События

“Тәрбияне яшьтән башларга кирәк” 27.12.2021

“Тәрбияне яшьтән башларга кирәк”

Арча Мәдәният йортында район хатын-кызлар советының йомгаклау утырышы булды.

Утырышны район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина ачты. Ул 2021 елда башкарылган эшләр, район хатын-кызлары ирешкән уңышлар турында сөйләде, советның иң өлкән әгъзасы Рая ханым Фәтхуллинаны 80 яшьлек юбилее белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.

– Район хатын-кызлар советы төрле өлкәдә эшләүче 15 хатын-кызны берләштерә. Барысы да дәрәҗә яулаган, район тормышында, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, үз хезмәтләре белән күпләргә үрнәк булырлык шәхесләр, җаваплы урыннарны билиләр, үз хезмәтләренең осталары, төрле бәйгеләрдә катнашып, исемнәр яулыйлар, грантлар оталар, – диде Альмира Гатауллина.

Беренче булып ул хисап тоту өчен сүзне 21 ел дәвамында иң җаваплы хезмәтләрнең берсен башкаручы, халыкны социаль яклау бүлегенең “Мәрхәмәтлек үзәге”ндә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Нурсөя Дәүләтшинага бирде.

– Районда 259 инвалид бала исәпләнә. 2020 ел белән чагыштырганда 22гә арткан. Бер гаиләдә 2-3 инвалид бала тәрбияләүчеләр дә бар. Әле әти-әниләре минем балам инвалид түгел, дип исәпкә кертмәгәннәре дә хәйран. 14 имин булмаган гаилә исәпләнә. Шуларның унысы эчүчелек белән бәйле. Яңа Кенәр җирлегендә шундый өч гаилә яши. Өчесе дә читтән кайтканнар. Гомумән, имин булмаган гаиләләрнең күбесе җирле халык түгел, – диде Нурсөя Ринатовна. – Яшүсмерләр арасында хокук бозулар арта башлады.  Күп очракта “яхшылык теләгән” иптәшләренең “булдыра алмыйсың” дигәнен “булдырам”, дип исбат итәргә тырышудан килеп чыга алар. Шулай яхшы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да җинаять юлына баса. Без әти-әниләр белән аңлату эшләре алып барабыз.

Шулай ук ул социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендәге яңалыклар белән дә таныштырды.

Пенсия фондының Арчадагы клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова пенсия өлкәсендәге яңалыклар, үзгәрешләр белән таныштырып үтте. Үзгәрешләрнең яшь әниләргә кагылганнары да бар. Сораулар белән Арчадагы клиентлар белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. 

ЗАГС бүлеге хисабыннан кызыклы да, кызганыч та мәгълүматлар билгеле булды. 2020 елда 234 кеше өйләнешсә, быел 11 айга 260 пар балдак-лар алышкан. 2020дә ел буе 113 кеше аерылышса, быел 11 айда аларның саны 115 булган. Араларында 20 елдан артыграк бергә гомер иткән 18 пар, бер елдан да кимрәк яшәгән 2 пар  бар. Иң күп аерылышучылар саны 5-10 ел яшәүчеләр арасында. Шул ук вакытта 5 пар бриллиант туен билгеләп үткән. Быел 11 айда 211 бала туган (2020 елда ел буена 352 булган), 788 кеше үлгән (узган ел 799).

– Арабызда һәр яктан килгән, булган, тигез гомер итүче, күп балалар тәрбияләүче, гаилә учагын нык саклаучы хатын-кызларыбыз, гаиләләр бар, – диде Альмира Гатауллина киләсе елга планнар белән таныштырып. – Аларны башкаларга, бигрәк тә яшьләргә танытырга, үрнәк итеп куярга, мәктәпләрдә укучылар алдында чыгышлар ясап, гаилә тигезлегенең өстенлеген күрсәтергә, тәрбияне яшьтән башларга кирәк. Әти-әниләр дә үз балаларына гаилә тәрбиясен бирсен, баланың тигез гаиләдә үсәргә тиешлеген аңлатсын иде. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/trbiyane-yashtn-bashlarga-kirk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение