События

Арча кызы Камилла Прахова Россиянең иң гүзәл студенты булып танылды 07.03.2022

Арча кызы Камилла Прахова Россиянең иң гүзәл студенты булып танылды

Камилла Прахова Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган.

Бу көннәрдә Самарада “Россия студентлар язы” XXX фестиваленең “Россия студентлар гүзәле – 2022” бәйгесенең финалы узды. Җиңүче таҗына безнең якташыбыз Камилла Прахова лаек булды. Камилла Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә Казан милли технология тикшеренү университетында укый.

Камилла “Россия студентлар язы” XXX фестиваленең ачылу тантанасында катнашачак. Ул 18 майда Самара шәһәрендә узачак.

“Мин җиңүемә әле дә ышана алмыйм. Күз яшьләре бәреп чыкты хәтта”, – ди Россиянең иң гүзәл студенты.

Бөтен респубика, районыбыз данын лаеклы яклап чыгыш ясаган якташыбызны чын күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз! Афәрин!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-kyzy-kamilla-prakhova-rossiyane-i-matur-studenty-bul...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение