События

Түбән Мәтәскәдә җәяүлеләр күпере эшләнде 19.12.2021

Түбән Мәтәскәдә җәяүлеләр күпере эшләнде


Шул сөенечтән чыгып киттек Түбән Мәтәскәгә!
Түбән Мәтәскәдә машина юлы янындагы самовар-чишмә янына килеп туктадык. Әнә ул, җәяүлеләр күпере! Машина юлы олы күпердән ерак түгел, күренеп тора. Киләсебезне алдан хәбәр иткән идек. Нурзидә Гафиятуллина матур мамык шәлләрен ябып чыгып та җитте. Күршедә генә яшәүче бертуганы Шамилнең хатыны Гөлсәрия ханым да яныбызга килде. Күрешкәч, бергәләп җәяүлеләр күперен карадык.
– Ниһаять, без күперле булдык, – диде алар.
 
– И-и, рәхәт хәзер, турыдан гына шушы күпердән чыгып, елганың теге ягындагы күршегә сөткә кереп чыгам, олы күпердән әйләнеп йөрисе юк, – дип сөйләде Нурзидә ханым. – Турыдан гына, шушы күпер аша чыгып, кибеткә, мәктәпкә, клубка, медпунктка барабыз. Үзегез күрәсез, без самовар-чишмә янында яшибез. Дүрт йортны елга авылдан аерып тора. 2014 елда машиналар йөрүче әнә теге күперне өр-яңадан эшләделәр. Әмма күпердә җәяүлеләр юлы юк. Кар яуса, бигрәк тә кыенлаша. Машиналар тыз-быз чабучы юлдан мәктәп балаларына, почта ташучыга, шәфкать туташына да йөрергә хәтәр. Җәяүлеләр юлын, күперен сорап карадык, әмма эшләмәделәр. Рәхмәт абыйга, Даниял Фәсәхиевка, быел өлкәннәр көненә бүләк ясады, елга аша җәяүлеләр күперен эшләтте.
 
Машиналар йөрүче олы күперне дә бергәләп барып карадык. Дөрестән дә, җәяүлеләр юлы булмаган күпердән йөрүе хәтәр. Машиналар тыз-быз чабып тора. Аллам сакласын, нәрсә булмас!
Яңа күперне күргәч, кешеләре белән сөйләшкәч, кайтыр юлга чыктык. Әмма әле эш бетмәгән иде. Күперне эшләткән Даниял Фәсәхиев белән сөйләшәсе бар иде.
 
– Мин бу турыда күптән уйлап йөри идем инде, – дип сөйләде безгә Даниял Фәсәхиев. – Машиналар йөри торган олы күпердә тротуар юк. Кар ятып, юл тагын да тарая. Юл җәяүлеләр өчен куркынычка әверелә. Әйтеп карадык... Бу күпер патша заманында төзелгән күпер. Башта ул агачтан эшләнгән булган. 1968 елда таштан эшләделәр. 5-6 ел бардыр инде, өр-яңадан, асфальтлап, әйбәт итеп төзеделәр. Көзлектә тәвәккәлләдек. Җәяүлеләр күперен эшләдек. Туганнар да шул якта тора. Авыл халкы да рәхәтен күрсен, дидек.
Даниял Фәсәхиевны район халкы белә. Ул Арчаның “Ремонт механика заводы” ширкәтен җитәкли. Бер семинар вакытында Арча белән Түбән Мәтәскә арасына Даниял Фәсәхиев эшләткән Шакир чишмәсен дә караган идек. Бу чишмәдән Арча халкы яратып су ала. Ул вакытта Даниял Шакирович болай дип сөйләде: “Бу урында элек су астан саркып чыгып, елап кына утыра иде. Юлын ачтык. Чишмә эшләдек. Хәзер ничек чишмә ургылып ага. Су сыйфатын тикшерттек, әйбәт. Кыйбладан төньякка аккан чишмә суы шифалы була”.

Казанның авыл хуҗалыгы институтының инженер-механика бүлеген тәмамлаган Даниял Шакирович гомер буе тимер белән эш иткән кеше. Түбән Мәтәскәдә юл уңаенда эшләткән “Хава” самовар-чишмәсенең суын юлаучылар да ярата. Әле кайчан гына Югары Мәтәскәгә борылган якта урын әзерләп, чәйнек-чишмә эшләтте ул. Изге эшләр озак еллар халыкка хезмәт итәргә язсын. Исән-сау булыйк!
 
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tbn-mtskd-yalelr-kpere-eshlnde


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение