тагын бер кат инандык. Хөкемдарлар буларак катнаштык без “Җырлы-моңлы балачак” фестивалендә. Рәхәтләнеп карап, тыңлап утырдык. Сөбханалла, сәләтле балалар күп.

Ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова, Арча сәнгать мәктәбенең вокал укытучысы Артур Хафизов, мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Ләйсән Фарухова белән бергәләп, җырчыларга бәя биреп утырдык. Ә бәя бирүе бик кыен булды. Чөнки бар да оста җырлый.

Бәйгенең төп максаты татар халык җырын башкару иде. Иң җылы хисләр, иң матур сүзләр шушы татар җыры аша күңелебезгә тизрәк үтеп керә. Татар баласы булганга шулайдыр инде. Килешерсез, балаларның беренче җыр укытучылары – әниләр, бишек җырлары...

Кичәдә укучылар белән бергә әти-әниләр дә катнашты. Чыгышларда әти-әниләрнең катнашуы балалар өчен зур ярдәм булды. Балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр дә чыгыш ясадылар.

Чыгышларны әзерләгән педагоглар бик зур тырышлык куйганнар. Балалар халык һәм уен җырларын, туган телнең матурлыгын, аһәңлелеген тоеп, бөтен нечкәлекләре белән башкардылар. Сәхнә түрендә күзләрендә нур балкып торган бәхетле балалар.  Берсеннән берсе матур җырлар... Күз явын алырлык зәвыклы киемнәр. Оста бию хәрәкәтләре... Фестивальдә мәктәпнең җырга оста барлык укучылары да катнашты. Афәрин!

Фестиваль “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.  Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә, юлында карурманнар, биек тау кыялар очраса да туктамаган ул чишмә, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп, һаман челтерәп аккан да акккан...  Шөкер, бүген моң чишмәсен балалар дәвам итә.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/mo-khalykny-any-ul


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение