События

Елга йомгак ясадылар 29.01.2022

Елга йомгак ясадылар

27 гыйнварда “Яңарыш” ширкәтендә терлекчелектә 2021 ел нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә булды.

Анда район башлыгы Илшат Нуриев, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелеккә хезмәт күрсәтә торган оешмалар вәкилләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

Терлекчелектәге еллык эшкә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов анализ ясады.

Соңыннан семинарда катнашучылар ширкәтнең терлекчелек комплексында эшнең куелышы белән таныштылар.

Район башлыгы Илшат Нуриев семинарга йомгак ясап, җитәкчеләрне терлекчелектә заман таләпләре югарылында эшләргә чакырды.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/elga-yomgak-yasadylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение