События

Арча педагогика көллиятендә республика киңәшмәсе үзды 26.12.2021

Арча педагогика көллиятендә республика киңәшмәсе үзды

24 декабрь көнне Арча педагогика көллиятендә 2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Анда ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсүл Мөхәррәмов, Арча педагогика көллияте директор Гөлнара Гарипова һәм республика һөнәри белем бирү уку йортлары директорлары катнашты.

ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов 2021 елга нәтиҗәләр ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде. Ул шулай ук Арча педагогика көллиятенең “Ел остаханәсе” Бөтенроссия бәйгесендә “Укытуда стандарт булмаган алымнар өчен” номинациясендә җиңү яулавын билгеләп үтте.

Киңәшмәдә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Безнең районнан педгогика хезмәте ветераны Сәгдиев Илдус Габдрахман улы “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-pedagogika-klliyatend-respublika-kishmse-zdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение