События

Арча мәдәният йортында мәүлид бәйрәме күңелдә матур тәэсир калдырды 19.12.2015

Арча мәдәният йортында мәүлид бәйрәме күңелдә матур тәэсир калдырды

Арча мәдәният йортында мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу көнне биредә дини шигырьләр, мөнәҗәтләр, җырлар яңгырады. Кичә үзенчә бер йөрәккә рәхәт матур тәэсир калдырды.

Арча Хәбәрләре

Возврат к списку


0
Таһир
МƏҮЛИД
Ризаэтдин Фәхретдин “Шура” журналы, 1914 нче ел. 2 номер, 56 бит.
“Мурасәлә вә мухабәрә” бүлеге.
Сорау: Мәүлиден-нәбине (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәзерге заманда Русия мөселманнары да кылалар, мәүлид мөнәсәбәте илә мәдрәсәләрдә тәгътыйл дә була. Бу сәнә галимнәр арасында бу тугрыда низаглар күренгәләде. Бәгъзеләр өммел-мөэминин Гайшәдән (разыяллаһу ганһа) риваят кылынган: “Мән әхдәсә фи әмринә һәзә мә ләйсә минһү фәһүә раддун” (Безнең бу динебезгә аңа катышы булмаган нәрсә уйлап чыгарса, ул эш кабул булмас) хәдисе илә дәлилләп мәүлид гамәлләре мәрдүд диделәр. “Кырык хәдис”нең бишенче хәдис шәрхендә “Фәтхел-мөбин” авторы Әбү Шәмә дигән заттан күчереп моны яхшы бидгаткә керткән. Безгә кирәк нәрсә фәкать шул гына: мәүлид хакында сәхабәләр әсәре бармы? Әсәр сәхабә булса нинди бидгатькә кергән? Искә алынган Әбү Шәмәнең кем икәнлеге мәгълүмме; мәгълүм булса шуның хакында азгына булса да язсагыз иде. “Шура”да бастырып безнең шигебезне таратуыгызга өметләнәбез.
Шура журналы : Мәүлиден-нәби хакында 3 нче том 1910 елда “Шураның” 69 нчы битендә ошбу җөмләләр бар: “Һиҗрәттән соң өч гасыр үтте вә шушы мөддәт эчендә Ислам әһле мәүлид бәйрәмләре ясау түгел, хәтта аның исеме дә булмады. Хафиз ибн Хәҗәр: “Мәүлид уздыру нигездә бидгать эш, өч изге борынгы буыннан күчерелмәде. Ләкин шулай булса да ул үз эченә яхшысын да, яманын да алган. Аны уздыруда яхшылыкны булдырырга тырышса һәм капма-каршысыннан сакланса – ул вакытта яхшы бидгат була, юк исә, булмый” димештер. Хакыйкәтьтә сәхабәләр вә тәбигыйннар гасырында мәүлид бәйрәме ясау булса иде, мәүлид көне Корбан вә Фитр гаетләренең көннәре кебек билгеләнеп калган булыр, сира язучылар да мәүлид көне хакында бу дәрәҗәдә каршылык кылмаган булырлар иде. Риваятләргә күрә иң элек мәүлид бәйрәме ясаучы Ислам хөкемдары Ирбил падишаһы булган Күкбүре булды (630 елда вафат). 3 нче том “Шура”дан күчергән сүзебез ошбудыр. Соңгы номер “Шура”да биографиясе язылган Фәдәкыйның остазы Салих Йәмәни үзенең бер әсәрендә ошбу эчтәлекле сүз сөйли: “Мәккә Мөкәррәмәдә булган бидгатьләрнең иң зурларыннан – мәүлид бәйрәме ясаудыр. Пәйгамбәребезгә сәхабәләрнең ихлас вә мәхәббәтләре һәр кемнең ихлас вә мәхәббәтеннән артык иде, үз араларында Пәйгамбәребезнең булуы өчен әйтеп булмаслык дәрәҗәдә шатланалар иде вә-ләкин шәригать чикләрен саклау турысында кайгыртучанлыклары камил булу сәбәпле мондый бәйрәмнәр ясамадылар. Мондый бәйрәмнәр Тәүрат вә Инҗил әһелләре тарафыннан уйлап чыгарылды. Бу Мәккә халкы
Рәҗәп вә Шәгъбән айларында да бәйрәм ясыйлар. Монда торуыбызга өченче ел, һаман да яңа бәйрәмнәр чыгып торадыр”. Мәүлид бәйрәмен ясауны гыйбадәт вә дини бер гамәл дип санаса, бу эш, шөбһәсез, бидгатьтер. Безнең гаҗиз фикеремезгә күрә бидгатьнең яхшысы юк.
Имя Цитировать 0
Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение