События

Якташлар, Вәлиевлар гаиләсенә кулдан килгәнчә, булдыра алганча ярдәм итсәк иде! 02.02.2022

Якташлар, Вәлиевлар гаиләсенә кулдан килгәнчә, булдыра алганча ярдәм итсәк иде!

Кайгы-хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, дип әйтәләр. Дөрестер. Уйламаганда-көтмәгәндә, җир җимертеп тормыш көткән җирдән башыңа имәннәр күтәрә алмастай борчу-хәсрәт килеп төшүен башкача ничек аңлатасың?

2021 елның 22 декабрендә Арча районы Сарай-Чокырча авылында коточкыч янгын булды. Ут гаиләне бернәрсәсез – йортсыз, каралты-курасыз калдырды. Янгында гаилә башлыгы - Вәлиев Рәшит Хаҗинур улы да фаҗигале рәвештә вафат булды . Татар театры вәкиле – артист Айдар Вәлиевнең гаиләсенә килгән әлеге хәсрәт берәүне дә битараф калдырмады. Социаль челтәрләрдә әлеге гаиләгә ярдәм сораган үтенечләр күп булды. Халкыбыз шәфкатьле безнең – һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итте.

Кешенең олы йөрәге, киң күңеле, иман байлыгы рәхәт чакта түгел, авыр минутларда сынала. Шөкер, янәшәбездә кешеләргә ярдәм итүдән тәм таба, баскан саен изгелек кылуны үз бурычы итеп санаучылар бар әле. Сезне дә ил-көнебездә миһербанлы, изге җанлы шәхес буларак беләбез, әнә шуңа да авыр хәлдә калган Вәлиевлар гаиләсенә ярдәм кулы суза алсагыз, бик рәхмәтле булыр идек.

Изгелек җирдә ятмас, кылган яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр!


Кемнең, ярдәм күрсәтәсе килә, әнисе Вәлиева Венераның, номеры 89656242756 сбербанкка тоташтырылган. Сбербанк картасы номеры: 2202200517161152 Венера Валиева

Монысы улы Вәлиев Айдарның карта номеры: 2202201310792375 Айдар Валиев.

Тамчыдан кул жыела диләр. Якташлар, Вәлиевлар гаиләсенә кулдан килгәнчә, булдыра алганча ярдәм итсәк иде!


Ярдәм акчасын «Арча якташлыгы» на Валиевлар гаиләсенә дип тә күчерә аласыз!

«Арча якташлыгы» реквизиты:

Местная общественная организация г. Казани «Арское землячество»

420015, г.Казань, ул. М.Горького д.13

р\с 40703810021000000159

корр\с 30101810622029205933

Банк: ПАО «Акибанк» г. Набережные Челны

БИК 049205933

ИНН 1655259013

КПП 165501001

ОКТМО 92701000001

Т. 8(843) 236-53-43 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение