События

"Балкыш" фестиваленың сайлап алу туры башланды 19.01.2022

"Балкыш" фестиваленың сайлап алу туры башланды

Бүген Арча станциясендәге мәдәни үзәктә үтте ул. Тагын 6 җирлектә буласы. 26 гыйнварда Яңа Кенәрдә булачак. Теләгән кеше катнаша ала. Бүген барысы 41 кеше катнашты. Иң яшенә 50 яшь, иң өлкәненә - Ашабаштан Рәшит Әсхәдуллинга 82 яшь. Балкыш фестивале өлкәннәр фестивале. Өлкәннәр дип әйтергә тел дә бармый. Алар янып тора торган кешеләр. Аларның сәхнәдәге осталыкларын күреп сокланасың. Афәрин, олы тормыш юлы үткән ханымнар һәм әфәнделәр! Исән-сау булыгыз, сәхнә ялкыны белән янып яшәгез! Иң-иңнәр Казанга фестивальгә барасы. Уңышлар!

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/balkysh-festivaleny-saylap-alu-tury-bashlandy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение