События

Өч яклы килешүгә кул куйдылар 22.01.2022

Өч яклы килешүгә кул куйдылар

Район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм башлангыч профсоюз оешмалары  рәисләренең киңәшмәсе булды. Әлеге киңәшмә 2021 елда район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе һәм мәгариф профсоюзлары оешмасы арасындагы өч яклы килешүнең үтәлешенә  багышланды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шаһиәхмәтов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров катнашты. Киңәшмә Арчаның 6нчы мәктәбендә булды.

Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы 48 башлангыч профсоюз оешмасын берләштерә. 1938 кеше профсоюз әгъзасы булып тора. "Эш урынында бәхетсезлек очраклары булмады, -- дип ассызыклап үтте профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов. -- Безгә көн саен төрле сораулар белән 10-12 кеше мөрәҗәгать итә. Телефон аша да төрле киңәшләр, сорауларга җаваплар бирәбез. Безнең оешма социаль-икътисад, хезмәт хокуклары, шул исәптән суд тәртибендәге хезмәт хокуклары буенча бушлай хезмәт күрсәтә. Узган ел район судында 2 суд утырышында һәм Татарстан Югары судының гражданнар эшләре буенча Коллегиясендә катнаштык. Икътисади нәтиҗәлелек 519 мең сумнан артып китте..."

Профсоюзлар алар кеше мәнфәгатьләрен, сәламәтлеген кайгыртучы оешма. Профсоюз оешмасы җитәкчесе нәкь менә шулар турында сөйләде. Башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре дә чыгыш ясады.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз. 

Соңыннан хезмәттәшлек итү турындагы өч яклы килешүгә кул куйдылар. Төрле бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/och-yakly-kileshg-kul-kuydylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение