События

Яңа елда күңелле вакыйгалар 08.01.2022

Яңа елда күңелле вакыйгалар

Яңа елны ничек каршыласаң, ул шулай үтә, диләр. 2022 ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгалар белән башланды.  6 гыйнварда “Яңарыш” ширкәтендә 300 әр баш сыерга исәпләнгән ике торак, саву залы файдалануга тапшырылды. Тантанада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Әлеге ширкәттә (инвесторы Илнар Гарипов) тагын шундый өч торак төзеләчәк.

Кунаклар шуннан соң “Северный” ширкәтенә (инвесторы Минтимер Миңһаҗев) юл тоттылар. Биредә “Вамин сөтчелек берләшмәсе” авыл хуҗалыгы предприятиесе 5960 баш сыерга исәпләнгән комплекс төзи башлый. Бу көнне яңа төзелешнең нигез ташын салу тантанасы булды.

“Кырлай” ширкәтендә (инвесторы Марат Кәримов) 1800 баш сыерга исәпләнгән комплекс төзеләчәк. 600 башка исәпләнгән бер торак һәм саву залын март аенда тапшыру планлаштырыла. Кунаклар ширкәтнең яңа төзелешләрендә булдылар. Соңыннан хуҗалыклар җитәкчеләре, эшмәкәрләр белән очрашу булды.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaa-elda-kelle-vakyygalar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение