События

Йөрәгемне балаларга бирәм 15.02.2022

Йөрәгемне балаларга бирәм

Арчада узган “Ел тәрбиячесе – 2022” бәйгесенең зона этабында районыбыз данын Арчаның 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенко һәм Арчаның 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хаматуллина яклады.

Узган ел декабрьдә районыбыз тәрбиячеләре арасында “Ел тәрбиячесе” билгеләнгән иде. Без анда Арчаның 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенко һәм Арчаның 4нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хаматуллина җиңүе турында язган идек

Ә узган җомгада Арчаның заманча җиһазландырылган, чиста, якты алтынчы балалар бакчасында Арча, Яшел Үзән, Әтнә, Биектау, Балтач районнарыннан, Иннополис шәһәреннән үз районнарында иң яхшылар дип танылган 12 тәрбияче бәйгенең зона этабына җыелды.

“Бәйгедә барлыгы 107 тәрбияче катнаша. Алар 10 зонада үз осталыкларын күрсәтәчәк, – дип билгеләп үтте жюри әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече Татьяна Сидорова, – Зона этабы җиңүчеләре бәйге барлык зоналарда да узганнан соң билгеле булачак. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 20 тәрбияче республика этабына чыга”.

Арчаның 6нчы балалар бакчасында тәрбиячеләрне иртәдән ачык йөз белән каршы алдылар. Ә бакчада тәрбияләнүче балалар исә тәрбияче апаларын матур концерт номерлары белән сәламләде. Бүгенге көн төрле районнардан килгән тәрбиячеләр өчен генә түгел, ә балалар өчен дә дулкынландыргыч. Чөнки бәйгедә алар – тәрбиячеләрнең төп булышчылары.

Алып баручы, Арчаның 6нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Лилия Гыйльфанова бәйгедә катнашучылар белән таныштырганнан соң тәрбиячеләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина сәламләде.

“Сез барыгыз да җиңүчеләр. Сез инде үз районнарыгызда җиңүче дип танылдыгыз. Мондый бәйгеләр һөнәри осталыкны арттырырга, яңалыкка омтылырга ярдәм итә. “Ел тәрбиячесе” бәйгесе бигрәк тә мөһим, чөнки сез, тәрбиячеләр, балаларның беренче укытучылары булып торасыз, – дип тәрбиячеләргә уңышлар теләде Зөлфия Кәлимуллина.

Бәйге шартлары буенча тәрбиячеләр башта күрсәтмә дәрес күрсәтте һәм үз эшчәнлекләре турында чыгыш ясады. Чит балалар бакчасы, башка мохит, моңарчы таныш булмаган балалар – тәрбиячеләргә җиңел булмагандыр. Жюриның да таләбе катгый – дәрес 20 минуттан артмаска тиеш.

Реклама






Җирәбә буенча беренче дәрес күрсәтү мөмкинлеге Арчаның беренче балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенкога чыкты. Беренче булып чыгыш ясау – ул һәрвакыт зур җаваплылылык таләп итә. Дарьядан да “Авыр булдымы?” – дип сорадык. “Минем өчен иң мөһиме – балаларга кызык булсын. Ә бүген мин аларны кызыксындыра алдым дип уйлыйм”, – диде ул.

Арчаның дүртенче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хаматуллина тугызынчы булып чыгыш ясады. Ул балаларны театр “дөньясына” алып керде. Балалар театр белән танышты, курчак белән идарә итүчеләр турында мәгълүмат алды, уен уйнады. “Театраль эшчәнлек аша мин балаларда сөйләм телен үстерү өстендә эшлим”, – ди 20 елдан артык балалар белән эшләүче тәрбияче.

Яшел Үзән сөт комбинаты, Иннополис шәһәре, Казан курчак театры, Бразилиядәге маскарад – кая гына “булмады” 6нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар. Алар да бит бүген үзләренә күрә имтихан тоттылар. Жюри әгъзалары Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече Татьяна Сидорова, ТР Мәгарифне үстерү институты доценты Рәсилә Латыйпова, Казан педагогика көллияте укытучысы Светлана Садыкова балаларның югары әзерлекле булуын билгеләп үттеләр.

“Ел тәрбиячесе – 2022” бәйгесенең зона этабының һәр катнашучысына таныклыклар һәм район мәгариф идарәсе әзерләгән истәлек бүләкләре тапшырылды.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yrgemne-balalarga-birm


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение